Логотип Идель
Ялкын

МОГҖИЗАЛЫ ҖИР ПЛАНЕТАСЫ

Җир шарындагы төрле куркыныч урыннар турында сезнең, әлбәттә, ишеткәнегез бардыр. Бигрәк тә «ужастик»ларның тугры фанатлары яхшы белә аларны. Билгесез, аңлатып булмый торган күренешләр кешене куркыта, ләкин шул ук вакытта үзенә тартып та тора. Андый сәер урыннарның «яхшы холыклы»лары да була икән бит, кешеләр файдалы дип тапканнары. Безнең илдәге шундый урыннарга сәяхәт итик әйдә.



«Долгая поляна», Тәтеш районы, Татарстан:


Долгая поляна


Тәтеш районындагы бу авыл янында Куян аланы һәм Таш алан дигән ике алан бар. Алар урман белән уратып алынган. Ә үзләрендә бер генә агач асәре дә юк, берничә гасыр инде алар тап-такыр кала бирәләр. Хәтта махсус утыртылган агачлар да монда үсеп китә алмый икән. Һәм тагын бу аланнар электр приборларын үз итеп бетермиләр, сәгатьләр «абына» башлый, фотоаппаратларда кадрлар югала. Ә кешеләр исә, киресенчә, монда тынычланып кала, ниндидер сихри җылылык тоялар. Бу урын турында хәтта Болгар ханнары да белгән, һәм җәйләрен монда чатырлар корып, көч җыярга килә торган булганнар. Кешеләр бу аланнарда артериаль кан басымы тигезләшә, яралар тизрәк төзәлә, суык тиюләр бетеп китә дип саный.



Аркаим, Чиләбе өлкәсе:


Аркаим


Чиләбе өлкәсендәге Аркаим шәһәрлеге турында ишетмәгән кеше юктыр инде.  Уралдагы иң серле урыннарның берсе ул. Бу борынгы кирмән хәрабәләре савыктыру үзлегенә ия дип санала. Монда булып кайткан һәр кеше бөтен авыруларыннан котыла. Бу урыннарда кешеләр кайвакыт оча торган тәлинкәләр, плазмоидлар һәм төсле утлар күрәләр. Кайбер тарихчылар фикеренчә, монда 4 000 ел элек йолдызлар картасы буенча төзелгән зур шәһәр булган. Һәм хәтта арий расасы монда яралган, беренче борынгы обсерватория нәкъ шушында урнашкан булган дигән фикерләр дә бар.



Плещеев күле, Ярославль өлкәсе:


Плещеев күле


Ярославль өлкәсендәге иң сәер күл бу. Бу күлнең кәефе гел-гел үзгәреп тора, кайвакыт тик торганда аксыл томаннар каплый күл өстен. Әнә шундый чагына эләккән кешеләрне гаҗәеп сәяхәт көтә монда. Аның алдында серле сукмак пәйда була һәм ниндидер көч аны шул сукмак буенча йөртә. Күз алдында искиткеч матур күренешләр ачыла, кайбер кешеләр хәтта урта гасырларга сәяхәт итәләр. Сәяхәт бер сәгать тирәсе генә дәвам иткән кебек тоела, ләкин чынлыкта инде бер тәүлеккә якын вакыт үткән була. Мондый сәяхәткә юлыккан кешеләрне этләр белән эзләп караганнары да булган, ләкин таба алмаганнар. Югалган кешеләр үзләре берәр тәүлектән урман эченнән елмая-елмая кайтып кергәннәр.



Идел елгасы:


Идел елгасы


Жигулевск шәһәрендәге Идел ярыннан искиткеч күренешкә тап булырга мөмкин. Монда елга өстендә әкияти сарай рәшәсе пәйда була. Ул төрле төсләр белән балкый, бизәкләп ясалган манараларын күрсәтеп ала. Ләкин рәшәнең кайдадыр реаль нигезе булырга, ягъни кайдадыр шундый ук чып-чын сарай булырга тиеш. Ә бу сарайны чынбарлыкта берәүнең дә күргәне юк. Халык риваятьләренә ышансаң, бу сарайда Стенька Разин батырган княжна яшәргә тиеш, ә бәлки әле атаклы илбасарның байлыклары да шул сарайның җир асты юлларында сакланадыр?



Җылы-Су сулыклары, Кавказ:


Җылы-Су сулыклары


Төньяк Кавказда, Эльбрусның төньягында урнашкан бу сихри урын беренче караштан ук үзенә гашыйк итә. Җылы-Су нарзаннары савыктыра, көч бирә дип ышана халык һәм бер килгән кеше монда тагын һәм тагын кайта. 38 һәм 42 метрлы Әмир һәм Солтан шарлавыклары үзләре генә дә ни тора. Ләкин иң гаҗәбе – монда сап-салкын, җәен дә кардан арынмый торган таулар күкрәгеннән кап-кайнар су чыга. Ул суны эчсәң дә файда, коенсаң – икеләтә файда, дип саный җирле халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев