Логотип Идель
Ялкын

"МИН СӘЙДӘШНЕ ТАПТЫМ!"

 

 

Лицеемда озын тәнәфес бер сәгать. Берәүләр шул вакыт эчендә теннис уйнап ала, икенчеләр йокларга да маташа, ә мин, йокым туйгангамы, тенниска бөтенләй мәхәббәтем булмагангамы, "үтеп барышлый" гына китапханәгә сугылам.

Әлмәттә һәр укучы, укытучы һәм хәтта студент та безнең китапханәгә көнләшеп карый. Бездә Тукайдан башлап бүген бик популяр Пауло Коэльоларга хәтле теләсә нинди китапны табып була. Бу юлы күз уңында гына яткан юка бер китап игътибарымны яулап алды.

Компьютер булмаган заманда

Химия дәресе... Әнием әйтә килә: "Мин балачактан үк химияне яратам. Син дә, улым, аны яратырга тиешсең". Ничек яратасың ди инде аны?! Аңлавы да авыр.

Укытучы, куллары белән җитез хәрәкәтләр ясап, нидер сөйли, классташларым аны диккать белән тыңлый... ә мине йокыга тарта. Китапханәдән алган “Сәйдәш” дигән китапны укып чыгыйм әле, барыбер вакытым бушка үтә.

Беренче биттән миңа Салих Сәйдәшев исемле бер чибәр егет елмая. Башында түбәтәй, күзләрендә әллә нинди балаларга хас булмаган сагыш. Шул фотога карап, дәрес узып китте. Алга таба дәресләр шул ук рухка көйләнде: укытучы үз сүзен сүз итә, ә мин китап укыйм. "...Унике яшьтә туганнары аңа беренче фортепианосын алганнар..." – их, миңа да әти-әнием берәр кечкенә генә булса да фортепиано алса иде! Юк шул, гитара гына.

Менә миңа кызык, теге заманда алар ничек яшәгән икән? Нинди фильмнар караганнар? Фильмнар бөтенләй булмаган бит әле. Компьютерлар да. Ничек яшәгән соң алар? Театрга, опера-балетларга йөрделәр микән?.. Шундый атмосферада генийлар үсәдер дә инде ул! “...Беренче татар милли театры, беренче милли опера барлыкка килә...” – менә нинди чорда яшәгән Сәйдәш!

Математиклар гаиләсендә тусаң

Салихны әнисе гармунда да уйнарга өйрәткән әле – ул заманда гармунда хатын-кызлар гына уйнаган икән. Сәйдәшнең музыкага сәләте ачыла. Аның туганнары шуны тоеп, хыялын чынга ашырырга телиләр, музыка укытучысын түләп алалар – Сәйдәш музыкага беренче адымнарын ясый. Их, миңа да балачагымда ук берәр пианинода яки гармунда өйрәтүче кеше булса! Юк шул, әти-әнием математиклар бит.

Укый-укый, әллә ниләр беләм. Менә Сәйдәш үсә бара, сәләте дә үсә. Балачактан үк сөйгән театрына эшкә урнаша. Театрда барган пьесаларга көйләр яза, аларга яңа сулыш өрә. Казан халкы, татар халкы яшь композиторны яратып, үз итеп каршы ала. Шул чын бәхет түгелме – үз халкың мәхәббәтен яулау?

"Халык дошманнары" тотылганда

Тормыш булгач, төрле чаклар була... Сәйдәшнең яраткан хатыны Валентина Мухина үлеп китә. Аларның бер-берсенә гашыйк булу тарихы – Энҗе алып бара торган “Күбәләкләр бураны”на менә дигән бер тема. Икесе дә сәләтле, икесе дә халык өчен җаннарын кызганмый: Валентина – табиб, Салих – композитор... идеаль пар!

Кайгылы чор моның белән генә бетми. Җизнәсе Шиһаб Әхмәровны – Сәйдәшкә фортепиано алып биргән кешене – милләткә зыян китерүче, “Халык дошманы” дип, төрмәгә ябалар. Яшь Салихның үзәкләре өзелгәндәй була. Иң якын дустын – Кәрим Тинчуринны да шул ук “гаеп” белән алып китәләр… Сәйдәш хәсрәткә бата. “Ни өчен гаепсез, милләт өчен кирәкле кешеләрне шулай юк итәләр?!” Гомеренең кара чоры башлана. Сәйдәшне бер үк төрдә генә иҗат итә дип гаепләүчеләр дә табыла. Совет хөкүмәте аңа салкын карый башлый. Ә бит шул чорда аның данлыклы “Совет Армиясе маршы”, ”Әдрән диңгез”, “Хуш, авылым”нары языла. “Әдрән диңгез”не итальяннар, албаннар үз җырлары кебек яратып әле дә җырлый.

Кумирлар алышына

Уф, Сәйдәшев хәтта төшләремә үк керә! Интернеттан табып, көйләрен кабат- кабат әйләндерәм. Классташларым мине кинәт аңламый башлады – элек роктан кала музыканы кабул итмәгән шат малай хәзер, үз эченнән моңланып, җанны актарып ташлардай сагышлы көйләр тыңлап йөри. Үзем дә тоям: үсәргә вакыт. Рок ул – шәп музыка, әмма мәңгелек түгел. Кичә йолдыз булып янган кумирларың иртәгә үк юкка чыга. Ә Сәйдәш – классика, ул мәңгелек.

Китапның ахыры. Сәйдәшнең үлеме турыда укыганда күзләремне яшь каплый. “...Казан халкы меңләп, йөз меңләп аның кабере янына җыела. Бөтен Казан елый. Һәрбер татар үз улын югалткан кебек кайгыра. Татар сәнгате шулай ятим кала.” Мин дә үземнең яхшы дустымны югалту халәтендә. Миңа авыр.

Юк, Сәйдәш берничек тә үлә алмый. Ул безнең күңелдә. Аны мин хәтерлим, аны музыка сөючеләр хәтерли, татар каны аккан кешеләр АКШ, Германия, Финляндиялардә яшәүче милләттәшләребез бүген дә хәтерли аны. Россиядән читтә яшәгән татарлар бүген дә үзебезнең классиканы, татар классикасын яратып тыңлый, балаларын шул көйләрдә тәрбияли. Ә без?

[gallery size="full" ids="4676,4677,4679"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев