Логотип Идель
Ялкын

"МИНУТ САЕН КУАНДЫРСЫН"

Кибеттәге сәгатьләр күңелеңә хуш килмиме? Үзенчәлекле, матурын таба алмыйсыңмы? Рәхим ит! Махсус синең өчен.

Диварыңны бизәр өчен сиңа: пластинка, акрил грунты яки акрил буявы, губка, пумала, декупаж өчен салфетка, сәгать механизмы һәм саннары, гуашь, ПВА җилеме кирәк булачак.

  1. Винил пластинкаларны ак акрил буявы белән яки акрил грунты белән капла. Әлеге эшне губка белән дә, пумала белән дә башкарырга мөмкин. Бу салфетка төсен үзгәртмәсен, каралмасын өчен кирәк. Пластинкалар кара төстә бит.01

  2. Сәгать өчен рәсем сайлап ал: декупаж салфеткаларын да, гадиләрен дә файдаланырга була. Рәсемнең кырые буйлап артык салфетканы кул белән ертып ат.02

  3. Рәсемнең читләре пластинка өстендә кискен күренеп тормасын өчен, рәсемгә охшаш төс белән колер ясарга кирәк. Моның өчен, ак акрил буявы аласың һәм, гуашь кушып, кирәкле төс ясыйсың.03

  4. Хәзер ПВА җилемен 1:1 итеп су белән кушасың. Әзер пластинканы шул матдә белән буяп, өстенә рәсемнәрне урнаштырасың. Рәсемне уртасыннан кырыена таба ышкып ябыштырасың.04

  5. Циферблатка килгәндә, саннарны махсус кибетләрдән сатып алырга да, үзең ясарга да мөмкин. Бу очракта трафарет кулланырга, саннар урынына сызыклар, түгәрәкләр куярга, маркер белән язарга була.05

  6. 06

  7. Циферблатны ясаганнан соң, аны декупаж лагы белән каплыйлар. Махсус кибеттән алынган сәгать механизмын арткы яктан беркетәләр.  07


Менә бит, шәп килеп чыкты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев