Логотип Идель
Ялкын

"МИЛЛИ МУЗЕЙ "СӘНГАТЬ ТӨНЕ"НӘ ЧАКЫРА"

Татарстан Республикасының Милли музее һәм аның филиаллары казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Бөтенроссия акциясе кысаларында ел саен уздырыла торган "Сәнгать төне" мәдәни чарага чакыра. 2015 нче елгы акциянең лозунгы – "Сәнгать берләштерә" – бар төр сәнгатьнең берлегенә ишарә ясый.


Татарстан Республикасының Милли музеенда бәйрәм 3 нче ноябрьдә старт ала, музей ишекләре сәгать 10.00 дән 22.00гә кадәр ачык була. Милли музейда икенче тапкыр уздырыла торган "Сәнгать төне"ндә кунаклар өчен шәһәрнең музыка һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Уздырылачак мастер-класслар балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Н.М. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучылары күн сәнгате буенча "Милли бизәкләр" исемле мастер-класс уздырачак. Шулай ук Миля Нуруллинаның "Россия чәчәкләре" мастер-классында катнашу да мөмкин булачак. Сәгать 14.00 дә татар шигъриятен сөючеләрне Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Р. Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилеена багышланган Әдәби салон утырышына чакырабыз. Бу көнне яңадан реставрацияләнгән музейлар да үзләренә килүчеләрне көтеп кала. Сәгать 16.00 дә А.М.Горький исемендәге Әдәби – мемориаль музейда "Язучы – чор – герой. А.М.Горькийның тормыш һәм иҗат юлы", "Ф.И.Шаляпин һәм Казан" исемле яңа экспозицияләр белән танышу булачак. В.И.Ленин музей-йортыннан "Госпожа Орлова" кунакларны көтеп кала. Сәгать 18.00 дә музейга килүчеләрне "Боротынскийлар йортында таң" исемле бәйрәмгә чакырабыз.


Бәйрәм кичәсе Милли музейда "Җанланлы экспозиция" исемле экскурсия белән тәмамланачак. Сәгать 18.00 дән 22.00 гә кадәр булачак кичке экскурсия бәйрәмгә тагын да ямь өстәячәк.


"Сәнгать төне" – сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм заманча технологияләрне берләштерүче иҗат төне. Татарстан Республикасының Милли музеенда һәркем бу бәйрәмдә үзенә ниндидер бер яңалык ачар. Бу бәйрәмне музейда уздырырга теләүчеләрне тагын күп кенә сюрпризлар көтә.


Музейга рәхим итегез!



Татарстан Республикасы Милли музеенда "Сәнгать төне 2015" акциясе программасы


12.00-14.00 – "Дуслык әйлән-бәйләнендә" – "Уңган халкымның оста куллары: татар халкының һөнәрләре" күргәзмәсе буенча интерактив экскурсия


12.00-15.00 – "Синең турында җырлыйм, Россия!" – "Калинка", "Картаймас йөрәкләр", "Хәтер" хор коллективларының концерт программасы


14.00-15.00 – "Хәтер елгасы" - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Р.Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилеена багышланган Әдәби салон


14.00-16.00 - "Россия чәчәкләре" – Казан рәссамы Миля Нуруллинаның мастер классы


15.00-18.00 – "Без “Дуслык" планетасы балалары" – "Иволга" вокал театры һәм Казанның балалар музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр концерты


15.00-16.00 – "Ноябрь этюдлары" – Лилия Газизованың Әдәби салоны


15.00-17.00 –3 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укучыларыннан пленэр


15.00-17.00 – "Монотипия" – пыялада басма графика техникасы буенча мастер-класс


16.00 – А.М.Горький исемендәге Әдәби – мемориаль музейның яңа экспозицияләре белән танышу "Язучы – чор – герой. А.М.Горькийның тормыш һәм иҗат юлы", "Ф.И.Шаляпин һәм Казан"


17.00-19.00 – "Казанда вакыт агышы" – автобуслы экскурсия


18.00 – "Боротынский музеенда таң"


18.00-19.00 – "Музейда классика" – Әүһадиев исемендәге Казан музыка көллиятенең концерт программасы


18.00-20.00 – "Линогравюра" – китапның авторлык билгесен булдыру буенча мастер-класс


18.00-22.00 – "В мире муз" – квест-уены


18.00-22.00 – "Җанланлы экспозиция" – театрлаштырылган экскурсия.


Көн дәвамында сезнең өчен:


фотосалон һәм букросинг,


Балалар өчен мәйданчык, буфет эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев