Логотип Идель
Ялкын

МАСТЕР-КЛАСС: МӘКТӘПКӘ - ҮЗЕҢ БӘЙЛӘГӘН СУМКА БЕЛӘН!

Кибет-базарда нинди генә сумка сатылмый... Әмма үз кулларың белән бәйләгән сумкага ни җитә?! Театр-концертка барганда да, иңбашыңа андый сумка элсәң, «уңган һәм күркәм туташ» образың тулы булыр.




[caption id="attachment_11660" align="alignleft" width="400"]СУМКА 1 Уң күзләр белән бәйлибез. Мондый ике деталь кирәк булачак.[/caption]

Уң күзләр белән бәйлибез.


Ян яклары:




  • 36 күз җыябыз.

  • Һәр икенче рәттә ике ягыннан да берешәр күз өстибез (6 тапкыр ).


3) 10 рәт бәйлибез.


4) Һәр дүртенче рәттә берешәр күз ябабыз (7 тапкыр).


5) 4 рәт бәйлибез.


6) 4 рәт 2х2 резинкасы (1 уң, 1 сул  күзәнәкләрне аралаштырабыз) белән бәйлибез.


7) Күзләрне ябабыз.







Мондый ике деталь кирәк.


Капкачы:


34 күз җыеп, квадрат хасил булганчы бәйлибез.







[caption id="attachment_11662" align="alignleft" width="400"]сумка 3 Капкач тирәли бөрмә[/caption]

Капкач тирәли бөрмәне


озын-озак бәйләргә туры килер. 7 күз җыеп, уң күзләр белән озын тасма бәйлибез. Капкач тирәли бөрмәләп тегә барсаң да була –ул чагында, мавыгып,  артыгын бәйләп ташламассың.







[caption id="attachment_11663" align="alignright" width="400"]сумка 4 Сумканың тоткычы һәм кырый-төбе[/caption]

Сумканың тоткычын һәм кырый-төбен


бер деталь итеп бәйлибез. Тоткыч сузылмасын өчен аны куыш резинка ысулы белән башкарыйк. Бөрмәне озак бәйлибез дидекме? Юк, менә бусы тагын да күбрәк вакытны алыр алуын, аның каравы, сумкабыз пөхтә, җиренә җиткерелеп эшләнгән булыр.







Куыш резинка: 10 күз җыябыз.  Уң күз, җепне сул күзне бәйләргә җыенган сыман алга чыгарабыз да, күзне бәйләмичә генә уң энәгә күчерәбез. Шул рәвешле дәвам итәбез. Икенче рәтне рәсеменә карап бәйлибез – уң күз өстеннән уң күз бәйлибез, сул күзләр өстеннән – җепне алга чыгарып, күзне бәйләмичә, уң энәгә күчерәбез.

Берникадәр бәйләп чыккач, тасманы сумканың бер ягыннан тегеп баруы уңайлы.  Шулай итеп, тасманы ике деталь арасына тоташтырабыз, тоткычын да ясыйбыз. Каршы якта очларын тоташтырып беркетәбез.






Капкачны, теләсәң, алга асылындырыбрак калдырып тегә аласың, теләсәң – яртысы арткы якка, икенчесе алга асылынсын. Аннан инде ыргак белән чылбыр бәйләп, капкач тирәли шуны пөхтәләп сузып чыгасы кала.






сумка 5



НӘТИҖӘ: Менә шундый сумка барлыкка килде. Бәлки үзең, пропорцияләрне саклап, шушы ысул белән зуррак сумка да бәйләргә җөрьәт итәрсең, ә? Зур сумкага китап-дәфтәрләр дә күбрәк сыя, планшетка, башка кирәк-яракларга да урын кала.


Сөмбел Гаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев