Логотип Идель
Ялкын

«МИХАЛКОВ АКАДЕМИЯСЕНӘ БУШКА УКЫРГА КЕР!»

Михалков исемендәге киноакадемия Тимченко фонды белән берлектә Казанда сайлап алу турлары уздыра.


2016 нчы елның 25-26 нчы апрель көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында Н.С. Михалков исемендәге кинематография һәм театраль сәнгать академиясенең күчмә кабул итү комиссиясе үз Биредә актёрлык осталыгы, режиссура, продюсерлык һәм операторлык сәнгате белгечлекләренә бюджет урыннарына студентлар кабул ителәчәк. Укырга керергә теләүчеләр өчен түбәндәге шартлар куела:


1) югары профильлн белем булу


2) театр һәм кино өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе булу.


Моннан тыш югары уку йортларының соңгы курсында белем алучы студентлар да кабул ителә.


Кабул итү комиссиясендә Россия Федерациясенең халык артисты, актер, режиссер Виктор Вержбицкий, РСФСРның халык артисты, театр һәм кино актер, кинорежиссер Сергей Никоненко, кинооператор, Россиянең халык артисты Вадим Алисов, РФның Атказанган артисты, Академиянең беренче проректоры Сурен Шаумян, Иҗади процесс үсеше буенча проректор Алексей Литвинов булачак.


Кабул итү комиссиясенең эш сәгатьләре:


25 нче апрель 14.00дан 18.00га кадәр


26 нчы апрель 10.00дан 13.00га кадәр


Кабул итү әңгәмә рәвешендә узачак. Әңгәмә вакытында претендентның гомуми белем, музыкальлек, пластика дәрәҗәсе һәм башка сыйфатлары бәяләнәчәк. Операторлардан эшләрен, режиссерлардан - проект синопсисларын күрсәтүләре соралачак.


Кабул ителгән студентлар Мәскәүгә Академиягә укырга чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев