Логотип Идель
Ялкын

"МАШИНАБЫЗ ДА, ЭТЕБЕЗ ДӘ – ЛАДА"

Каргаларны бер дә яратмый...


Безнең Лада исемле этебез бар. Ул аклы-көрән төстә, бик матур эт. Йоннары ялт-йолт итеп тора. Артык зур да түгел. Тәпи очлары ап-ак, башында да ак тап бар. Аны алып кайтканда, ул әле кечкенә иде. Әтием эткә үзенең машинасы кебек Лада исемен кушты. Безгә дә ул исем ошады. Ике ел тирәсе бездә яши инде ул.


Без аны җылы сөт белән дә, тәмле аш, файдалы боткалар белән дә сыйлыйбыз. Ул тәмләп сөяк белән аш ашый. Аннан, рәхмәт әйткәндәй, шатланып, койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп иркәләнә.


Ладаны кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым. Мин берәр җирдән кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, басып, битемне ялый; күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Минем төрле әмерләремне дә үти: бас дисәң − баса, утыр дисәң − утыра, ят дисәң − ята. Безгә чит кеше килүен әллә кайдан сизеп ала, өрә башлый. Таныш кешеләргә өрми, тыныч кына койрыгын болгап тора. Каргаларны бер дә яратмый ул. Биби, чебиләрне алып китәрләр дип курка, ахрысы.


Мин аны һәр көн урамга алып чыгам. Ул бик җитез, йөгереп уйнарга ярата. Урамда артымнан чаба, өрә һәм минем белән шатлана-шатлана уйный. Без аны бик яратабыз. Урамда ул үз тавышына үзе сокланып йөри. Бик каты өрә. Әллә кайлардан әйләнеп, урап кайта. Миңа нәрсәдер ашыгып-ашыгып сөйләргә тели.


Кыскасы, бик кызык эт ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев