Логотип Идель
Ялкын

МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ: 12 ЕЛ ЯШЬЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРӘ

Һәр ел 26 апрель көнне бөтен татар дөньясы бөек Тукайны искә алырга Ирек мәйданына җыела. Ә соңгы 12 елда бөтен татар яшьләрен дә берәштерә торган һәм Тукай телен саклауга багышланган тагын бер чара һәм мәйдан бар: “Мин татарча сөйләшәм” акциясе.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әзерлек гыйнвар аеннан башлана. Шушы берничә ай эчендә инде 10га якын чара, 3 бәйге уздырылган. Мәктәп укучылары өчен оештырылган бәйгеләр аеруча кызыклы. Сәүдә йортлары, медпункт, полиция биналарына кереп, хезмәткәрләрне татарча сөйләштереп карарга тәкъдим ителә. Татарча җавап биргән һәм татар телле гражданнарга хезмәт күрсәтә алырлык урыннарга “Ә” хәрефе төшерелгән махсус билге ябыштырып калдырып була. Бәйгенең икенче өлеше дәүләт оешмаларына хат язудан гыйбарәт. Рәсми сайтларын татар телендә алып бармый торган дәүләт оешмаларын эзләп табып, аларга рәсми хат язарга кирәк. Шушы хатлар һәм хатларга җаваплар нигезендә антипремия иясе билгеләнә.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Татар дозор” уены да уздырыла. Оештыручыларның сүзләренә караганда, әлеге уен шул кадәр үскән һәм камилләшкән ки, моннан соң ел дәвамында эшли торган аерып проект булып китәргә дә мөмкин.

“Яхшы, бу проектлар инде булган, узган. Катнашмый калдык. Хәзер нәрсә эшләргә соң?” дигән сорау барлыкка килгәндер. Безнең кебек бераз “йоклап” калучылар өчен 26 апрель көне бар.

26 апрель көнне 16.00да Бауман урамындагы сәгать янына килә аласың. Биредә сине зур концерт программасы көтә, “Татар дозор” уенына нәтиҗәләр ясау, татар телен камил белүчеләргә рәхмәт хатлары һәм АНТИПРЕМИЯ тапшыру тантанасы булачак. Кыскасы, сине дә, безне дә бик кызыклы көн көтә. Килми калма! 26сы очрашырбыз.



Яратып, Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев