Логотип Идель
Ялкын

"МӘКТӘПКӘ БОМБА КУЕЛГАН!"

Полиция формасын киеп караган бар инде. Шуңа Эчке эшләр министрлыгы уздыра торган «Журналист һөнәрен алыштыра» акциясенә катнашырга бик теләп ризалаштым. Эш урыным итеп криминалистик экспертиза бүлеген сайладым. Менә яңа эш урыныма барам.


Исәнмесез, журналист чакырдыгызмы?


08:55 Япеев урамы белән Зур Кызыл урамы кисешкән җирдә урнашкан бинаны бик тиз эзләп таптым. Журналист кенәгәсен күрсәтеп, кодлы ишектән узам. Мине ТР Эчке эшләре министрлыгының Эксперт криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары Фомин Александр Александрович каршы алды. Экспер криминалистика үзәге Эчке эшлэр мнистрлыгынын иң зур подразделениесе ул. Монда 400ләп кеше эшли. Төрле бүлекләрдә төрле экспертизалар үткәрелә: автотехник экспертиза, шартлаткыч техникага экспертиза, кеше һәм хайван тукымалары һәм бүлемтекләренә биологик экспертиза, психофизиологик экспертиза... Нәкъ фильмнардагыча инде, эксперт-криминалистлар җинаять булган урынга чыгып китәләр, махсус порошоклар сибеп кул-аяк эзләре алына, тикшерүчегә кирәкле һәр дәлил барлана... Бик четерекле эш кыскасы.


09:40 Начальник урынбасары бүлмәсендә экспертиза төрләрен өйрәнәбез. Александр Фомин:




  • – Компьютер һәм күбәйтү техникасы үсеше машинникларга ялган документлар әзерләү мөмкинлеген җиңеләйтте. Бигрәк тә вуз тәмамлау турында бик күп ялган документлар эшләнә. Без аларны ачыклау белән дә шөгыльләнәбез. Казандагы фәнни оешмалар белән берлектә келәм тукыма җәймәләрдән тузанлы эзләрне ачыклый тоган прибор эшләнде. Криминалистик порошок һәм аэрозольләр күптәнге тирле-майлы эзләрне дә «сизәргә» сәләтле.


10:20 Тизрәк эшли башлыйсы килә. Берәр эш кушыгыз инде! Бармак эзе алыргамы анда, юл һәлакәте булган җиргә чыгып китәргәме, ДНК анализы минем беренче эш көне өчен катлаулырак булыр инде. Уйларымны укыгандай (әллә монда уйларны укый белә торган аппаратлар да бармы икән?!), миңа эш тәкъдим итәләр: «Компьютер экспертизасы ничек булыр? Курчатов урамы, 7нче йорт. Бик ерак урнашкан, жәяү тәпиләргә дә туры килер, табарсын»...


11:10. Казан метросы. Кремль тукталышыннан Әмәт тавына кадәр 20 минут. Йортлар арасыннан, ишек аллары буйлап барасы... Берничә кешедән «сорау ала» торгач, таптым! Ник һәм кемгә килгәнемне анлатырга тиешле тәрәзә, кодлы ишек һәм бер-бер артлы тезелеп киткән, катлам-катлам пичәтләр ябыштырылган компьютер, каты (жесткий) дисклар белән тулы тар коридор. Шундый кү-ү-үп, бар кеше дә компьютер каршында җинаять кылып кына утыра диярсең!


11:17 Компьютер, фоноскопия һәм видеотехника экспертизасы бүлегенә керәм. Монда җинаять компьтердагы, кесә телефонындагы, цифроносительләрдәге җинаять эшенә кагылышлы информация өйрәнелә. Әнә лингвистлар, текстлардагы халыкара конфликт китереп чыгаруга корылган, төрле гайбәт һәм башка неготив мәгълүматларны ачыклый. тикшерә. Шүрлектә – сүзлекләр, сүзлекләр. Бу бүлектә филологик һәм физик белемле кешеләр эшли икән! Машина, наркотик, кыйммәтле металл сатучы җинаятьчеләрнең шартлы «теле» була: «тимер аяклы алма», «куянкайны сатып җибәрергә»...


13:05. Эш көне әле колакчыннар язмалар тыңлап, әле яшерен камерадан алынган сурәтләрне анализлап, дәвам итә. Пират кинолары, ялган шалтыратулар... Элеге бүлек җитәкчесе Ирек Равилевич белән сөйләшәбез:




  • – Мәктәпкә бомба куелган, дигән ялган шалтыратулар бәлагә әйләнде инде. Дәрес бозарга, уку көнен туктатырга теләгәннәр өчен серне ачам: һәр дежур бүлектә һәр шалтыратуны теркәп, яздырып бара торган регистратор бар. Нинди телефоннан, кем шалтыратканны белү өчен безгә күп вакыт кирәкми. Тик мәктәп һәр очракта да тикшерелә, ә штрафны әти-әниләр түли.

  • – Пират дискы сатып алганыңны белсәң, нишләргә?

  • – Алган җиргә барып, сыйфатлы диск сорарга яисә милициягә гариза язарга.


14:30 Беренче эш көненә җитеп торыр диделәр. Килештем. Һәр җинаятьне ачканда, дөреслекне ачыклау өчен матди дәлилләр, аларга тулысынча һәм һәрьяклап эксперт анализы үткәрү мөһим. Мондагы кешеләр шуның белән шөгыльләнә дә инде.67


Белешмә:


«Мәктәпкә бомба куелды» дигән хәбәр белән уйнамавың хәерле:


1. Мәктәпкә һәр очракта саперлар, кинологлар, шартлаткыч техника белгечләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, кыскасы, тулы бер лаборатория киләчәк.


2. Бомба табылмыйча, информациянең ялган икәнлеге ачыкланса, аның бәясен әти-әниең күтәрәчәк. 207нче маддә (УК РФ) буенча штраф итеп 500 минималь хезмәт хакы каралган. 14 яшьтән узганнар 6 елга иректән мәхрүм ителә.


3. Тавышны (чүпрәк аркылы булганда да!) барыбер таныйлар, телефон операторын исәпләп чыгарырга, кем шалтыратканны белергә бик аз вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев