Логотип Идель
Ялкын

МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ VS ҖӘЯҮЛЕ: КЕМ ХАКЛЫ?

Бу елның 22 апрелендә Балык Бистәсендә 2008 елгы велосипедчы юл кагыйдәләрен боза: каршы якка хәрәкәт итүче транспорт юлына велосипеды белән чыга һәм машина астына эләгә... Исән кала, бәхеткә! Ә менә аннан бер яшькә генә өлкән Менделеевск кызы 16 августта һәлак була. Бу, кызганыч, сирәк очрый торган хәл түгел, бигрәк тә җәй айларында!

Бу җәй вакыйгалары


Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз күпме генә кисәтсә дә, олы юлга чыгу белән күпләр «онытылып китә»... Хәер, юл хәрәкәте инспекциясе сезне саклау өчен төрледән-төрле эшләр алып бара: мәктәбегезгә килә, әти-әниләрегез белән очраша, рейдлар ясый... Бәлки, үзегез дә күреп беләсездер, быел, уку елы башлану белән, «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы үткәрелде: 15 сентябрьгә кадәр мәктәбегездә, сыйныфыгызда юл хәрәкәтен саклаучы абый-апаларны очратырга була иде. ГИБДД хезмәткәрләре көн-төн тырышлык күрсәтте, рәсми чыганакларга караганда, бер ай эчендә генә 147 чыгыш, 298 профилактик рейд, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен 1259 мәкалә әзерләнгән. Әле тагын мәктәпләрне дә тикшерергә, ачык дәресләргә, ата-ана җыелышларына йөрергә дә онытмаганнар! Ә барысы да сезнең саклыгыгыз өчен юкса.

машина 1

Укучыларыбыз үзләре дә кул салындырып, җылы якларга очкан каргаларны санап утырмый! Беләсезме, 813 рейдның 100-е  нәни инспекторлар ярдәмендә үткәрелә. Кагыйдәләрне бозучыларга  «Стоп – тормышыңа куркыныч яный!» дип аталган махсус карточкалар тутырыла. Барлыгы 3797 юл кагыйдәсен бозучы укучы теркәлгән. Ә бу бит бер ай эчендә генә, санаулы көннәрдә генә...

Шул абый-апаларның эшен бераз гына җиңеләйтү, ә сезне бераз гына диккатьле итү өчен, әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр бергәләп кабатлап узыйк.


https://youtu.be/6h-AhqYMOo0

САНЫЙ БАШЛАСАҢ...


Ел башыннан август аеның ахырына кадәр республикабызда балалар катнашкан 419 юл һәлакәте теркәлгән: аларда 10 бала вафат була, 442 исә төрле дәрәҗәдәге яралар белән котыла. Күрсәткечләр, ни кызганыч, узган елга караганда югарырак. Һәлакәтләр саны 13%, яраланучы балалар саны 15% арта. 140 ДТПга 7 яшен дә тутырмаган сабыйлар эләгә, бу исә 33% дигән сүз. Җиде яшьтән унга кадәр һәм уннан ундүртә кадәр – 109-ышар очрак теркәлә, бу 26% дигән сүз. Калган 15% ундүрт-уналты яшьлекләргә кала.

Саннарга гына караганда куркыныч та түгелдер кебек. Ә бит һәр һәлакәт – кимендә бер гаиләнең трагедиясе... Ни кызганыч, гаеплеләр арасында сез дә бар, дуслар. 209 һәлакәт нәкъ менә юлда йөрү кагыйдәсен бозган яки игътибарын җуйган нәни җәяүлеләр катнашында... Нәтиҗәдә, 3 бала һәлак була, 211-е травмалар ала. Бу күрсәткечләр дә узган елгылардан күбрәк!

Беләсезме, 109 юл һәлакәтендә (ә бу бит 30%ка якын дигән сүз!!!) бала-чагалар үзләре гаепле: күбесе юл кагыйдәләрен бозуны уен дип кабул итә. Имеш, машина алдыннан йөгереп чыгу, кызыл утка юл кичү бер маҗара. Ләкин тормышның чынбарлыгы аяныч: әлеге маҗараларны төзәтү авыр, тормышны яңадан башлап уйнап булмый, бу сезгә компьютер дөньясы түгел. 85 кагыйдә бозучы – җәяүлеләр, 24 – велосипед яки мопед җигүче дуслар икән.

Ике тәгәрмәчне җигеп юлга чыгучылар! Ссүз сезгә килеп җитте. Баксаң, велосипедист балалар катнашында 42 ДТП теркәлгән, нәтиҗәдә, бер бала һәлак була, калган 41-е төрле җәрәхәтләр белән генә котыла. Иң батырларыгыз мототранспортны җиккән дип ишеттек, шуларның икесе исә һәлакәткә юлыга. Бәхеткә, үлеп калучылар бу юлы юк.

Юл хезмәткәрләре иң күп авария була торган көн дип җомганы билгели. Ә иң куркыныч вакыт: кичке биш, алты, җиде арасы. Аңлашыла да инде, ял көннәре алдыннан кешеләр бераз диккатьсез, арыган була, өйләренә ашыга. Ләкин ашыккан ашка пешкән дигән мәкалне онытмасак икән.


машина 2

Юл кагыйдәләре:




  1. Җәяүле кеше юлның йөреш өчен аерылган урыныннан (тротуар) гына хәрәкәт итәргә тиеш, машина юлына аяк басу – канунны бозу.

  2. Велосипедлы дуслар өчен исә махсус юллар билгеләнә. Аларны велосипед рәсеме белән тамгалыйлар.

  3. Юлны кичеп, каршы якка чыгар алдыннан башта сул якка, аннары уң якка карарга онытмагыз!

  4. Велосипедта йөрүчеләр  «зебра»дан юлны кичеп чыкканда, җәяү хәрәкәт итәргә тиеш, чөнки ике тәгәрмәчле дусларына «атланган» очракта, алар пешеход дип исәпләнми һәм «зебра»ны куллану хакыннан мәхрүм ителә.

  5. Юл кырыенда уйнау, йөгерү, шаяру катгый рәвештә тыела. Уеннан уймак чыгуы турында онытмасак иде. 2016 елда күп кенә һәлакәтләр шундый игътибарсызлык аркасында килеп чыккан.

  6. Юлга чыгыр алдыннан әзерлегегезне тикшерегез: велосипедларыгызда махсус утлары (алдан-арттан), төзек тормоз системасы булырга тиеш. Велосипед кулланучының махсус ут кайтаручы тамгалары булган кием һәм каскасы булу шарт!

  7. Юлны чыгар алдыннан шуны тикшерегез: юлдан килүче машина сезне ерактан күрәме? Хәтта «зебра»да булсагыз да, яшел утка атласагыз да, карамый-нитми үзегезне юлга ыргылмагыз: әйе, сез, бәлки, кагыйдәләр буенча хаклы да була алырсыз, ләкин машина туктап җитә алмаска мөмкин.

  8. Велосипедка атланып, олы юлга чыкканда уң-сул якка борылыр алдыннан бирелә торган, туктаганда күрсәтеләгән кул ишарәләрен өйрәнергә онытмагыз.



Ничек кенә булмасын, без мәктәпкә йөри башлаганнан бирле, үз-үзебез өчен җавап бирә башлый торган кешеләр. Әти-әниләрегезне борчуга салмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев