Логотип Идель
Ялкын

МИН АНДЫЙ КЫЗЫЙ ТҮГЕЛ...

Кадерле "Ялкын" укучылары! Укырга, ә аннан да бигрәк язырга яратучылар! Хәтерегездәме икән, "Ялкын" һәр яз NISAN FEST бәйгесе оештыра. Фестиваль кысалырында шигърият, проза, рәсем, фото, кул эшләре буенча кызыклы мастер-класслар, лидерлык һәм иҗади фикерләү буенча психологик трененглар уза. Ә катнашучыларны без килгән эшләренә карап сайлап алабыз. Димәк, киләсе язга кадәр әле хикәя-шигырь-рәсем-фотоларыгызны әзерләп җибәрергә вакытыгыз бар. Ә хәзергә элеккеге елларда NISAN FESTка килгән шигырьләрне һәм хикәяләрне укый торыгыз.


ЕЛГА БУЕНДАГЫ МАҖАРАЛАР


Борын-борын заманда түгел, былтырмы, быелмы, гомумән, шушы тук һәм бай елларда, тыныч, аяз көннәрдә, бик матур бер авылда яшәгән ди булган ди дүрт дус. Бик тату булганнар-тел белән сөйләп, көй белән көйләп бетергесез!


Көннәрдән бер көнне киткәннәр болар су буена ял итәргә. Су буендагы талларны чабып, учак якканнар, кармак тотып яр буенда гына утыра торган егетләр түгел инде болар, «кәттәләр». Шартлаткыч белән генә эш итәләр, болай балык тиз дә кулга керә, күп тә. Җаның ниндиен тели, әле яр буена сибелеп калганнарын да күрсәң!


Балык шулпасы – минуты-секунды белән әзер! Тәмләп тамак ялгап алганнар да ял итеп яталар болар. Шулчак күктә очып баручы кыр казларын күреп алганнар. Мәргәннәр кыр казларына мылтыкларын төбәгәннәр. Кем төзрәк атар икән? Каздан да авыз иткәннәр дуслар. Учак янында кәеф-сафа корып утыруларын дәвам иткәннәр болар. Бар дөньяны яңгыратып музыка уйный, әйләнә-тирә чүп-чар белән тулган...


***


0_8326f_d376a492_origЕлга хуҗасының бу хәлләргә бик нык ачуы килгән. Елга кинәт кенә ярларыннан чыгып дулкынлана башлаган. Иң зур дулкын күтәрелеп килгән дә дүрт дусны берьюлы елга төбенә алып төшеп киткән. Егетләр югалып калган. Төптә аларны Елга хуҗасы үзе каршы алган. Киная белән, әмма сабыр гына:


Сез бик «батыр» егетләр, нишләп үзегез яши торган йортны җимерәсез?! ‒ дигән.


Егетләр, берсен-берсе уздырып:


Нинди йорт?! Безнең йортларыбызны күрсәң, шаккатырсың! Бу бит табигать, ә ул – кешеләр өчен. Ничек телибез, шулай яшибез, ‒ дигәннәр.


Ярар, ‒ дигән Елга хуҗасы, ‒ мин сезне хәзер өйрәтәм!


Шулай дип әйтүе булган, бер егет елга буендагы талга әйләнгән, икенчесе – балыкка, өченчесе – кошка. Дүртенче дуска исә хуҗа:


Әйдә, хәзер элеккечә ял ит инде! ‒ дип боерган.


Дүртенче дус талны чапмакчы булган, әмма чаба алмый, чөнки тал – аның дусты. Балыкларны шартлатмакчы була, ә анда, балыклар арасында, тагын бер дусты. Очып баручы кошларга мылтыгын төзи, ата алмый – алар арасында да дусты бар.


Шул ук вакытта тал да: «Дустым килеп чапмаса гына ярар иде», ‒ дип калтырап утыра, яшь коя. Балыкка әйләнгән дус та әледән-әле су өстенә калыккалап, куркуын баса алмый интеккән, казлар арасындагысы да каңгылдый-каңгылдый дустын кисәтмәкче булган.


Шунда дүртенче дус Елга хуҗасына эндәшә:


Елга хуҗасы, зинһар өчен, безне кире үз халәтебезгә кайтар, без барысын да аңладык, без бүгеннән башлап табигатьне үз йортыбыз итеп кабул итәчәкбез, ‒ ди.


Елга хуҗасы, күңеле йомшарып, аларны үз халәтенә кайтарган һәм әйткән:


Шуны онытмагыз, егетләр: Агачлар, Кошлар, Хайваннар, Бөҗәкләр һәм Кешеләр – барысы да Җир-Анабызның балалары. Алар – бертуганнар. Сез башка туганнарыгыздан көчлерәк, шуңа күрә калганнарны рәнҗетергә түгел, ә, киресенчә, якларга, сакларга, үстерергә тиеш.


Шул көннән соң егетләр бик күп тапкырлар ял итәргә чыкканнар. Елга хуҗасына биргән вәгъдәләрен үтәгән алар. Алай гына да түгел, алган сабакларын башкаларга да җиткергәннәр, аларны да Табигатькә дөрес карарга өйрәткәннәр. Безгә дә сөйләделәр. Арабыздагы кайберәүләр моңарчы кылган ямьсез гамәлләре өчен үкенделәр, кайберәүләр Табигатьне яклау, саклау эшенә керештеләр.


Сүзләр


Әниемнең сүзләрендә
Әллә нинди тылсым бар!
Иркәли дә, шелтәли дә –
Барыбер ягымлылар.


Сеңлем үсте


Минем нәни сеңлем барын
Сез әле белмисездер!
Бишектә кыланышларын,
Билгеле, күрмисездер.


Күрсәгез, шаккатырсыз!
Сеңлем хәзер сөйләшә:
«Ыгы-ыгы» дигән була,
Әгәр килсәм янәшә.


Сөенеч –
Сеңлем туды бит,
Исеме – Аделина.
Нәни кулы, аяклары...
Әзрәк охшаган миңа!


Гүзәл МУРЗИНА,
Мамадыш районы Олыяз лицееның 2нче класс укучысы



КАБАК МАҖАРАСЫ


(Тукайга ияреп)


Быелгы көз мул килде,


Көннәре дә шәп тора.


Хәтта ки бөркү булып,


Кояшы да кыздыра.


Табигатькә сокланып,


Як-ягыма каранып,


Кайтып киләм урамнан.


Ни күрим: бер зур кабак


Үрелеп төшкән коймадан –


Бакчасына сыймаган.


Кояш нурында ялтырый,


Алтын сыман ул кабак.


Кабакка зур конкурс дип,


Радиолар сөйләгәндә,


Ничек торасың карап?


Як-ягымда һичкемнең


Юклыгын белдем дә мин,


Чаптым тиз генә өйгә


Кабакны элдем дә мин.


Әй чабам мин, әй чабам.


Тирлим, пешәм һәм


кып-кызу утта янам.


Кайтып җиттем бугай дип,


Борылып баксам артыма...


Кабак хуҗасы Сәрби әби


Минем артымнан чаба.


И кычкырадыр үзе,


Кулында зур бер таяк:


Ник алдың аны, имансыз?


Ул бит минем алтын кабак.


Бер кабакка калганмыни?


Тынычланыр, нишләсен.


Капкабыздан кердем киттем.


Тик шулай да, шикләнеп,


Төшереп куйдым келәсен.


Тиз генә өйгә кердем дә:


Әни, кабак таптым, ‒ дидем. ‒


Сусадым, ардым, көчкә


Күтәреп кайттым, ‒ дидем.


Әни никтер куанмады,


Алып куйды кабакны.


Һәм шул вакыт шак та шок


Шакыдылар капканы.


Көпә-көндез кем шакылдый?


Кем элгән ул келәне?


И пычагым кергери, ‒ дип,


Чыгып китте бит әни.


Капканың теге ягында


Сукрана Сәрби әби.


Бир тизрәк, кайда минем кабак?


Бая урлап качты синең кызың ‒ карак.


Бер чара юк, гафу сорап,


Бирде әни кабакны.


Сәрби әбине озаткач,


Әй укытты сабакны.


Хәзер юлда ни ятса да,


Әйләнеп үтәм инде,


Иясе бардыр аның дип,


Калдырып китәм инде.


(Бу ‒ әкият, ә чынлыкта


Мин андый кызый түгел.


Тырышып укыйм, ярдәмчел,


Яхшыда минем күңел.)


Айгөл ГАТТАРОВА,
Саба районы Тимершык мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев