Логотип Идель
Ялкын

«МИНЕМ КӨНДӘЛЕГЕМ-2»

***
Җанкисәгем син еракта хәзер,
Бары сине көтә күңелем
Яннарыңда хәзер булыр идем
Син бит минем җаным, кадерлем.
Сине уйлыйм, сагышларга батам,
Йөрәккәем өзлегеп көтә.
Сине сагынып, һаман сине уйлап
Көнем-төнем күңелсез үтә
Мин яратам сине , бары сине генә
Сина гына ашкына күңел
Яннарыңда булсам – мин бәхетле
Артыгы исә мина кирәк түгел.
***
Вакыт узды... киткәнемә инде күптән
Кайтып барам ерак юллардан.
Башны өскә чөепкуккә карыйм,
Арынырга телим уйлардан.
Кайтып барам әле, юлы ерак,
Авыр хисләремнән арынам.
Күңелемә салкын булгангамы
Кояш нурларында коенам
Акрын гына йомам күзләремне,
Төшләр күреп тиздән уянам.
Ни өчендер онытыла алмыйм
Сине генә уйлыйм, сагынам.
Кайта торгач,сиңа якынлашам
Булсаң әгәр ерак юлларда
Булыргамы бергә , әллә юкмы
Барысы да синең кулларда.
***
Күңелемә урын таба алмыйм,
Сагышланам һәм дә уйланам
Кая куйыйм икән йөрәгемне?
Сине бик тә бик нык сагынам.
Мин еракта хәзер, ә син калдың,
Уйламассың инде син мине.
Минем генә йөрәк көтә нидер,
Ышана шул йөрәгем кире.
Йөрәк көтә, синен мәхәббәтең
Минеке булмас төсле тоела.
Кузләремнән яшьләр аккан төсле
Көз көннәрен яфрак коела.
Инде купме вакыт узды,
Бер сәламең хәтта алмадым..
Сагынып көеп беткән күңелем
Түземлеге бүтән калмады.
Сау бул диеп киткән идем сина,
Аерылмабыз диеп уйладым
Хәзер инде син еракта калдың
Парым түгел минем... аңладым.cgtLtEhLgzE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев