Логотип Идель
Ялкын

МӨНӘСӘБӘТЛӘРГӘ «КЫРАУ» ТӨШТЕ...НИШЛӘРГӘ? [КИҢӘШ]

Кызганычка каршы, матур булып саналган парлар да иртәме-соңмы ташлашырга мөмкин. Бу очракны нинди билгеләр кисәтә ала соң? Әгәр шундый хәлгә юлыксагыз, нишләргә? Егет-кызлар, сезнең игътибарга!



  1. Киләчәк турында сүз чыкса ( киләсе атнада кинога бару, бер айдан бергәләп берәр түгәрәккә язылу, дуслар белән очрашу һ.б. булырга да мөмкин), ул сөйләшүдән кача. Аның киләчәккә карата "без" дигән сүзне кулланырга теләге юк.

  2. Социаль челтәрдә үзен икенче төрле тота. Статусын үзгәртә, бергә төшкән фотосурәтләрне ала, ялгызы йә дуслары белән төшкәннәрен генә калдыра. Комментарийларыңа җавап бирми, үзе сиңа язмый.

  3. Синең белән очрашырга вакыты җитми башлый. Әгәр аның чыннан да ниндидер эше булып, вакыты, көче җитмәсә, борчылырга кирәкми, ул ялганламый. Ә инде дуслары белән очрашырга, синнән башка берәр җиргә барырга, бүтәннәр белән аралашырга вакыт таба икән, димәк, ул синнән читләшә.

  4. Әгәр нәрсәнедер яшерүен, ниндидер мөһим әйберне әйтми калдыруын, теләсә нинди вак-төяккә ачулануын сизәсең икән, аның нигә үзен шулай тотуы турында сөйләшергә вакыт.

  5. Сезнең мөнәсәбәтләрдә нидер дөрес түгел кебек тоеламы? Ничек тә булса сөйләшергә, мөнәсәбәтләрне ачыкларга кирәк! Сузып, нидер көтеп йөрүгә караганда, барысын да ачыклап, нокта кую күпкә яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев