Логотип Идель
Ялкын

«МИН ИСӘН ЧАКТА»

Дженни Даунхэм «Мин исән чакта»
(Jenny Downham «Before I Die»)


Кечкенә чакта олылар безгә күп нәрсәне аңлатырга ашыгалар. Китаплар бүләк итәләр. Иң гадәти һәм еш очраганы хайваннар турындагы китапчыклар. Сыер «му-у-у» ди, песи «мияу», эт «хау-хау». Без кабатлый-кабатлый өйрәнәбез, күргәндә дәшәбез, истә калдырабыз. Табигать белән танышуыбыз шуннан башлана. Тик менә Үлем дигән хайванны гына беркем аңлатырга, күрсәтергә ашыкмый. Һәркем аның белән үзе йөзгә-йөз, һич көтмәгәндә очраша. Чөнки ул дәшми генә арттан килә дә...
Ә шулай да аның тавышы бар. Сәгать текелдәвендә, саф җил исүендә, таңда кошлар сайравында, үзебезнең аяк тавышында. Ул һәр җирдә. Аның белән күрешеп, якыннан танышуга, гомернең һәр мизгеле кадерлерәк, хәтта хаталар да. Һәм интернетта бушка утырулар кичерелмәслек гөнаһ, якыннарың белән үпкәләшүләр юләрлек, мәхәббәткә каршы чыккан горурлык көчсез булып тоела башлый.
Дженни Даунхэм «Мин исән чакта» исемле китабында, Тессаның бу аяусыз хайван белән танышуын сурәтли. Үлем турында булса да, бу хикәя яктылыгы белән истә кала; яратырга, яшәргә ашыгырга, нәрсәнең мөһим икәнен искә төшерергә булыша. Бәлки сез дә теләкләрегезне диварга язып эләрсез...


27нче бүлек


Көн кызу бер тизлек белән каядыр оча. Әле генә өстәл өстен җыеп алдык, телевизор җибәрдек. Бергәләп королеваның чыгышын тыңлыйбыз. Аннары энекәшем Кэл безгә берничә фокус күрсәтә.
Зои, әни һәм Салли белән диванга утырып, көне буе аларга Скот белән булган бәхетсез мәхәббәт тарихының нечкәлекләрен сөйли. Хәтта бала табу турында да сорый.
- Әйтегез әле, - ди Зои, - ул чынлап та кешеләр сөйләгән кадәр авырмы?
Әти үзенең «Табигый туклану» исемле яңа китабына текәлгән, һәм вакыты-вакыты белән аны тыңларга әзер булган һәркемгә пестицит һәм химикатлар турындагы статистиканы кычкырып укый.
Адам күбесенчә Кэл белән сөйләшә. Булаваларны ничек әйләндерергә икәнен күрсәтә, тәңкә белән эшләнә торган яңа фокус өйрәтә. Мин торган саен үземнең хаксыз булганлыгымны аңлый барам. Аның миңа ошау ошамавында түгел, минем аңа ошавым хакында. Кайчак безнең күзләр очраша, ләкин ул беренче булып күзен ала.
- Ул сине ошата, - дип пышылдый миңа Зои иреннәре белән.
Мин көне буе Кэл алып килгән китапны актарып утырам, - «Ходай каршына килүнең 100 үзенчәлекле юлы». Кызык, ләкин миндәге хис барыбер югалмый. Эчемдә нидер кибә, корый төсле. Чаттагы кәнәфигә утырып, ике сәгать шуның турында уйладым. Моның дөрес түгел икәнен, алай ярамаганлыгын аңлыйм, ләкин башкача булдыра алмыйм.
Дүртләрдә караңгы төште, һәм әти утны кабызды. Тәм-томнар, чикләвекләр белән тулы савытлар алып керде. Әни карта уйнарга тәкъдим итте. Алар урындыкларны күчерә башладылар, ә мин сиздермичә генә өйалдына чыгып тайдым. Китап киштәләре белән тулы дүрт дивар арасында утыру ялыктырды. Җылылыктан, күмәк уеннардан ардым. Элгечтән куртканы алдым да, бакчага чыктым.
Коточкыч суык. Салкын һава үпкәләрне яндыра, сулыш парга әйләнә. Капюшонны тартып киям дә, бауларын ияк астыннан бәйләп куеп көтәм.
Әкрен генә, томан арасыннан пәйда булган күк, бакча сызыклары күренә башлый – очлыяфрак куагы, сарай, рәшәткә баганасында утырган кош; җил аның каурыйларын кабарткан.
Өйдә карта тараталар, бер-берсенә арахис сузалар, ә монда суык белән өркетелгән һәр үлән бөртеге җемелди. Күктә нәкъ әкияттәге кебек йолдызлы юрган. Ай үзе үк гаҗәпкә калган төсле.
Коелган үләннәрне таптап алмагачка таба атлыйм. Кәүсәсенең бөгелешләренә кагылып, бармакларым белән аның күксел төсен тоярга тырышам. Ботакларында кәефсез генә берничә яфрак эленеп тора. Бөрешеп беткән алмалар черемәдән җирәнләнеп калганнар.
Энекәшем Кэл әйтүенчә, кешеләр сүнгән йолдызларның көленнән барлыкка килгән. Аңа ышансаң, мин дә үлгәч көл, тузан, яңгырга әвереләчәкмен. Әгәр дә бу чынлап та шулай булса, мин үземне менә бу алмагач төбендә күмүләрен теләр идем. Башта алмагачның тамырлары, тәнемнең черемәсенә сузылып, бөтен суларымны суырып алачак. Аннары мин алмагач чәчәге булып атачакмын. Язын җиргә коелып, конфетти кебек, якыннарымның табан асларына ябышачакмын. Алар мине кесәләренә салып өйгә алып керәчәк, нәни серкәләр мендәр өстенә сибелеп, аларның йокысын китерчәк. Нәрсә керер икән төшләренә?
Җәй көне алар мине ашаячак. Адам койма аша сикереп кереп мине урлаячак. Минем хуш исемә, түгәрәк, алсуланган, ялтырап торган сусыл кыяфәтемә кызыгачак. Әнисенә миннән крамбль я штрудель пешерергә кушачак, һәм тешләрен миңа батырачак.
Мин җирдә ятып боларның барысын да күз алдыма китерергә тырышам. Чынлап- чынлап. Мин үле. Мин алмага әвереләм. Монысы бераз кыенрак әлбәттә. Баярак күргән кош искә төште. Очып киткән микән ул? Өйдә нишлиләр, мине югалтмаганнар микән?
Мин әйләнәм дә, йөзем белән чирәмгә тиям; ул мине салкын гына кире кага. Мин аның өстеннән кулым белән узам да, бармакларымны исним. Алардан чери башлаган яфраклар һәм суалчаннар исе килә.
- Нишлисең син?
Мин әкрен генә борылам. Минем өстемә Адам иелгән.
- Мин сине эзләп килергә булдым. Синең белән бар да әйбәтме?
Мин торып утырам да, чалбарым өстендәге җирне кагам:
- Бар да әйбәт. Миңа эссе була башлады, шул гына.
Ул, минем курткама ябышкан юеш яфракларның каян барлыкка килгәнен бик яхшы аңлагандай, башын кага. Мин тиле күренгәнемне аңлыйм. Өстәвенә ияк астында әбиләрнеке кебек капюшон бәйләп куелган. Тиз генә сүтәм.
Курткасы белән кыштырдап, Адам яныма утыра:
- Тартабызмы?
Мин тәкъдим ителгән сигаретны алам, Адам миңа кабызырга булыша. Аннары үзенекен кабыза, һәм без дәшми генә төтенле сулышыбызны бакчага таратабыз. Мин Адамның миңа караганын сизәм. Акылым шул кадәр ачык һәм якты, уйларым баш өстемдә балык һәм кыздырылган бәрәңге сата торган кибетнең неон вывескасы кебек ялтырап торсалар да, исем китмәс иде. «Син миңа » «Син миңа ошыйсың.» Ялт. Йолт. Сүзләр янында кызыл неон йөрәк кабына.
Аның карашын күрмәс өчен, чирәмгә ятам. Суык һава чалбар балагыннан су кебек агып керә.
Адам яныма ята, яп-якынга. Аның шулхәтле якынга ятуыннан миңа начар хәтта. Җәфаланам.
- Бу Орион , - ди Адам.
- Кайда?
Ул күк йөзенә күрсәтә:
- Янәшә урнашкан өч йолдызны күрәсеңме? Минтака, Альнилам, Альнитак.
Адам аларны санап чыгу белән, йолдызлар аның бармак очларында кабынгандай була.
- Ә син каян беләсең?
- Балачакта әти миңа йолдызлыклар турында сөйләргә ярата иде. Әгәр дә бинокль белән Орионның астынарак карасаң, гаҗәеп зур газ болыты күреп була. Анда яңадан яңа йолдызлар туып тора.
- Яңа йолдызлар? Мин Галәмне улеп бара дип уйлый идем.
- Кешенең карашына бәйле. Ул киресенчә әле үсә дә.
Адам як-ягына борыла да, терсәгенә таяна:
- Энең миңа бүген синең ничек дан шөһрәт казанганыңны сөйләде.
- Ул моның коточкыч булуын дә сөйләдеме соң?
Адам көлә:
- Юк, ләкин син миңа хәзер үзең барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәксең.
Миңа Адамны көлдерү ошый. Аның авызы матур, һәм көлдергән саен мин аңа рәхәтләнеп соклана алам. Шуңа күрә, мин Адамга радиода булган уңайсыз хәлне, үземне чынбарлыктан тагы да сәеррәк итеп күрсәтеп сөйлим. Әйтерсең мин бер героиня, эфирга бәреп килеп кергән, гауга куптарып йөрүче бер хулиган кыз. Адамның мине йотлыгып тыңлавы аркасында, минем ничек әтинең машинасын алып, Зоины отельга илтү турында да сөйләргә туры килде. Без юеш чирәмдә ятып торабыз, өстебездә авыр күк йөзе салынып тора, якты ай тәбәнәк күренә, ә мин гардероб турында, һәм исемемнең җир йөзеннән югалуы турында сөйлим. Мин аңа хәтта диварларга язу гадәтемне дә чишәм. Караңгыда сөйләве шул хәтле җиңел һәм рәхәт дип күз алдыма да китермәгән идем.
- Тесса, сине онытуларыннан куркырга кирәкми, - ди Адам, мин сөйләп бетергәч, һәм өстәп: - Ничек уйлыйсың, без ун минутка миңа кереп чыксак, безне югалтырлар микән?
Без бер-беребезгә елмаябыз.
Ялт. Йолт. Күз алымда неон вывеска пәйда була.
Без ватык койма аша сикереп чыгып, сукмак буйлап арт ишеккә таба атлыйбыз; Адам җиңел генә минем кулыма кагылып китә. Без бер-беребезгә тияр тимәс кенә, ләкин мин сискәнеп китәм.
тесса2Аның артыннан кухняга атлыйм.
- Бер генә минут, - ди Адам, - мин сиңа бүләк әзерләдем.
Шушы сүзләр белән ул баскыч буйлап йөгереп менеп китә.
Китүе була, сагына башлыйм. Ул янымда булмаганда, мин аны уйлап кына тапканмындыр төсле тоела башлый.
- Адам! – мин аңа беренче тапкыр исеме белән эндәшәм. Ничектер сәер яңгырый, әйтерсең берничә тапкыр әйтсәң, һичшиксез нидер булачак. Мин өйалдына чыгам да баскычны күзәтәм:
- Адам!
- Мин монда. Теләсәң, син дә мен.
Һәм мин менәм.
Аның бүлмәсе нәкъ минеке кебек, ләкин көзгеле чагылышта. Ул караватка утырган. Ниндидер гадәти булмаган, оялган кыяфәттә. Кулында – көмеш төстәге төргәк.
- Белмим, ошар микән сиңа.
Мин янына утырам. Һәр төн безне бер-беребездән ни бары бер дивар гына аерып тора. Күз алдыма әллә-ниләр килә... Мин шкаф артындагы диварда тишек ясыйм да, аның дөньясына серле юл салам имеш.
- Менә, - ди Адам. – Ач.
Төргәк эчендә пакет ята. Пакет эчендә тартма. Тартмада беләзек – көмеш чылбырга тагылган җиде төсле ташлы беләзек.
- Беләм, син яңа әйберләр җыймаска тырышасың, ләкин бу сиңа ошар дип уйладым.
Мин гаҗәпләнүдән каттым да калдым.
- Телисеңме кияргә булышам? – дип тәкъдим итә Адам.
Мин кулымны сузам, һәм Адам беләзекне минем кулыма эләктерә. Аннан соң кулымны тота. Без кулларыбызга карыйбыз. Мин бармакларымны танымыйм – яңа беләзек белән, Адамның учларында ничектер сәер күренәләр. Ияләшмәгән. Адамның куллары да таныш түгел кебек.
- Тесса, - ди ул.
Без аның бүлмәсендә. Безнең караватларны ни бары бер дивар аерып тора. Куллар кулда. Ул миңа браслет бүләк итте.
Мин карашымны аңа күчерәм, һәм куркудан сискәнеп китәм. Адамның яшел күзләре серле бер төтен эчендә төсле. Аның авызы матур. Адам миңа үрелә, һәм мин барысын да аңлап алам. Беләм.
Бу әлегә булмады, ләкин һичшиксез булачак.
Сигезенче пункт белән мәхәббәт.


Энҗе Ибраһимова тәрҗемәсе



P.S. «Тәэсирле һәм кыю роман... тормышның һәр мизгелен кадерләргә өйрәтә, бассейнга барумы ул, бер чынаяк кайнар шоколад эчүме, яңгыр астына эләгүме, барыбер.»
The Guardian

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев