Логотип Идель
Ялкын

МИЛЛӘТКӘ БЕР ЯХШЫЛЫК ЭШЛИСЕМ КИЛӘ

БЕЗ ФИЗКУЛЬТУРА, СПОРТ ҺӘМ ТУРИЗМ АКАДЕМИЯСЕНЕҢ КОРИДОРЛАРЫНДА, КАБАН БУЕНДА, ТАТАР БИСТӘСЕНДӘ ОЧРАШАБЫЗ. ФОРУМНЫҢ ШАУ-ШУЛЫ ЧАРАЛАРЫ УРТАСЫНДА АУЛАК УРЫН ЭЗЛИБЕЗ, ТАБАБЫЗ. ТАТАРЧА, РУСЧА, ИНГЛИЗЧӘ СӨЙЛӘШӘБЕЗ. БЕЗНЕ КҮП НӘРСӘ ҺӘМ ҺАМАН ШУЛ БЕР ҮК НӘРСӘЛӘР БОРЧЫЙ - ТАТАР ТЕЛЕ, ТАТАРЛАРНЫҢ ҮТКӘНЕ, ТАТАРЛАРНЫҢ КАЗАНДА, КЫТАЙДА, КАНАДАДА, ЯМАЛ-НЕНЕЦ ОКРУГЫНДАГЫ БҮГЕНГЕСЕ, ТАТАРЛАРНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ...


ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ - VII ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ ДЕЛЕГАТЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ БАШЛАРЫННАН, МӨГАЕН, БЕРКАЙЧАН ДА ЧЫКМЫЙ ТОРГАН ТЕМАГА ФИКЕРЛӘРЕННӘН ӨЗЕКЛӘР.



ЭЛИНА ПАУЛИ, КАЗАХСТАН


элина


Минем исемем Паули Элина Сергей кызы. Мин - Казахстаннан, Павлодар шәһәреннән. Ул – Казахстанның төнъяк-көнчыгышында. Россия чигенә якын.


Татарча сөйләшәм. Минем әнием татар, әтием - урыс. Безне инде әби татарчага өйрәтте.


Форумда бишенче тапкыр катнашам. Казахстаннан зур делегация белән килдек: 23 кеше.


Бу калфакны миңа әнием текте. Аны Казахстанда үзебезнең милли бәйрәмнәргә киям, көндәлек тормышта – юк. Татар туена кидем бер тапкыр – барысы да сәерсенеп карады.


Минем ирем - немец. Аннан бервакыт татарча җырлавын сорадылар. Шуннан соң ул Татар үзәгенә йөри башлады. Хәзер шәһәрдәге “Мирас” татар ансамблендә җырлый. Бүген мин Казанда, ул - Тобольскида. Ансамбль белән татар җырлары бәйгесендә катнаша.


Казахстанда 250 мең татар яши. Халык буларак та, кеше буларак та дәүләтебездә үзебезне ирекле сизәбез.


Безнең татар икәнне башкалар шуннан белә - без атна саен Татар үзәгенә йөрибез. Безнең 4 ансамбль бар: биючеләр өчен - “Ялкын”, җырчылар өчен - “Мирас”, балалар һәм үсмерләр өчен - халык уен кораллары ансамбле һәм әбиләребез өчен “Чишмә” ансамбле. Гарәп теле дәресләре дә уза, “Сөембикә” әдәби клубы, "Мәрхәмәт" клубы эшли. Ветераннарга, авырган кешеләргә кулдан килгәнчә булышабыз. Татарларга гына түгел, ярдәм сорап килсәләр, башка милләт кешеләренә дә.


Татар үзәгенә яшьләр күбрәк йөрсен өчен һәрвакыт яңалык эзлибез. Казанга һәр килгәндә яңа идеяләрне, проектларны өйрәнеп, иҗтимагый оешмаларда үзебезгә яраклаштырып уздырабыз. "Мин татарча сөйләшәм" традициягә керде, "Чәк-чәк Party", олимпиада, квест-уен оештырабыз. "Акыл фабрикасын" да үзебездә үткәреп карадык. Казандагы кебек килеп чыкмады. Әмма барыбыр – кызык, яңалык.


Мин русча, казахча, татарча, бераз инглизчә беләм. Ирем белән русча һәм татарча сөйләшәбез.


Иҗтимагый – татар сүзләреннән миңа бик тә шул сүз ошый. Миңа аның мәгънәсе дә, яңгырашы да ошый. Минем бөтен тормыш иҗтимагый эш белән бәйле.


Безгә татар телен сакларга, өйрәнергә кирәк. Форумга килгән яшьләр күбесе татарча белми. Без татарча сөйләшмәсәк, киләсе буын аны ничек белер?


Татарлар бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру формуласын уйлап тапса гына инде! Без бөтен дөньяда тынычлык өчен.



ӘМИР ҖИҺАНШИН, КАНАДА


ӘМИР ҖИҺАНШИН, КАНАДА


Мин - Әмир Җиһаншин. Канададан. Үзбәкстанда тудым, үстем. 1996 елда Америкага килдем, анда укыдым, эшләдем. 10 елдан соң Торонто шәһәренә күчендем. Хәзер Канадада да, Америкада да яшим.


Минем өчен татарлыгымны саклап калу шундый мөһим. Шуның өчен бу форумнарга килеп йөрим дә. Акыл җыярга, татар милләтен якыннан яхшырак өйрәнергә дип. Милләттән генә гел алып тормаска, милләткә дә бер яхшылык эшләргә телим.


Татар милләте ул миннән кеше ясады. Минем әтием дә, әнием дә - татарлар. Алар безнең белән татар телендә сөйләштеләр, мөселманча тәрбия бирделәр, милләтле булуның ни икәнен төшендерделәр. Миндә булган бөтен нәрсә өчен әти-әниемә бик зур рәхмәт.


Безгә гаиләдә башка телләрдә сөйләшергә рөхсәт булмады. Өйдә татарча гына сөйләшә идек. Рус телен мәктәпкә киткәч кенә өйрәндек.


Мин хәзер теләсә кайсы милләткә кушыла алам. Ләкин теләмим. Мин - татар. Миңа бу ошый.


Беренче тапкыр Нью-Йоркка килгәндә миңа 16 яшь иде. Джон Кеннеди аэропортында билет алырга кирәк. Инглиз телендә билетны ничек сорарга белмәдем. Шунда бер хезмәткәр русча дәште. "Мин сиңа ярдәм итәм. Ләкин бу билет бик кыйммәт – 1 мең доллар тора", - диде. Минем 1 мең доллар юк иде. Аның белән сөйләшә башладым. Паспортымны карады, "Исемең - Әмир, Үзбәкстаннан. Милләтең нинди?", - ди. Мин әйтәм: "Татар!" Шуны ишеткәч, ул да үзе турында сөйләп китте: аның да әтисе татар икән. Аннары ничектер бер якка бик арзанга билет тапты. Бу - татар булуым аркасында күргән бердәнбер шундый файда. Чит илдә милләт ул файдага да, зыянга да саналмый.


Инде 20 ел чит илдә яшим.  "Microsoft" компаниясендә эшлим. Монда каян килсәң дә, милләтең нинди булса да - барысы да тигез, дискриминация күрмәдем. Иң мөһиме - белгеч булырга, тырыш булырга.


Чит илдә без үзебезне, әлбәттә, татар дип таныштырабыз. Аннары аңлатып бирергә тиешбез. Элгәре әйтәбез: без Татарстаннан, ул - бер республика, Россия Федерациясенә керә, дип. Аннары тарихны сорыйлар. Мин, без - Россия Федерациясендә икенче милләт, дияргә яратам. Шулай дигәч аз гына җитдирәк карыйлар, күбрәк белергә тырышлар. Төрле кеше белән очрашабыз. Төркия, гарәп илләре кешеләре Россиядә мөселманнар барын белә. Күпләр Россиядә бер генә милләт бар дип уйлый.


Татарларга бердәм булырга кирәк, бер-беребезгә ешрак ярдәм итәргә. Кайда торсак та, Үзбәкстанмы, Америкамы...


Мин инглиз, татар, испан, төрек, француз телләрен беләм. Үзбәкстанда әзрәк үзбәкчә дә сөйләшә идек.


Безгә хәзер татар телен приоритет ясарга кирәк.


Мин Интернетта шулкадәр күп татар сүзлекләре бар икән белми идем.


САБИР, КАНАДА


САБИР, КАНАДА


Мин - Самарадан. Канадага 2013 елда күчеп киттем. Туризм өлкәсендә эшлим.


Форумда беренче тапкыр катнашам.


Канадага килгәч кенә аңладым: үз вакытында татар мәдәнияте, татар тарихы белән кызыксынмаганмын. Кызыксыну хәзер туды.


Башта мин татарча әйбәт сөйләшә идем. Аннары мәктәпкә киттем, русча укыдым.


Гаилә - татар булуның төп шартларыннан берсе, минемчә. Башка илләрдән килгәч, Россиянең башка төбәгеннән килгәч тә ул нык күзгә ташлана.


Татарлар һәрвакыт татарга ярдәм итә. Татарстанда ул, бәлки, нык сизелмидер. Самарада сизелә. Чит илдә тагын да ныграк сизелә.


Хыялым - туган телемне өйрәнү. Шуңа форум кебек чараларда ешрак катнашырга телим. Аралашу, танышу, үзеңне татар итеп тою кыйммәт.


Татарлар белән аралашмасаң, татар дусларың да, татар хатының да булмас. Минем өчен татар кызына өйләнү мөһим.


Мин кәгазьдә генә татар булып калырга теләмим. Хәзергә үземне тулысынча татар итеп тоймыйм: сезнең сүзләрнең дә яртысын аңламадым. Эш өчен миңа инглиз һәм рус теле җитә. Татар теле үзем өчен: гаилә кору, балаларымны татар итеп тәрбияләү өчен кирәк.


Мин татар булу - ул текә булу, дип саныйм.


ЗӨМРӘТ ДӘҮЛӘТ, КЫТАЙ


ЗӨМРӘТ ДӘҮЛӘТ, КЫТАЙ


Мин - укытучы. Университетта менеджмент укытам.


Безнең гаиләдә шундый күп милләтләр кушылган: уйгур, казах, татар һәм үзбәк. Әти - татар, әни - яртылаш уйгур, яртылаш казах.


Кытайда уйгурча, кытайча, инглизчә сөйләшәбез. Татарча өйдә аз сөйләшәбез. Әти исән вакытта күбрәк сөйләшә идек. Ул үлгәнгә 15 ел булды.


Барлык татар гаиләләре дә татарча сөйләшми инде. Белгән кешеләр сөйләшә.


Әни безгә әйтте: туган телеңне белмәсәң ярамый, диде. Шуңа энем университетны бетереп 5 ел эшләгәч Казанга килде. Монда авыл хуҗалыгы университетында укый.


Милләт кем булуыңны аңлау өчен кирәк.


Бабайлар әйтә иде без Казаннан дип. Төгәл кайсы яктан икәнен белмибез.


Татарлыгымны күрсәтүче төп билге - минем йөзем. Мине күргәч, син уйгур түгел бит, диләр. Мин әйтәм: мин - татар! Паспортта да "татар" дип язылган.


Искиткеч! Искиткеч! Искиткеч! Күз алдына да китермәгән идем форум шулай уза дип. Татар булуымнан шундый канәгатьмен.


Бөтен дөньядан татарлар монда җыелган. Ләкин күбесе русча сөйләшә.


Мин русча белмим.


Мин татар телен өйрәнергә тиеш. Шуның өчен Казанга, бәлки, киләсе җәйдә килермен. Узган ел Казанга килер өчен имтихан бирдем. Ләкин җитәкчем эштән китәргә рөхсәт итмәде.


Кытайда без 3600 татар - кечкенә генә төркем. Бер-беребезне гел күреп тормыйбыз, Сабантуйда гына очрашабыз. Ул 3 шәһәрдә һәм тагын 1 авылда уза.


Татарлар җитәрлек дәрәҗәдә көчле, минемчә. Һәм шундый тәртипле. Кытайдагы яшьләрдән аерылалар.


Безнең телләр, тору урыннары, йөзләр - төрле, милләт - бер.


НАИЛӘ ГАЛИЕВА, ЯМАЛ-НЕНЕЦ АВТОНОМ ОКРУГЫ


наилэ


Минем исемем Наилә Галиева. Ямал-Ненец автоном округыннан, Салехард шәһәреннән килдем.


Без Обь елгасы артында торабыз. Анда самолет белән генә очып була. Казанга килер өчен башта Төмәнгә очабыз, аннан поездга утырабыз.


Ямал-Ненец округында 28,5 мең татар яши. Без - сан буенча дүртенче урында. Авыллар, шәһәрләр арасында юллар юк. Бер-беребезгә йөрү кыен. Шуңа татарлар бер-берсен начар белә.


Салехардка татарлар төрле җирдән килгән. Мин Омск өлкәсеннән, Тойчы авылыннан килдем. Шемановский исемендәге Күргәзмә үзәгендә археолог булып эшлим.


Безнең холыкта төнъякта яшәгәнебез сизелә. Кешеләр рисктан курыкмый, мобиль. Бөтен нәрсәне ташлап, башка җиргә күчеп китү берни түгел.


Безнең бабайлар ачлык елларда Казан ягыннан күчеп килгән. Хәзер икенче, өченче тогым Себердә туып үскәннәр дә "Кем сез?" дигәч, "Казан татарымын", - дип куялар.


Форумның ахыргы көннәрдә күпләр татарча сөйләшә башлады. Беренче көннәрдә алай түгел иде.


Без бит бер-беребезне белмибез. Төрле шәһәрләр, илләрдәге татар оешмалары үзләре турында видео төшереп, эстафета кебек бер-берсенә җибәрсә, кемнең нәрсә эшләвен, кемгә эндәшергә икәнне белер идек. Кайткач Салехардтагы татар оешмасы турында шундый видео әзерләргә телим.


Татарларны бөтен җирдә беләләр. Хәзер безгә нинди икәнебезне күрсәтергә кирәк. Тарихны, үзебезнең көчле кешеләрне, галимнәрне танытырга.


Казаннан балалар китаплары, алкалар, милли бизәкле мендәр тышы алып китәм. Татарча китаплар - апамның балаларына бүләк. Алкалар, мендәр тышы - үземә. Бу - яшь дизайнерларның эшләре. Безнең якта андый әйбрлерләр юк.


Авылга кайткач, урамда, кибеттә, русча берәр нәрсә әйтсәң, "Урыс булдыңмы әллә?" диләр. Күрше авыл телен дә катнаштырмыйлар. Үзебезчә сөйләшергә кушалар.


Минем өч апам, бер абый бар. Апаларның берсе - Ханты-Мансийскида, берсе - Омскида, берсе авылда яши, абый - Мәскәүдә. Алар барысы татарлар белән гаилә корды. Мин дә шулай телим.


Ләйсән Фәйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев