Логотип Идель
Ялкын

МӘХӘББӘТКӘ БЕР АДЫМ...

Бу дөньяда һәр кешедә үзенә генә хас үзенчәлек бар. Характерлары, йөзләре төрле булсалар да, алар барысы да  тормыш сукмагыннан баралар һәм шул юлдан атлаганда төрле вакыйгаларга тап булалар. Кеше кайчан да булса үзгәрә. Яхшыгамы, начаргамы, тик ул бары бу  дөньяга башка күзеклектән карый башлый. Ә нәрсә этәрә соң аны бу адымга? Ул үзенең хаталарыннан нәтиҗә ясый һәм янә сайлау каршында кала. Күңеленә якын  булганны сайлап ала. Мине кешенең психологиясе кызыксындыра. Шуңа күрә бу "Мәхәббәткә бер адым" исемле хикәямне күбрәк кешенең эчке халәтенә багышладым.



Беренче уку көне


Язгөлне яңа мәктәпкә күчерделәр. Әти-әнисенә бу мәктәптә тырышып укырга күптән сүз биргән иде инде ул. Әмма сыйныфка керү белән аны җылы каршы алучы булмады. Барысы да ул хыялланганча килеп чыкмады. Киеме дә башка кызларныкы кебек модадагы яңа кием түгел, чәчләре дә кечкенә кызларныкы күк ике толымга  үрелгән.


Ә шулай да ул искиткеч кыз! Шомырт төсендәге күзләре ялтыр-йолтыр янып торалар. Алсу иреннәре һәрчак елмаюны югалтмыйлар. Аның чибәрлеген, хәер, күрмәделәр дә диярлек. Сыйныф җитәкчесе класска керү белән, Язгөлнең күңеленә җиңеллек керде.




  • Укучылар, бүген безнең сыйныфка яңа укучы кызыбыз Язгөл Сафина килде. Ул сезнең белән 8 нче сыйныфны дәвам итәчәк. Алар гаиләләре белән авылга яңа күченеп килделәр. Язгөл белән тиз арада дуслашырсыз дип уйлыйм.


Укытучы сүзен төгәлләгәч, Язгөл арттагы буш парта артына барып утырды. Никадәр кыен булса да сиздермәде. Елмаюлы йөзен һәр кешегә ташлап, барлап чыкты. Укучыларның үз-үзләрен тотышлары кызык иде аңа.


Беренче уку көне бик авырга туры килде. Нигәдер бер укучы белән дә уртак таба алмады ул. Урамнан кайтып барганда, артында кемдер чабулап килгән тавыш ишетелде. Бу – сыйныфның иң “текә” егетләрнең берсе – Айгиз иде. ”Язгөл,тукта әле!” – дигән тавышын ул ишетмәде дә диярлек. Чөнки Айгизнең чибәрлегенә карап, сокланып басып тора иде.




  • Тиз йөрисең икән үзең, артыңнан куып та җитеп булмый.

  • Өйгә ашыгам.

  • Ә мин танышмакчы булам тагы.

  • Гафу ит, икенче юлы.

  • Кая торганыңны гына әйт инде, ичмаса.

  • Мәдинә әбиләргә кайттык.

  • Күрешкәнчегә кадәр.

  • Хуш.


Язгөл башын түбән иеп, кайтып китте. Әбисенең йортында эш җитәрлек: ашарга әзерләргә, мунча ягарга, кер юарга кирәк. Әти-әнисе Язгөлне алып кайтып куйдылар да, үзләре калага эшкә киттеләр. Язгөл авыру әбисе белән икәү генә калды.


Мәктәптән кайтышка әбисе тәмле исләрен чыгарып коймак пешереп маташа иде. Әбисенең  йорт эшләре белән мәшгуль булганын күреп, Язгөл куркуга калды.




  • Кызым, кайтып җиттеңме? Әйдә, коймак белән сыйлыйм үзеңне.

  • Әби, нигә урыныңнан тордың инде? Сиңа артык эшләргә ярамый бит.


Язгөл әбисен көчкә үгетләп бүлмәсенә кертеп яткырды һәм коймак белән чәй эчәргә кереште. Аш-суга оста аның әбисе. Коймаклары да тел йотарлык булган иде. Тәмләп чәй эчкәннән соң, әбисен да сыйлады. Ә аннан утырып күңел бушатып сөйләштеләр. Шулай кич җиткәне сизелми дә калды. Язгөл йокларга яткан саен догалар укып йокыга китә торган булды. Һәр үткән көне өчен Аллаһка шөкер кылды.



Кешене эшләгән хатасы өчен кичерү дөресме?


... Сыйныфка керә-керешкә үзенең урынында кичәге егет Айгизне күрде. Елмаюлы йөзе белән аңа юнәлде. Янып торган күзләрен Айгизгә төбәп: “Бәлки минем урыннан торырсың?”. Айгиз кырыс итеп кенә: “Сатып алдыңмы әллә?” – дип сорауга сорау белән җавап бирде. Кичә генә ягымлы тавыш белән: “Танышыйк”, – дип торган егетне бүген алыштырып куйганнар иде. “Син миңа үпкәләдеңме әллә?” – дип сорады Язгөл янә түземлеге бетеп. “Кечкенә кызларга үпкәләмим мин”, – дип егет шаркылдап көлеп җибәрде. Аңа башкалар да кушылды. Язгөл Айгизне еш уйлап йөрде. Гаеп үзендә калмасын дип аннан гафу да үтенде, тик тырышуы файдасыз булды. Кызчык кечкенә булса да, башка иптәшләреннән акыллылыгы белән аерылып торды. Дәрестә һәрчак дөрес җавапны ул әйтте.


Әдәбият дәресендә укытучы мондый сорау бирде: “Кешене эшләгән хатасы өчен кичерү дөресме? Сез кичерер идегезме?”. Язгөл урыныннан торып, такта янына чыгып басты да, күзен Айгиздән алмыйча, матур җөмләләрен тезеп китте. “Кешене кичерә белергә кирәк. Чөнки хата кылган кеше кайчан да булса, үзенең гаебен аңлый һәм үкенә. Бу тормышта уйламаган кеше дә ярдәм кулы сузарга мөмкин. Үзеңне кичерсеннәр дисәң, уйла – син үзең кичердеңме?” Сүзен төгәлләп урынына барып утырды. Сыйныфта тынлык урнашты. Хәер, монда артык сүзләр кирәкми дә иде. Айгиз Язгөлгә борылды да: “Гафу ит мине”, – дип пышылдады. Язгөл, кичерәм дигәндәй, аңа елмаюлы карашын ташлады.


Икенче көнне алар арасында яхшы мөнәсәбәт урнаша башлады. Айгиз класста баштагы кебек әшәке егетләрдән саналмый инде. Язгөл белән ул бик күп яхшылыкларга өйрәнде. Язгөлнең һәр әйткән җөмләсен тын да алмыйча тыңлады. Бер әңгәмәләре вакытында алар дөньягы һәр нәрсәнең кадерен белү турында сөйләштеләр.




  • Ә беләсеңме, Айгиз, бу тормышка һәрвакыт яратып карарга кирәк. Бөтен нәрсәнең бөртегенә кадәр кадерен белергә кирәк.  Тормыш шундый матур һәм тылсымлы бит.

  • Язгөл, син каян табасың мондый сүзләрне?

  • Алар миңа үзләре киләләр. Фикер бит ул бөтенләй кызык нәрсә. Без бер минут эчендә ни турында гына уйларга өлгермибез. Әле фикеребезне җыеп кешегә җиткерәбез. Кызык бу  дөнья дигәннәрең.

  • Рәхәт синең белән, Язгөл....

  • Рәхмәт, Айгиз. Ә син шундый үзгәрдең. Сизәсеңме? Миңа башка төрле эндәшә идең, ә хәзер...


Кинәт урам кырыенда җыелып торган егетләр Айгизне үзләре янына чакырып алдылар.




  • Миңа китәргә кирәк. Иртәгә сөйләшеп бетерербез.

  • Хуш, Айгиз.


Айгиз, чыннан да, башка кешегә әйләнде дә куйды. Күбрәк вакытын Язгөл янында үткәрде. Ә бит аның яхшы якка үзгәрүенең сәбәпчесе – Язгөл.



Матур могҗиза


... Уку еллары ахырына якынлашып килгән чак. Ниһаять, урамда язгы май аеның исе аңкый. Сагындырган язлар! Бөтен табигать  ямьгә күмелде. Моң өстәп кошлар да туган авылларына сагынышып кайканнар иде инде. Ояга сөенгәннәрен күреп, Язгөлгә рәхәт булып китте.


“Сезнең җылы өегез – оягыз бар. Ә бит оя таба алмаган кошлар да юк түгел. Андый тормышны беркемгә дә бирмәсен!” Язгөлнең хыялланып утырган мизгелен Айгиз бүлде:




  • Язгөл, чык әле тизрәк! – дип ашыгып кына кычкырды ул койма яныннан.


Язгөл бакча эшләрен эшләргә чыгып утырган килеш иде.




  • Язгөл, әйдә инде тизрәк минем белән! Бер матур могҗиза күрсәтәм!


Алар тиз генә су буена төшеп киттеләр һәм киң аланга килеп чыктылар. Бу аланны Язгөлнең язын күргәне юк иде. Бөтен җир чәчәккә күмелгән әкият аланы иде бу. Чут-чут  кошлар сайравы ишетелә. “Язгөл, сине шушы ромашкаларга тиңлим!” – дип бер кочак чәчәк сузды Айгиз, кызаруын сиздермәскә тырышып. Язгөл шаян гына елмаеп чәчәкләрне алып иснәде. Алар шулкадәр хуш исле иде! Шәһәрдә мондый матурлык бер җирдә юк. Авыл үзенә күрә гаҗәеп дөнья! Саф һава сулап, көлешеп уйнаулары кичкә кадәр сузылды. Язгөлнең өйгә кату уенда да юк иде әле. Ул су янына килеп утырды.




  • Күптән шушында кайткан булсам... Мондагы гүзәллекне бер җирдә дә күргәнем юк.

  • Ә нигә кайтмадыгыз соң сез? Әти-әниең  бер дә авылда күренмиләр.

  • Алар үз эшләренә чумганнар. Эш-өй-эш. Мин аларны гаепләмим дә, үпкә дә сакламыйм. Иң мөһиме – алар исән-сау. Әбием янында да бик рәхәт.

  • Язгөл, сиңа бер үтенечем бар, әгәр әти-әниең сине кире калага алып китәргә уйласалар, зинһар китә күрмә. Син минем өчен якын кеше. Син килгәч кенә мин тормышны ярата башладым. Рәхмәтем чиксез сиңа.

  • И, җүләркәем, сине ничек ташлый алам ди инде мин. Юкны сөйләмә.


Айгиз шулчак калтырана-калтырана гына Язгөлнең кулыннан тотты. Язгөл сискәнеп, аңа карады. Диңгез төсендәге күзләре, әйтерсең, ай яктысында ялтырый иделәр. Ул аларга мөкиббән китеп карап торды да, кулын аның кулыннан алды: “Кайтырга вакыт. Инде соң, әбием борчыладыр,” – дип алга юнәлде. Ә бит ул минутларда Язгөлдән дә бәхетле кеше юк иде.


Кояшның назлы нурларына уянган Язгөлгә сокланмый мөмкин түгел. Аеруча ул бүген балкып тора. Мәктәптә дә аны  кояшка тиңлиләр, дип сокланалар. Язгөл кибеттән кайтып килгәндә, олы юлдан кайтырга булды. Кулында авыр сумкалары аңа алга тиз атларга ирек бирмәделәр. Шулчак күзе күктәге парлашып очкан кошларга төште. “Ниһаять, сез кавышкансыз!”дип әйтеп бетерергә өлгермәде, кисәк уң яктагы урамнан җиңел машина кызулап килгәнен сизмәде.



Язгөл - көчле кыз


Икенче көнне ул мәктәпкә килмәде. Айгиз ни булганын белмичә, Язгөлнең өенә чапты. Түрдә авырып яткан Мәдинә әби аңа җүнле-рәтле җавап кайтара алмады. Күрше Алсинәне очратып, тиз генә аннан сорарга кереште. Алсинә башта әйтәсе сүзен җыя алмады. Аннан өзек-өзек кенә “аны.. кичә.. машина.. бәргән” диде. Айгизнең күз алды караңгыланды. Өенә ничек кайтып җиткәнен ул хәтерләми.


Бөтен авылга таралаган бу хәбәр авыл халкын аяктан екты. Капка төпләрендә машина килеп туктаганын күрү белән Айгиз янә Язгөл өенә чапты.  Машинадан төшкән хатын елап шешенеп беткән иде.




  • Апа, әйтегез, зинһар, Язгөл кайда? Аның хәле ничек?

  • Кызыбыз авыр хәлдә. Ул район больницасында ята. Хәзер шунда барабыз.

  • Ярыймы, мин дә сезнең белән?

  • Энем, ярамый. Язгөл  сәламәтләнгәч  барырсың.

  • Юк, мин аңа хәзер кирәк.

  • Яхшы, утырсын, – диде ире.


Язгөл өченче палатада ята иде. Аякларына бик нык зыян килгән. Айгиз палатага керү белән, кулындагы күчтәнәчләре төшеп китте. “Язгөлем! Бәгърем! Нишләттеләр сине?!” – дип үксеп еларга тотынды һәм шулчак ыңгырашып Язгөл “су” диде. “Хәзер, Язгөлем, хәзер алып киләм!” дип ул аңа су эчерде. Чәчен сыйпап, маңгаеннан үпте.




  • Айгиз, синме бу?

  • Әйе, мин, Язгөлем!

  • Ни булды соң миңа?

  • Син ял ит, Язгөл. Сиңа әлегә сөйләшергә һәм борчылырга ярамый.


Палатага баш табиб килеп керде. “Кызыгыз көчле кыз. Артык зыян юк, тик менә аяклары гына хәрәкәткә килер өмете аз..”


Айгизне яшен сукккан күк булды. “Табиб, бәлки берәр чарасы бардыр. Операция юлы белән дә булмыймы соң? Зинһар, әйтегез!” – дип хатын еларга тотынды.




  • Бар, тик күп күләмдә акча тәлап ителә.


Ир белән хатын баш селкеделәр. Айгиз шулчак урыныннан кубып өзгәләнеп аларга карады:




  • Нигә башыгызны идегез? Акчагыз җәлме? Сезнең бер елга кызыгызны кайтып та күргәнегез юк. Ул авылда авыру әбисен карый. Көне буе эшлисез, акча сорагач акчасыз кешеләр кебек рәвеш чыгарасыз. Оялыгыз әзрәк. Ходай каршында җавап тотасыгыз да бар бит!


Бу сүзләр ир белән хатынны гына түгел, коридордагы халыкны да таң калдырды. Айгизнең бу сүзләре йөрәк сыкрануыннан чыккан хисләр иде. Әти белән әни дәшмәде. Монда каршы килүнең файдасы да юк иде инде. Ул хаклы, алар кызлары каршында бик гаепле иделәр.


Язгөлгә операциягә акча хәйран кирәк иде. Җитмәсә, аны бәргән машинадагы кеше дә авылдан чыгып качкан. Аны эзләү эше кузгатылган иде. Айгиз сыйныфташларыннан әҗәткә акча җыеп чыкты. Аннан иң кыйммәтле ноутбук, телефонын сатты. Шулай җыела торгач, акча да җитәрлек булды. Бары тик операция көнен генә көтәсе калды. Айгиз бер көн дә Язгөл яныннан китмәде. Матур шигырьләр укып күңелен юатып торды.


Операция көне килеп җитте. Айгиз белгән бөтен догаларын укыды. Кошларга җим салды. Хәер өләшеп йөрде, тик районга бара алмады. Көне көн, төне төн булмады аның. Тәрәзәгә күзен төбәп “Йә,Раббым! Язгөлнең аякларын хәрәкәтле ит. Мәхәббәтем хакына!” – дип пышылдады, күз яшьләрен тыя алмыйча. Әллә чынлап та яратты микән ул аны? Хәер, яратмаса ул дип яшәр идеме соң?


Икенче көнне Язгөл күзен ачты. Кояш нурлары аның битләрен назлап үптеләр. Шулвакыт ишектән кулына бер кочак чәчәк тоткан Айгиз килеп керде. Язгөл көч-хәлгә елмаеп аңа карады.




  • Нихәл, Язгөл?

  • Түзәрлек. Рәхмәт, Айгиз.

  • Ниһаять, аңыңа килдең. Сине кояш та өзелеп көтте.

  • Сизәм, Айгиз.

  • Язгөл, син тиздән больницадан чыгачаксың.

  • Аякларым тоймый... Алар, нәрсә йөрмиячәкме әллә? (Язгөл курыккан караш ташлады)

  • Әле ничек кенә йөриячәк! Йөгереп йөричәксең, Язгөлем!


Айгиз теманы борырга теләде:




  • Телисеңме, үләнле чәй алып керәм?

  • Кирәкми, рәхмәт. Янымда гына утыруың да җаныма шифа бирә.


Аларның сүзләре шулкадәр күп җыелган ки, хәтта медсестра да аларны аера алмады. Айгиз бәхетле иде! Ул Язгөле янында. Аның күңелендә өмет барлыкка килде.


Бер атна сизелми үтеп китте. Язгөлне больницадан чыгардылар. Айгиз аны кулына күтәреп өй түренә кадәр алып кереп куйды. Аяклары әлегә хәрәкәткә килә алмый иде кызның. Язгөлне әбисе бигрәк тә сагынган “Минем күз нурым, ниһаять, безнең өйгә дә кояш нурын сибә башлады”. Язгөл коляскада булса да, сау-сәламәт бала кебек очынган күк йөрде. Елмаюлы йөзе шул ук иде аның.


Икенче көнне үк Айгиз аны урамга алып чыкты. Урамда очраган кешеләр Язгөлне күреп шаккаттылар. Коляскадагы Язгөл елмая, көлә иде.




  • Айгиз, мин синең белән башка теге аланга бара алмам инде.

  • Ник алай дисең? Әлбәттә, барабыз. Менә аякларың рәтләнер дә чабып төшерсең әле.

  • Алар йөрмәс шул инде.

  • Алай димә. Син яхшы кыз. Аллаһ сиңа бәхет насыйп итәчәк.

  • Рәхмәт сиңа, Айгиз. Авыр чакта янымда син буласың, тик минем сиңа йөк буласым килми.

  • Мин үземә кешеләрне үзем сайлыйм. Син минем өчен сау-сәламәт кыз, элеккеге Язгөл кебек.


Язгөлнең күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Айгиз аны тиз генә башка якка этеп алып китте.



Мәхәббәткә бер адым...


Язгөл һәр көнен кояш астында уздырганганмы, янында яхшы кешеләр булгангамы, үзен чиксез бәхетле итеп тойды. Ә бит үзе үк кайчандыр, “Һәр нәрсәнең кадерен белергә кирәк” дия иде. Ә үзе белдеме икән? Тормыш төрле яктан сыный шул ул. Хаталанганыңны сизми дә каласың. Нәтиҗәсе генә беленгәч, аңлыйсың.


... Айгиз көн саен Язгөлгә шигырьләр укыды. Үзе дә аңа багышлап язгалады. Язгөл аның янында үзен кирәкле итеп хис итте. Аның белән һәр минут кадерле иде аңа. Июль урталарына кадәр алар бакчада сөйләшеп утырдылар. Беркөнне Айгиз аны үзләренең аланнарына алып төште. Анда шул ук матурлык. Шул ук чәчәк дөньясы. “Искиткеч!” - диде Язгөл, куанычы эченә сыймыйча. Ә бит ул бу аланны шундый сагынган иде. Күзләренә яшь тулды. Айгиз аңа ромашкалар җыеп бирде. “Алар сине көтте, Язгөлем!” Язгөл шулчак Айгизнең кулын тотып алды: “Якынрак килче, Айгиз”. Айгиз аның каршына килеп басты, тик эш нидә икәнен аңышмаган иде әле. Язгөл аны кочаклап алды да коялскадан өскә күтәрелде һәм Айгизне кысып кочаклап “Мин үз аякларымда басып торам, мин аларны тоям” дип пышылдады.


Шулчак Язгөлнең беренче адымын күргән кошлар “чут-чут” сайрарга керештеләр. Бу вакытта бөтен алан, бар табигать ике яшь парга бары тик бәхет кенә теләп соклана иделәр.


РӘФИДӘ ГАЛИМҖАНОВА,


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САБА РАЙОНЫ ЯВЛАШТАУ АВЫЛЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев