Логотип Идель
Ялкын

"МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ"

…ә бездә


Театр


Балтач гимназиясендә Равилә Шарипованың «Җырлап узган җәй» пьесасы буенча 5нче сыйныф укучылары спектакль куйдылар. Катнашучылар бик оста уйнадылар, тамашачылар да моны югары бәяләде. Равилә ханым гимназиянең иң сәләтле балаларын гына сайлап алып, әсәрне үзе үк сәхнәләштерде. Кайбер укучылар әле моңарчы бөтенләй театр тормышыннан читтә булганнар, ләкин беренче чыгышлары уңыш китергәч, аларда мәдәни тормыш белән кызыксыну уянган. Шушындый талантларны ача белүче укытучыларыбыз, сәләтле балаларыбыз булганда театр әле яшәячәк!


Ландыш НӘСЫЙХОВА


«Ялкын»лы очрашу


Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбе «Ялкын» журналы хезмәткәрләрен кунакка чакырган иде. Ялындырып тормадылар, сөйләшенгән көнне килеп тә җиттеләр. Очрашу аеруча мавыктыргыч булды. Журналист абый-апаларыбыз залда утырган һәр баланың йөрәгенә үтеп керерлек итеп, үзләренең эше, «Ялкын» журналының үткәне һәм бүгенгесе турында тәфсилләп сөйләделәр. Төрле кызыклы сораулар белән белемнәребезне, дөньяга карашыбызны  тикшереп алдылар. Дөрес җаваплар биргән укучыларга «Ялкын» редакциясе күчтәнәчләр таратты. Мондый бүләкләр  һәр укучының күңеленә хуш килде. Бүгенге очрашу мизгелләре күңел түрләрендә әле бик озак сакланыр дип уйлыйм.


Сезгә иң кирәген әйтергә онытканмын. Шушы очрашуның  истәлеге итеп, залда утырган күп бала «Ялкын» журналына язылды. Ул аларның чын дустына әйләнер, чөнки бу журнал – бик файдалы һәм кызыклы. Хәзер ул безне һәр ай саен үзенең мавыктыргыч сәхифәләре белән сөендереп торачак.


Зәринә ЗАКИРОВА


Тимурчылар могҗизасы


Декабрьдә  Яр Чаллы шәһәренең 75нче санлы балалар йортында укучыларга 61нче гимназиянең тимурчылар отряды бәйрәм оештырды. Гадәттә, Яңа елдан могҗизалар көтәбез. Алар арасында Кыш бабайдан бүләк алу теләге дә, тәүге мәхәббәтеңне очрату өмете дә булырга мөмкин... Ә балалар йортында укучылар яшьтәшләреннән аерылып тормау  теләге белән яналар, күңел ачу турында хыялланалар.  Шуны сизеп, тимурчылар мохтаҗларга мәрхәмәтлек күрсәткәннәр: бүләкләр алганнар, төрле бәйгеләр оештырганнар. Чарадан барысы да күтәренке кәеф, елмаюлар, күчтәнәчләр белән таралыштылар. Ихлас теләкләр язып, бер-берсенә открыткалар бүләк итәргә дә онытмадылар.


Ландыш НӘСЫЙХОВА


Дәүләт Советында кунакта


кайда: Казан


кайчан: 11 декабрь


нәрсә: «Парламент дәресләре – 2012» кысаларында уздырылган  «Кешенең конституцион хокуклары һәм бурычлары» исемле иҗади конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.  Бүләкләрне Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Д.М.Мостафин, ТР Дәүләт Советы рәисе  урынбасары Р.А.Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Л.Н. Маврина тапшырды.   


Чарада 1-11нче классларда укучы 34 меңнән артык бала катнашты. Эшләр «Балалар рәсеме», «Иң яхшы стенгазета», «Иң яхшы плакат», «Эссе» номинацияләренә кабул итеп алынган иде. 1нче урынга Актаныш районыннан Нуруллин Рафил, Казан шәһәреннән Мирзаянова Диләрә һәм Зәй районыннан Ибраһимов Ринат лаек дип табылды.


Алмаз МАНСУРОВ


Бер минут кына димә…


Күптән түгел Әлмәтнең 1нче лицей-интернатында традицион уздырыла торган бәйгеләрнең берсе ‒ «Минута славы» үтте. Бу көнне егетләр укытучыларына, белемнәреннән тыш, сәләтләрен һәм иҗади мөмкинлекләрен дә ача алдылар. Аңлашыла да,  костюмнар да, номерлар да укучыларның үз көче белән әзерләнгән иде.


Бәйге бик үзенчәлекле булды. Биредә, вокал осталыгыннан  башлап, стендап – комедияләренә хәтле күрсәттеләр. Шулай ук, заманча бию  «Drum’n’bass», баян һәм аккордеон көйләре, акробатик этюдлар да сәхнәне бизәде.  Җырлар  да төрледән-төрле иде: легендар «The Beatles»төркеменең репертуарыннан , төрек һәм татар халык җырлары һ.б. Егетләр тагын бер осталыкларын күрсәтә алдылар. Үзләренең чыгышлары барышында дүрт тел белгәннәрен дәлилләделәр.


Ландыш НӘСЫЙХОВА


Афәрин


Талант һәм концерт


10нчы декабрьдә Гайсә Маликов, әнисе Гүзәл Маликова белән, Казанның 4нче гимназия-интернатында концерт оештырып, бөтенебезне шаккатырды. Гайсә үзенең чын-чынлап талантлы егет икәнен күрсәтте: бик оста итеп ун төрле уен коралында уйнады, моңлы җырлар җырлады. Әлеге чараның максаты – яшь буынны музыка, сәнгать белән кызыксындыру, рухи яктан үстерү иде. Һәр кеше бу концерттан үзе өчен яңалык алды. Чара бик матур, кызыклы үтте. Кайбер кызлар Гайсә белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә дә иреште.


Ландыш НӘСЫЙХОВА


Янчыкларны тутырдылар!


Мөслим лицее укучылары даими рәвештә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап тора. Шушы көннәрдә генә район предмет олимпиадалары тәмамланды. Олимпиада ике этапта үтте: иң элек мәктәптә булды, ә инде мәктәптә яхшы нәтиҗә күрсәткән укучылар район этабында көч сынашты. Безнең мәктәп укучылары олимпиадаларда бик теләп катнаштылар. Ахырда, Мөслим лицее «янчыгы»нда 76 призлы урын тупланган булып чыкты. Афәрин, лицейлылар!
                                                                                              


Ләйсән САБИРОВА


Дин һәм иҗат


Кешегә аң, акыл каян килә? Хисләр ничек туа? Адәм баласы илһамны каян таба? Бу сораулар күпләрне борчый... «Таян Аллага» конкурсында катнашучылар: «Барысы да Аллаһтан килә. Каләм әһеле дә аңа буйсына, әсәрләрен әхлакый кыйммәтләр белән баетырга тырыша.» – дип  җавап бирәләр. «Таян Аллага» конкурсы, әлбәттә, дини фикерләрне алга чыгара һәм, шуның белән беррәттән, татар халкының миллилеген саклау, мәдәниятен үстерү максатларын да күздә тота. Ул инде быел өченче тапкыр уздырылды. Елдан-ел «Таян Аллага» конкурсының колачы киңәя, анда катнашу зур мәртәбәгә әйләнеп бара. Быел әлеге конкурсның Гран-приена безнең Алмаз – Алмаз Мансуров лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз. «Ялкын»нар синең белән горурлана!


Альбина БАШАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев