«МИНЕ МИН ИТКӘН АВЫЛ»

Туган җиремне яратам,
Туган җирдә яшим мин.
Иң беренче сүзләремне,
«Әттә», «әннә» дидем мин.
Рәхмәт сиңа, туган җирем,
Урман-кырларың өчен.
Чишмәләрең чыңлаганы,
Кояш балкыган өчен.
Кошлары сайрап торганга,
Кырлар иркен булганга,
Аланнарда безне көтеп,
Җиләк пешеп торганга.
Туган җирем! Рәхмәт сиңа!
Татлы суың эчердең.
Коендырдың елгаларда -
Мең ләззәтлек кичердем.
Туган җирдә яшим мин.
Иң беренче сүзләремне,
«Әттә», «әннә» дидем мин.
Рәхмәт сиңа, туган җирем,
Урман-кырларың өчен.
Чишмәләрең чыңлаганы,
Кояш балкыган өчен.
Кошлары сайрап торганга,
Кырлар иркен булганга,
Аланнарда безне көтеп,
Җиләк пешеп торганга.
Туган җирем! Рәхмәт сиңа!
Татлы суың эчердең.
Коендырдың елгаларда -
Мең ләззәтлек кичердем.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
15 май 2022 - 17:18
-
15 май 2022 - 17:16
-
14 май 2022 - 17:14