Логотип Идель
Ялкын

"МӘКТӘПТӘ 12 ЕЛ УКЫЙСЫҢ КИЛӘМЕ?!"

Голливуд фильмнарын караганда, океан артындагы мәктәп укучыларына кызыгып үлә торган инде: ничек теләсә, шулай киенәләр, кәттә машинада җилдерәләр, «пижама пати» үткәрәләр...


Ә син монда укырга җәяү яки шыплап тулган автобуста бер аягыңда басып барасың, көн дә бертөрле форма киясең, «Америка балаларының мәктәптә үз шкафчиклары бар, нигә бездә юк?!» ― дип сукрана-сукрана, 4-5 килолы сумка өстерәп йөрисең... Туктале! Дөресен әйт: тормышыңның астын-өскә китереп, аңа яңа импульс өстисең киләме? Килә икән, димәк, без синең белән бер дулкында!


Барасым килә – яшисем килми... диген


Студентларның алмашу буенча программалары шактый. Ә нәкъ менә яшүсмерләр өчен каралганнары – бармак белән генә санарлык. Иң танылганы – FLEX турында кайберләрегез, бәлки, беләдер дә. Ул Россия (СНГ) һәм АКШның өлкән сыйныф укучылары өчен. Аның кысаларында мәктәп укучылары инде 20 елдан артык алмашу уза. Ел саен 800ләп мәктәп укучысы бер ел Штатларда укып кайта. Алмашу дигәч тә, син читкә китеп, гаиләң чит ил укучысын кабул итәргә тиеш булачак дигән сүз түгел. Әти-әниең җиңел сулап куйса да була!


Конкурс шартлары буенча, син тиешсең:


― Россия мәктәбенең 8-10нчы сыйныф укучысы булырга;


― элегрәк АКШта яшәмәгән булырга;


― якын киләчәктә анда күчәргә җыенмаска.


Әзерлек өчен инглиз теленнән ГИА, ЕГЭ тестларын чишеп карау да зыян итмәс – сайлап алуның беренче турында инглиз теленнән тест тәкъдим ителә.


Икенче турга үтсәң, аудирование буенча биремнәр чишәсе һәм эссе язасы була. Эссеның темасын алдан белеп булмый, диләр. Иң яхшысы: әзерләнгәндә тулы бер дәфтәргә үзең турында инглизчә яз: холкың, кызыксынуларың, ни өчен АКШда укырга телисең һ.б. Стажлы «алмашучы»лар киңәше: АКШда яшәп кайту теләгең шулкадәр көчле икән, эсседа «би-и-и-ик каты барасым килә» дип яз, дәлилләр китер, «миңа бу бик кирәк» дип кабатла, әмма «киләчәктә Америкада яшисем килә» ише җөмләләр кыстырудан уттан саклангандай саклан.


Инде өченче этапка да үтсәң, сөйләм телеңне чарларга кирәк булыр: оештыручылар белән ике телдә дә (русча һәм инглизчә) күп аралашырга туры киләчәк. Бөтен булган уңай сыйфатларыңны эшкә җигеп, аралашучан, кызыксынучан икәнлегеңне исбатла. Бу турны да үтсәң, Welcome to the USA (Америкага рәхим ит)!


Кунак булсаң да... тыйнак булма!


Флексерлар Американың гап-гади гаиләсендә яши, гадәти дәүләт учреждениеләрендә белем ала. Программа шарты буенча, алар гаиләдә кунак дип каралырга тиеш түгел, ягъни host (кунак) әти-әниеңә, туганнарыңа ияләшергә, йорт эшләрен башкарырга, гомумән, сине кабул иткән гаиләнең тулы хокуклы вәкиле кебек яшәргә тиеш буласың. Тик фильмнардагы сыман джиплар иярли алмаячаксың – АКШда яшәгәндә автомобиль, мотоцикл йөртү тыела. Әмма теге мин кызыга торган шкафчиклар булачак, дип ышандырды программа ветераннары.


Флексерның АКШна бару-кайтуын, медицина страховкасын, укуын, гаиләдә торуын, төрле чаралар үткәргәндә тоткан чыгымнарын АКШ хөкүмәте күтәрә. Укучыга стипендия дә түләнә. Әмма аның күләменнән арткан чыгымнарны, әйтик, чит ил паспорты алу һәм туган илендә калган әти-әнисе, дус-ише, туган-тумачасы белән телефоннан сөйләшү, Интернетта хат алышу белән бәйле «расхутлар»ны үзенә капларга туры киләчәк.


FLEXның бер зур өстенлеге – физик мөмкинлекләре чикле үсмерләр дә бу программада катнаша ала һәм оештыручылар алар өчен бөтен шартларны да тудыра.


АКШда яшәп-укып кайтуның иң зур плюсы, әлбәттә, инглиз телен чарлау. Күп кенә флексерлар, кире кайткач, инглиз теленнән төрле олимпиада-конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Чит ил мәдәнияте белән танышу, яңа дуслар табу – монысы да шәп бит инде!


Брэд Питт белән 1001 кадр


Бөтен нәрсәнең дә кире ягы булуын, ягъни Иньнең Яне барлыгын онытмаска кирәк. Шактый флексерлар, аеручы кызлар, Америкага киткәнче OH MY GOD AMERICA STARBUCKS MOLLS I LOVE YOU NYC (Йә Хода! Америка – Страбакс (Америкадагы кәһваханә челтәре) үзәге. Мин яратам сине, Нью-Йорк!) дип саташып йөргәннәрен хәтерли. Әмма анда китеп, 50-60 тапкыр фотога төштең, берәр кумирыңны күреп һуштан яздың да кире кайтып киттең түгел! Килгәч җайлашырга, телисеңме-теләмисеңме, инглизчә генә укырга, проблемаларыңны берүзеңә хәл итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә берьяклы гына уйларга ярамый, чөнки чынбарлык белән «бәрелешкәч», төшенкелеккә биреләчәксең.


Программада катнашырга теләүчеләргә чираттагы киңәш: инде хәзердән үк әзерләнә башлагыз! Программаның тәүге сайлап алу туры, гадәттә, сентябрьдә уза. Әмма августта ук сайлап алу турының кайда-кайчан үтәчәген белешегез. 2015 елда барыр өчен – хәзер үк, аңлыйсызмы?


Аюлар турында сораячаклар!


FLEX программасының ачысын-төчесен татыган иптәшемнең киңәшләре күңеле кытыкланганнарга файдалы булыр.


Динә Ильясова (2012-2013 уку елын АКШда үткәрде):


― 2010-2011 елда Америкага шушы программа буенча бер танышым барган иде. Мин дә кызыксынып китеп, катнашырга булдым. Беренче тур Казан дәүләт энергетика университетында сентябрь уртасында үтте (Татарстанның көнчыгыш районнарында укучылар өчен бу этап Бөгелмәдә уза – авт.). Тест биремнәре шактый җиңел иде. Киләсе тур икенче көнне үк булды. Өченче тур – ноябрь-декабрьдә. Командада эшли белүеңне, лидерлык сыйфатларыңны күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәсе апрельдә билгеле булды. Әти-әнием Америкага баруыма бераз гаҗәпләнсә дә, асылда бик сөенделәр. Дусларым АКШда үткән бер ел дәвамында миңа күңелсезләнергә ирек бирмәде. Вашингтон штатының Камано Айленд шәһәрендә «вакытлыча әти-әни һәм апам» гаиләсендә яшәдем. Беренче көнне «мәдәни шок» булды. Вакыт аермасына бер ай дигәндә ияләндем. Яңа ел каршылаганда да депрессия булды: гаилә бәйрәмен әллә кайда читтә, ят кешеләр белән үткәрү бик авыр икән.   


Америкада Россиядән килгән укучыларга мөнәсәбәт бик яхшы: гаиләдә дә, мәктәптә дә кыерсытучы булмады. Әмма алдан ук салкын урыс кышы, колакчынлы бүрек һәм шәхси аюлар турында сораулар булачагына әзер тор. «Ник мин Толстойны белергә тиеш?» яки «Икенче бөтендөнья сугышында Америкадан башка Россиягә капут булыр иде» ише җөмләләрдән кабынып китмәвеңне сорыйм.


Тулаем алганда, Америкада мәктәп тормышы бик күңелле: гаҗәп күптөрле чаралар, концертлар оештыру, спорт ярышлары, мюзикл-спектакльләр кую – һәммәсе дә булды. Чыгарылыш кичәсе дә фильмнардагы кебек шәп узды.


Ләкин программаның минуслары да бар: Россиягә кайткач, проблемалар туарга мөмкин. Мин 11нче сыйныфны АКШда тәмамладым (иң яхшысы 8-9нчы сыйныфларда укыганда катнашу – проблемалар азрак булачак. – авт.) Ә өйгә кайткач, мәктәбемдә укуны экстерн тәмамлап, БДИ бирергә рөхсәт итмәделәр (ягъни аттестат, кайбер очракта медаль алып булмый, ләкин болары мәктәп администрациясеннән тора – авт.) Шуның аркасында тагын бер елга мәктәптә калдым. Иптәшләрең студент булып йөргәндә, мәктәп коридорын таптау бер дә кызык түгел.


Шулай да теләгән һәркем бу программада катнашып карарга тиеш: финалга үтмәгән очракта да, зур тәҗрибә туплаячаксың, тел өйрәнергә стимул барлыкка киләчәк!


Мәгълүмат flex.americancouncils.org сайтыннан алынды.


Фотолар Динә ИЛЬЯСОВА архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев