Логотип Идель
Ялкын

«МАСТЕРС» ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ ЯБЫЛУ ТАНТАНАСЫ»

Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ФИНА паркында булган зур концерт белән төгәлләнде. Паркка керү ирекле иде – Ябылу тантанасына килгән һәркем матур тамаша шаһиты булды һәм спорт бәйрәменең кабатланмас мохитенә чумды.Чара 19.00 сәгатьтә башланды, гаҗәеп шоу алдыннан публиканы “кыздырып” җибәрделәр. 19.30да Ябылу тантанасы башлануы игълан ителде. Алып баручылар ролендә, “Мастерс” чемпионатын ачкандагы кебек үк, күренекле алып баручылар Ксения Седунова и Тимур Ханбиковны күрергә була иде. Концерт “Шарм” шоу-театры, Казан шәһәре гимнастлары һәм акробатлары катнашындагы спорт-бию прологы белән башланды. Шоу башланганда тамашачыларга Чемпионатның иң матур мизгелләрен туплаган  “ФИНА чемпионаты вакыйгалары калейдоскобы” тәкъдим ителде.

Татар һәм рус телләрендә башкарылган җырлар, виртуоз биюләр һәм акробатик номерлар, теманы ачучы видео-роликлар, пиротехник эффектлар, шәһәр һәм республиканың иң яхшы иҗат төркемәре чыгышлары – болар барысы да Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге  дөнья чемпионаты ябылу тантанасының бер өлеше булып торды.

Россиядә танылган поп-группа “Иванушки International” чыгышы тамашаның энҗе бөртеге булгандыр. Популяр музыкантлардан дәртле хитлардан соң тамашачыларга ФИНА Халыкара йөзү федерациясе бюросы әгъзасы Мохамед Диоп һәм  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгать иттеләр.

Сәламләү чыгышында Илдар Халиков: “Бөтендөнья спорт бәйрәме ахырына якынлашканлыктан, бераз ямансу да. Шундый зур спорт бәйрмен уздыру мөмкинлеге биргәне өчен ФИНА гаиләсенә рәхмәт! Дөнья чемпионатын шулай яхшы итеп оештырган өчен оештыручыларга һәм Казан халкына рәхмәт! Финалы бүген йомгакланган “Мастерс”ка аерым рәхмәт. 73 илдән 2,5 меңгә якын спортчы бирегә үзләренең физик һәм рухи яктан көчле булуларын расларга, үзләре кебек меңләгән кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә өндәргә килгәннәр иде. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән – Чемпионатның берлык кунакларына, Казанның барлык кунакларына бик зур рәхмәт! Безгә кабат килегез!”, - диде.

“Без Казанда узган су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге чыннан да онытылмаслык булган  һәм ФИНА тарихында иң матур турнирларның берсе булып калган Чемпионатны йомгаклыйбыз. Су спорт төрләренең никадәр матур һәм гаҗәеп булганлыгын бар дөнья күрде. Казанга дөньяның төрле почмакларыннан килгән спортчыларга, ярышлар Су спорт төрләре федерациясенең барлык таләпләре һәм фэйр-плей принципларына туры китерелеп үткәрелсен өчен мөмкин булганның барын да эшләгән судьяларга рәхмәт әйтәсе килә. Казанда, объектларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары булу, оештыру дәрәҗәсе яхшы булу һәм кунакчыллык сәбәпле, барыбыз да үзебезне өйдәге кебек хис иттек. Бу Дөнья чемпионатын беркайчан да онытмабыз!”, - диде Ябылу тантанасында Мохамед Диоп.

Ябылу тантанасы салют белән төгәлләнде. Әмма кич әле тәмамланмады! ФИНА паркындагы спорт бәйрәмен ди-джейлар чыгышлары һәм дискотека дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев