МИЛЛИ МУЗЕЙДА ПОЛИНА ИЛЮШКИНА КҮРГӘЗМӘСЕ

Милли Музей Казан кешеләрен һәм шәһәр кунакларын сәяхәткә чакыра. Бер сәгатьтә сез Иран, Төркия, Тунис, Мальдив утраулары, Россия, Венгриягә сәяхәт итә, Чехия, Мьянм, Грузияне күреп кайта, шул җирләрне рәссам ПОЛИНА ИЛЮШКИНА күзләре белән күрә алачаксыз.

Күргәзмәгә куелган эшләрнең күпчелеге сәяхәтләр вакытында ясалган. 2013 елдан дөнья ничек үзгәргән, ул дөньяны ПОЛИНА ИЛЮШКИНА ничек күргән, ничек тотып алган - болар барысы да 15 сентябрь көнне - күргәзмәнең ачылу тантанасында билгеле булачак. Тантанага «Ренессанс» камер оркестры да чакырулы, алар көнчыгыш көйләренә тезмә уйнарга җыена. Җәйне сагынучыларга тагын бер кояш нурларына коенып алу өчен бер форсат бу.

ПОЛИНА ИЛЮШКИНА 1990 елда Казанда туган, Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесын тәмамлаган, берара 6нчы сәнгать мәктәбендә укыткан һәм В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган. Хәзер ул Рәссамнар Союзы һәм Халыкара рәссамнар федерациясе әгъзасы, төрле халыкара фестивальләр һәм күргәзмәләр лауреаты.

Казанда һәм Германиядә шәхси күргәзмәләре булган. Әсәрләре Зөя дәүләт тарихи сәнгать музеенда һәм Россия, Германия, Италия, Китай, Көньяк Корея, Иран, Төркия, Ирак, Мальдив утрауларында шәхси коллекцияләрдә саклана.
Күргәзмә 2017 елның гыйнвар аена кадәр бара.

Сәяхәттә күргән дөнья

ПОЛИНА ИЛЮШКИНА турында

Күргәзмә ачылышы:
Кайда: ТР Милли музее, Казан, Кремль урамы, 2 йорт
Кайчан: 15 сентябрь, 17.00
Күргәзмә 2017 елның гыйнвар аена кадәр бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53