Логотип Идель
Ялкын

ЮНИ, АЛСУ ҺӘМ ИТИЛГА ИПТӘШ БУЛДЫ: WORLDSKILLS ТАЛИСМАНЫ САЙЛАНДЫ



Юни барсигы, Алсу һәм Итил... Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты җанаталарлары аларны яхшы хәтерлидер. Бүген алар рәтенә Skillsi дигән «егет» тә килеп кушылды.


Казан 2019 елда WorldSkills буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Шул уңайдан, әлеге чараның талисманын уйлап табуга корылган бәйге узды. Конкурска 72 катнашучының 81 эше кабул итеп алынды.Шунысы кызык: талисман уйлап табучылар арасында төрле яшьтәге кешеләр булды. Мәсәлән, иң өлкән катнашучыга 68 яшь булса, иң яшенә – 16. Талисман идеяләренең күбесе бер-берсен кабатлаган. Шуңа да Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында тавыш бирү дә оештырылды. Әйтергә кирәк, 81 эшнең бары тик 30ы гына тавыш бирү этабына сайлап алынган. Нәтиҗәдә, Максим Овчинниковның талисман эскизы иң яхшысы, дип табылган.
SKIILSI ИКЕ-ӨЧ КӨНДӘ УЙЛАП ТАБЫЛГАН
Бәйгенең җиңүчесе – Самарада яшәүче Максимга Skillsi талисманын уйлап табу өчен күп вакыт кирәк булмаган. Аның эскизын ул бер көн эчендә ясаса, тулысынча уйлап бетерү өчен тагын бер-ике тәүлек кенә кирәк булган икән ләбаса.- Мин моңа Сочида узган кышкы Олимпиада уеннары, 2018 елда узачак футбол бунча дөнья чемпионатына талисман сайлап алуны да күзәтеп бардым. Шуңа да WorldSkills чемпионаты талисманын ясауга бәйге игълан ителгәч, үземне сынап карарга булдым. Моңа кадәр шушындый төрдәге конкурсларда бер дә катнашканым булмады. Соңыннан, чемпионат турында күбрәк кызыксынып киттем, – дип сөйли Максим Овчинников.Самарада гомер итүче 27 яшьлек егетнең профессиясе турыдан-туры график дизайнына бәйле түгел. Максимның төп шөгыле – архитектура. График дизайны аның өчен хобби генә.Егет ясаган талисманның исеме чемпионат исеменнән алынган, «skills» сүзе инглизчәдән «күнекмәләр», дип тәрҗемә ителә. Башта егет талисманны кондыз һәм ябалак буларак күзаллый. Бу аңлашыла: кондыз – хезмәт яратуы, түземлелеге белән аерылып торса, ябалак исә һәрвакыт зирәклек белән ассоциацияләнә. Ләкин Максим соңрак бу идеяләрдән баш тартып, талисманны кеше итеп сурәтли. Сайлау алдында калган Максимга дуслары да ярдәмгә килгән. Нәкъ менә алар үз киңәшләре белән талисман авторына ярдәм итеп, аны канатландырып торган.Талисманны тудыру өчен график әсбаплар кулланылган. Алар арасында гадәти карандаш, фломастердан алып, башка төрләренә кадәр бар. Талисманның «эмбрион»ы кәгазьдә барлыкка килсә, дөньяга инде ул компьютердагы график редактор ярдәмендә «аваз салган».
ЧӘК-ЧӘК ЯРАТУЧЫ ТАЛИСМАН
Конкурс таләпләре арасында талисман эшче профессияләрне үстерү, шулай ук Россия һәм Татарстан республикасының милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга тиеш булган. Самара егетенең эше исә бу таләпләргә туры килә. Skillsi костюмында Татарстан республикасы флагы төсләрен дә күрергә мөмкин. Прическасында исә WorldSkills чемпионатының үз төсләре урын алган. «Татарстанның гербында төшерелгән барстан һәм башка үзенчәлекләрдән мин бераз читкә китәргә булдым. Чөнки универсаль персонажны ясарга теләдем», – ди талисман авторы.

Автор уйлаулары буенча, Skillsi – заманадан калышмый торган, технологик яктан хәзерлекле, эш сөючән егет. Үзенең күнекмәләре ярдәмендә фән, техника һәм сәнгать кебек өлкәләрдә дә югалып калмый. Аны акылы, технологик букчасы аерып тора. Юмор хисен аңлый торган талисман чәк-чәк өчен үлеп китә.Талисманны уйлап табу конкурсында Skiilsiдан кала, «Вовка-мастер», «Оста һәм Батыр», «Зилант», «ANTошка үрмәкүче», «Данила-мастер», «Сава», «Кот Казанский», «Энцо барсы», «Сәгыйть исемле үрмәкүч» кебек эскизлар да булган.

Билгеле ки, конкурста катнашкан һәр кеше җиңүгә омтыла. Шуңа да Максимның эше сайлап алынуы аның өчен бик куандыргыч хәл булган. Тавыш бирү буенча Максимның талисманы дүртенче урынга чыкса, жюри исә аны беренче урынга чыгара.

Сер түгел, конкурста җиңү өчен 100 мең сум күләмендә акча да бирелде. Максим аны техник һәм график инструментлар алу өчен тотарга җыена. Ул интерьерларның дизайны, шәһәр читендәге өйләрне проектлау белән шөгыльләнә.

Самара егете соңгы тапкыр Казанда  биш ел элек булган. «Әлегә кадәр мондый мөмкинлек булдырылмаган иде. 2019 елда Казанга мин, һичшиксез, киләчәкмен», – ди ул.
БАШКА ТАЛИСМАННАРНЫ САЙЛАУ НИЧЕК БАРГАН?
Казанда уздырылган дөньякүләм бәйгеләргә талисман сайлау да шулай ук уза идеме соң?

2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиаданың төп символы буларак Юни исемле барс сайлап алынган иде. Бу, әлбәттә, юкка түгел иде. Чөнки ак барс – Татарстан символы. Ул республика гербында да сурәтләнгән, күп кенә коммерция оешмаларында, хоккей командасы исемендә дә чагылыш таба.

2015 елда Татарстан мәркәзендә уздырылган Су спорты буенча дөнья чемпионаты талисманы хәтта икәү булып чыкты. Талисманны сайлап алу бәйгесендә Анастасия Цыгина җиңеп чыкты. Ул муенында алтын медаль кигән, йөзү костюмында, аякларынңа су полосы тубы тоткан барсны сурәтләгән булган. Нәтиҗәдә, Итил һәм Алсу барслары чемпионат символы әверелде.

Skillsi исемле егет тә 2019 елда WorldSkills чемпионатында Казан данын еракларга җиткерергә булышыр дип өметләнәсе килә.
// "Интертат"//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев