Логотип Идель
Ялкын

«МАЙКЛ ФЕЛПС – БӨЕК СПОРТЧЫ»

Лондондагы Олимпия чемпионы, Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә алтын алган Көньяк Африка йөзүчесе Чад Ле Кло су мундиаленә йомгак ясады һәм үзенең хис-тойгылары һәм Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага планнары белән уртаклашты.- ДЧ-2015тән алган хис-тойгыларыгыз нинди?- Бар да бик әйбәт! Монда бөтен шартлар да тудырылган, һәм без, спортчылар, бу вакыт эчендә үзебезне бик әйбәт хис иттек. Монда бик яхшы бассейн, тамашачылар бик күп. Тагын шуны әйтәсем килә, хыялым тормышка ашты – мин футбол стадионында йөздем. Мин балачактан футбол белән шөгыльләндем, һәм миңа монда чыгыш ясавы гаять рәхәт булды.  

- Үз нәтиҗәгез белән канәгатьме?

 - Мин Казандагы Дөнья чемпионатындагы нәтиҗәмә бик шат, мин дөньяның иң яхшы спортчылары арасында алтын алдым, минем көндәшләрем, чыннан да, бик көчлеләр. Бу бик рәхәт кичерешләр.  

- Үзегезнең якындагы көндәшегез, мөгаен, Дөнья чемпионатында иң төп көндәшегез - Венгрия йөзүчесе Ласло Чех турында нәрсә әйтә аласыз?

- Мин Ласло Чехка сокланам, ул бик көчле спортчы. Әмма бу спорт – бүген син беренче булсаң, иртәгә икенче берәү лидер. Бу юлы беренчелек миңа эләкте, аның бит, чыннан да, җиңәр өчен шанслары бар иде, бу юлысы бәхет миңа елмайды.

- Лондондагы Олимпиадада Сез легендар Майкл Фелпсны узып киттегез һәм алтын медаль алдыгыз. Олимпия уеннарына ул формага кайтып бетәр дип уйлыйсызмы, һәм бер елдан соң нәрсәләр булыр?

- Майкл Фелпс Олимпия уеннарына формага кайтса, бу бернәрсәне дә үзгәртмәячәк. Ул бит, чыннан да, бөек спортчы, һәм мин аны үземнең кумирым дип атый алам. Мин Майклны бик хөрмәт итәм. Һәм минем өчен барыбер – иртәгә йөзәргәме, бер атнаданмы яисә бер елдан Олимпия уеннарындамы, бу спорт, һәм ситуация гел үзгәреп тора. Бүген мин алтын медаль отарга мөмкин, ике яисә өчне, ә аннары… Минем өчен үзем булдыра алган нәтиҗәне күрсәтү мөһим, даими рәвештә күнегүләр барышында үз күрсәткечләремне яхшырту. Әгәр дә мин Олимпия уеннарында җиңә алсам – бик шәп була. Олимпиада – ул бит иң мөһим ярышлар, иң зур ярышлар, мөгаен, һәр спорчы тормышында да бу шулайдыр.

- ДЧ-2015тә искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән Азия спортчылары күп булды. Сезгә бу гаҗәп булдымы?

- Гадәттә, иң көчле йөзүчеләр америкалылар дип санала. Азия спортчылары, чыннан да, бу вакыт эчендә бик “үстеләр” һәм югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Ирекле стиль белән йөз метрга Кытай спортчысы җиңгәнне белгәч, мин “Вау!” дидем.

- Ә яшь спортчылар турында нәрсә әйтә аласыз? Мәсәлән, яшь америкалы Кэти Ледеки турында?

-  Ул искиткеч! Һәм ул ДЧ-2015тә күрсәткән бар нәрсәләр таң калдырырлык. Мин аның һәр чыгышына шаккатам.   

- Сезнең әтиегез Сезнең тренерыгыз икән. Бу Сезгә нинди дә булса басым ясамыймы?

- Юк, киресенчә. Сез инде әтиегезнең басымы Сезнең нәтиҗәләрдә чагыла дип әйтергә телисездер, чынлыкта исә, безнең мөнәсәбәтләр бик шәп, һәм ул миңа бик ярдәм итә. Минем туганым да монда, ул да миңа көч биреп утырды. Шундый чакларда гаиләң үзең белән янәшә булу бик рәхәт. 

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев