Логотип Идель
Ялкын

МӘХӘББӘТ ХАТЛАРЫ [РӘСИМ ТАРИХЫ]

Көннәрдән бер көнне, мәктәптән өйгә кайту белән, Рәсим үзенең исеменә килгән бер конвертка тап булды. Эчендәге чәчәкле кәгазьдә яңа язу белән сырланган әлеге юллар бар иде: «Рәсим әфәнде, мин сезне читтән яратып йөргән яшь кыз. Курыкмыйча үземнең бик чибәр икәнлегемне әйтә алам. Тормыштагы иң зур теләгем – сезнең тарафтан яратылу һәм сезгә кияүгә чыгу. Ләкин әлегә бик яшь булуыбыз сәбәпле, берничә ел көтәргә туры килер дип уйлыйм… Хәзергә үземне сезгә белдермәячәкмен. Хатларыгызны «……» адресына «таләп ителгәнчегә кадәр» дип җибәрегез. Минем әтием әйтеп бетергесез усал кеше, урамга да сирәк кенә чыгарга рөхсәт итә. Бәлки, берәр көнне күрешә дә алырбыз. Үземне хәзердән үк сезнең сөйгәнегез һәм кәләшегез итеп санаганга, сезнең белән күрешүне начар, йә булмаса гаепләрлек адым итеп күрмим. Өйдә көндезләрен берүзем булганлыктан, үземне бик күңелсез һәм ялгыз хис итәм. Хатларыгыз минем өчен зур юаныч булачак».

Уналты яшенә җиткән һәр мәктәп баласы кебек, Рәсим дә дөньяда мәхәббәттән дә әһәмиятлерәк һәм мөһимрәк әйбер юк дип уйлый иде. Бу хатны укып бетерү белән йөрәгенә ут капты диярсең. Гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, белмәгән бу кызга соңгы җүләр кебек гашыйк булды да куйды. Ул көнне кич белән кинога барырга тиеш иде, әмма бармады. Кайту белән бүлмәсенә бикләнде дә үзенә гашыйк бу кызга озын җавап хаты язарга кереште. Хатны почта тартмасына салганда, Рәсим үзен ун яшькә өлкәнрәк итеп хис итте, йөрәген сөйләп аңлата алмаслык горурлык биләп алды.

рәсим 1

***


Исемен Бәдия дип күрсәткән бу яшь кыз Рәсимнең бөтен хатларына да шунда ук җавап яза. Әгәр Рәсим җавабын бер-ике көнгә кичектерсә, Бәдия җил-давыллар кубара иде.
«Сезне шул чаклы сөйгәнемне, көннәр буе ялгыз булуымны, бар юанычым сезнең хатларыгыз икәнлекне белә торып, мине шулай көттерү дөрес дип уйлыйсызмы? Өстәвенә, хатларыгызны бик кыска язасыз. Әллә минем белән язышу күңелсезме? Һәм тагын бер үтенеч: хатларыгызны бераз матуррак һәм төгәлрәк яза алмассызмы икән?»

Рәсим кичләрен кайту белән, бүлмәсенә бикләнеп, сөеклесенә ярарга теләп, хатның караламасын кат-кат эшкәртеп, китаплар актарып, озын хатлар яза иде. Алай гына да түгел, Бәдия бик кызыксынучан булып чыкты. Кайчак шундыйрак сораулар да язып җибәрә иде:
«Өйләнгәч, ширбәт аебызны үткәрү өчен кайсы илне сайларбыз икән: Италияме, әллә Швецияме? Бу ике дәүләт ничегрәк икән? Кешеләре ничек яши, ниләр эшли? Ул илләргә бару өчен кайсы диңгезләр, илләр кичәргә кирәк?»

Йә булмаса:
«Син фәлән язучының фәлән әсәрен укыдыңмы? Иң ошаган урыннарын язып җибәрсәң, мин дә укыр идем...»

Рәсим сөйгәне алдында оятка калмас өчен, география һәм әдәбият китапларын актара, ул теләгән мәгълүматны табам дип, көннәрен китаплар арасында үткәрә иде.

рәсим 2

***


Көннәрдән бер көнне, Бәдия бер хатында аңа үпкә белдереп, болай дип язды:
«Сезнең белән күрешәм дип уйлап, кичә бар кыюлыгымны җыеп, мәктәптән кайтканыгызны юл читеннән карап тордым. Тик яшь сөеклегезнең барлыгын оныткансыз, ахры, киемегез бик начар күренә иде. Өс-башыгыз, ботинкаларыгыз пычракка баткан... Бала-чага кебек иптәшләрегез белән сугыштыгызмы әллә?.. Моны күреп, каршыгызга чыгып, сезне оялтудан курыктым да кире кайтып киттем».

Рәсим бик оялды, кәефе төште. Шул көннән башлап, ул өс-башын пөхтә тотарга тырышып, игътибар белән киенә башлады.

Икенче юлы Бәдия Рәсимнең мәктәптән чыгу белән туры өйгә кайтмавыннан, төнгә хәтле урамда йөрүеннән зарланды. Әллә Бәдиясе аны уйлап, өйдә сагыштан саргайганда, Рәсим башка кызлар артыннан чабамы? Инде Рәсим Бәдиягә дөньяда аннан башка бер генә кызны да яратмаячагы турында антлар эчеп, янында йөргән кызларга күзенең очы белән дә карамас хәлгә барып җитте.

Бер көнне кич Рәсимнең әнисе Нәдимә ханым ире Әхмәт әфәндене елар дәрәҗәгә җиткән кайгылы йөз белән каршы алды:

– Нинди бәлагә тарыганыбызны күз алдына да китермисең. Улыбызга Бәдия исемле бер кызый ябышкан. Бүген Рәсимнең бүлмәсен җыештырганда, аңа язган хатларын табып алдым. Бала кулдан ычкынып бара, Әхмәт... Берәр нәрсә уйлап тап... Тик, Ходай өчен, артыгын да кыланма, кызма... Синең кызу канлы икәнеңне бик яхшы беләм!..

Әхмәт әфәнденең йөзендә һичбер кызыксыну да, кызу да күренми, киресенчә, кет-кет көлеп утыра иде. Тавышын кысыбрак:

– Курыкма, хатын, улыбызга мәхәббәт хатлары язып аптыраткан кыз – мин бит ул!.. Улыбыз көннән-көн хөрәсәнгә әйләнеп барды. Мәктәптәге укытучылар да, мин дә аны матур язарга өйрәтә дә, күндерә дә алмадык. Ниһаять, уйлана торгач, бер әмәлен таптым бит... Бу кызга хатлар яза башлагач, Рәсимнең язуы рәтләнде. Сынауларны да әйбәт тапшырыр, киләсе елга калу турында сүз дә юк. Һәм, дөресен генә әйткәндә, мин дә заманында язуымны сиңа мәхәббәт хатлары язып кына төзәткән идем бит, Нәдимә!..

Төрекчәдән Энҗе ИБРАҺИМОВА тәрҗемәсе итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев