«МӘХӘББӘТ ‒ ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ!»

Бер егетнең мине ошатып йөрүен сизгәннәр. Сизгәннәр дә, мәктәпкә илткән карлы юлга исемнәребезне янәшә язып, араларына «+» билгесе куйганнар. Һәр көнне, чыгып, елый-елый шул язуларны бетерә идем. Ул чакта кемнеңдер сине яратуын кычкырып әйтү горурлык түгел иде. Һәрхәлдә, минем өчен.

Шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллина белән мәхәббәт турында сөйләшү балачагыннан, ә балачагы... кыяр утырту серләреннән башланды! Март урталарында, ди ул, каплаулы абзар түшәменең яртысын алып атасың да, кыш буена җыелган тизәктә урын казып кыяр орлыклары чәчәсең...

Кыскасы, дуслар, тиздән табын корабыз, миннән кыяр булыр!

«Лирика» киштәсе – минеке түгел

Балачактагы иң җете хатирәләр әтием белән бәйле. Әтием фин  сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан, шөкер, исән әйләнеп кайткан кеше. Өстәвенә, мәктәп директоры һәм иң таләпчән, иң гадел укытучым да. Без гаиләдә 5 бала. Сугышны бергә кичкән фронт дуслары белән очрашуларга ел саен әти белән беребез бара иде. Мин барган елны, без Липецк өлкәсендәге Волово районының бер авылына, әти чак кына һәлак булмаган сугыш кырын карарга бардык. Күзгә ташланган беренче әйбер: кырның бер ягында, безне сәламләп, кып-кызыл лаләләр утыра, ә икенче ягында берни дә, хәтта бәбкә үләне дә үсми, кысыр җир. Җир шулхәтле  мәсхәрәләнгән, аңа күпме кан, күпме тозлы яшь сеңгән... Шушы манзараны әлегәчә оныта алмыйм.

Гадәттә, шигырь язучы хатыннарны шигъриятнең «лирика» дип аталган киштәсенә утыртып куялар да алардан нечкә нәфис мәхәббәт шигырьләре көтәләр. Бездә, һәрхәлдә, шулай. Ә мин балачактан ук сугыш, патриотизм, туган ил турында язам. Мәхәббәт турында шигырьләрем азрак та хәтта. Бу теманың миндә калку гәүдәләнеше әти белән яу кырына сәяхәтем чорында ук башлангандыр дип уйлыйм, әле шигырь язганчы... Икенче зур тетрәнү китергән хатирәм дә шул ук авыл белән бәйле. Фашистлар бөтен авыл халкын – карт-корысын да, балалы хатыннарны да, сабыйларның үзләрен дә бер йортка бикләп, йортны яндырганнар. Шул урында күмер генә калган. Үзем баштан кичермәсәм дә, әтием эзләре буйлап йөргәндә, әле ил өстендә сөрем булып эленеп торган михнәтен күрдем мин сугышның...

Тук-тук, бу мин, мәхәббәт почтальоны...

Минем өчен мәхәббәт китаплардан башланды. Ике укытучы гаиләсендә үсеп тә, китап яратмыйча кара! Ай яктысында, әти-әнидән качып, йотлыга-йотлыга китап укыганымны әле дә хәтерлим. Башта бернәрсә дә күрмисең: төн ич, караңгы. Аннары, тора бара, күзләр ияләшә, хәрефләрне аера башлыйсың, бераздан инде рәхәтләнеп, көн яктысында укыгандай, укыйсың.

Мәхәббәт турында укуын-укыйм да, ә үзем мәхәббәттән ояла идем. Үскән чакта да, Минзәләгә педучилищесына укырга кергәч тә. Шулай да, мәхәббәт почтальоны булып эшләү тәҗрибәсе бар. Бер дус кызым классташ кызымның абыйсына гашыйк булды. Шуңа кайнар мәхәббәт хатларын яза да, тапшыралмыйча интегә, үзе ташый алмый, ташучы кирәк, билгеле. Шул ташучы ролен мин үтәдем. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә ул егетне ошата идем, тыйнак, ягымлы, яхшы гаиләдән... Илһам Шакиров җырлагандай: «Хөрмәт иткән кебек яраттым...»

«Эльмира, ник язмыйсың?!»

Китап укучы кызлар, күпчелек очракта, үзләре дә каләмнәрен чарлый. Мин дә чарлый идем. Шигырьләр язуымны белеп, мине Казанга, яшь язучылар җыенына чакырдылар. Минем кебек китапка, әдәбиятка табынучыларга мондый җиргә эләгү үзе бер бәхет ич – син кичә генә елый-елый укыган китапның авторы алдыңда тере килеш басып тора! Сөйләшә! Синең белән сөйләшә! Башка сыя торган хәл түгел...

Шул очрашу кысаларында Хәсән Туфан белән Нәби Дәүли бер яшь кенә шагыйрьнең иҗатына анализ да ясадылар. Миңа, шигырьләрем ул вакытта аз булганга, стенографистка, ягъни бөтен әйткән тәнкыйтьне протоколга кертүче эшен тапшырдылар. Ә мин шул яшь шагыйрьнең шигырьләрен тыңлап, зур зәңгәр күзләренә сокланып, Хәсән Туфанның тәнкыйтен сеңдереп, язу эшен бөтенләй онытып утырдым. Шушы халәттән мине теге яшь шагыйрьнең таләпчән тавышы чыгарды: «Эльмира, ник язмыйсың! Минем турында сөйлиләр ич!» Кызардым, җир тиешегенә керердәй булдым... Шул вакытта Фаил Шәфигуллин исемле ул яшь шагыйрьнең киләчәктә ирем булачагын әйтсәләр, һич кенә дә ышанмас идем.

Оҗмахта начар кеше туа алмый!

Очрашуның беренче көне тәмамланды, безне кафега алып бардылар. Кафедан соң теге зәңгәр күзле шагыйрь бүтән кызны озатырга ашыкты... Соңыннан, ул инде ирем булгач, ник мине озатмавы турында сорадым. «Син миңа карарсың дигән уй башыма да килмәде», ‒ диде. Мин аңа артык горур күренгәнмен, ахрысы...

Мин ул вакытта эшләгән Үзәк, 1нче номерлы китап кибетендә Казанга, Татарстанга бер-ике генә экземплярда җибәрелә торган, язучыларның төшенә генә керә торган сирәк китаплар да бар иде. Шул китапларны эзләп, Фаил мин эшләгән китап кибетенә керде дә, минем белән китаплар турында сөйләшә башлады... Икенче көнне тагын килде. Өченче көнне дә...

Акрынлап мин аның юкка гына килеп йөрмәвенә төшенә башладым, эштән тыш та очрашкалыйбыз. Кичке Казан буйлап атлыйбыз, ул миңа яраткан шагыйрьләренең, язучыларының шигырьләрен сөйли, ә мин аның зәңгәр күзләренә сокланып барам...

Соңрак, үзенең туган шәһәренә, Яшел Үзәнгә кунакка чакырды Фаил мине. Безнең якта матур авылны «өстенә урман авып тора» диләр, Яшел Үзәнне дә мин шулай дип тасвирлар идем. Миңа, балачактан ук биология белән мавыккан, бакчаларга гашыйк булган кеше өчен, Фаил яшәгән шәһәр оҗмах булып тоелды. Ә оҗмахта начар кеше туа алмый!

Дошманнары булмады аның...

Тормышым «Ялкын» журналы белән дә бәйле, биредә мин хатлар бүлегендә эшләдем. Ялкын почтасына (электрон почтасына түгел, чын, конвертлы почтага) килгән һәрбер бала хатына җавап язу эше минем җилкәдә иде. Аеруча сәләтле балаларга җавапны үзем түгел, редакциягә көн дә өер-өер килеп йөргән атаклы язучылардан яздыра идем.

Фаил, кеше белән сөйләшкәндә, ул кешенең гади күз белән күрә алмаган ниндидер үзенчәлекләрен күрә, тоемлый белә иде. Шуңадыр, аның әсәрләрендәге һәрбер персонаж  тере, кабатланмас, аерым детальләре белән шунда ук хәтергә сеңеп кала. Үзе белән түш кесәсендә кечкенә блокнот йөртә иде, башына килгән бөтен уйларны вакытында язарга өлгерә иде. Бик яхшы гадәт!

Юмор остасы булып танылса да, үзенә төбәлгән юморны бик ук кабул итми иде. Ләкин дошманнары булмады... Шуңадыр, Фаилне билгесез кешеләр үтергәч, миннән, шикләнгән бәндәң бармы, дип сораганда, ни дияргә дә белмәдем. Хәзер дә белмим, дошманнары юк иде бит аның...

Үтерүчесе әле дә табылмады...

[gallery size="medium" ids="2425,2421,2420,2424,2423"]

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2624
    1
    55
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    2077
    1
    25
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1842
    0
    14
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1801
    0
    15
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1717
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    147
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    215
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019