«МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕ»

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестиваль бүләкләре өчен 50 фильм көрәшәчәк. Моннан тыш, казанлылар фестиваль программасына кермәгән, ләкин бик кызыклы кинолар карый алачаклар.Әдәбият елы уңаеннан, фестиваль көннәрендә рус һәм татар әдипләренең әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны да күрергә мөмкин булачак. Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап, «Татарстан: на фронте и в тылу» сериясенә кергән фильмнар да күрсәтеләчәк.

«Ислам и просвещение» сериясенә кергән фильмнар мөселман мәгърифәтчеләре, аларның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланачак. Казан Кремлендә мөселман дөньясы культурасы, исламның таралышы, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк. Иммиграция, гастарбайтерлар, ят мохиттә үз юлыңны эзләү турында төшерелгән кинолар «Свой среди чужих» блогына берләштерелгән. «Синема Фарси» программасы Иран, Әфганистан һәм Таҗикстан фильмнарын, «Азиатская волна» — Кытай, Бангладеш һәм Корея картиналарын, «Регион.ру» блогы Россия режиссерларының эшләрен күрсәтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БЕР ТЕЛЕМ ИПИ
1336
0
0
Иҗат
ГОМЕРЛЕК САБАК
1569
0
0
Иҗат
«УТКИН МУЖ»
1619
0
0