Логотип Идель
Ялкын

"МӘХӘББӘТ – УЛ ИҖАТ КЕБЕК"

 Ул тудырган образларга, ул уйлап чыгарган вакыйгаларга, ул иҗат иткән тормышларга мин балачактан гашыйк идем. Әсәрләре кат-кат укылды, канатлы гыйбарәләре дәфтәргә күчереп языла барды. Галимҗан Гыйльманов белән моңа кадәр дә аралашканым булды. Сөйләшкән сүзебез, әлбәттә, иҗат хакында. Ә бүген мин Галимҗан абый янына бөтенләй башка сәбәп белән барам. Мәхәббәт хакында сөйләшергә...

 

«Кеше – бер канатлы фәрештә. Ә очар өчен пар канат кирәк. Кеше бөтен гомере буе әнә шул икенче канатын эзли. Ул еш кына янәшә яшәрдәй кеше дә таба, әмма бу кеше аңа очар канат куя алмый. Һәм ул, шушы җир тормышына риза булып, җир кануннарына буйсынып яши башлый... Үзенең икенче канатын эзләүдән туктый, бирешә, җиңелә... Шул чакта ул, язмыш юлыннан тайпылып, читкә, бөтенләй икенче якка борылып китә... Кеше үзенең парын тапканчы йөрергә, эзләргә, көрәшергә тиеш...»

Г.Гыйльманов «Оча торган кешеләр»

 

«Нәфисә» дип язып куйдым...

8нче класста укыганда дәрескә килеп керде ул. Минем каршымдагы партага килеп утырды. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер ым булгандыр, бәлки. Ул кыз булган хыялларымны, теләк-омтылышларымны бөтенләе белән диярлек үзгәртеп, мине шигърияткә, әдәбият дөньясына чияләп бәйләп куйды. Язмышка шулай язылган булгандыр. Ниндидер бер уртак бәхеткә ирешерсез, бергә булырсыз дигән сүз дә булмагандыр бу, ә нәкъ менә әдәбиятка кереп китү өчен кирәк булган, күрәсең...

Нәфисә белән бөтен булган аңлашуым шигырь аша барды. Ул чакта аңлашуның бердәнбер юлы шигырь булып тоела иде миңа. Без укыган мәктәп бурадан салынган иде. Мәктәпкә килгәч, алмаш аяк киемнәре белән эчкә узабыз. Урамда киеп йөри торганнары ишек катында тезелеп тора. Мин, әлбәттә, аның аяк киемен беләм. Үзем язган шигырьләрне Нәфисәнең икенче аяк киемнәре эченә салып калдырам. Ул аларның миннән булуын сизә. Тыйнак кына үз хисләремне белдергән шигырьләргә ул, очрагын туры китереп, җавап та бирә: үзенә генә хас тыйнаклыгы белән минем хисләрне кире кага... Әмма бу җавапсыз хисләр булды дип әйтәсем килми. Чөнки без туктаусыз аралаштык: бер класста укыйбыз, аулак өйләргә җыелабыз, концертларда чыгыш ясыйбыз… Нәкъ шул аралашу безнең хисне ризыкландырып торган. Ахырдан аңлашылды: ул үзе дә миңа карата битараф булмаган, әмма ул чакта аның күңелендә тагын бер хис булган шул. Ул, миңа тулысынча җавап бирә алмавыннан кыенсынып, аралашудан туктамаган. Күңелендә башкага карата булган хисне бик тирәндә яшереп саклаган.

Нәфисәләр, күченеп килгәч, ике катлы типовой йортта яшәделәр. Йортның ишек катына килеп, диварны тырнап, дүртьюллык шигырьләр язып китә идем. Бу – хисләремне белдерүнең тагын бер юлы. Ул шигырьләрне күрер өчен кешеләр, махсус килеп, укып китә торган булганнар. Һәм, әлбәттә, аларның минем кул белән язылганын йорттагы кешеләр, йорттагы гына түгел, хәтта авылдагы һәрбер кеше белеп торган. Гәрчә үзем бу хакта кеше белми дип уйлап йөрсәм дә...

 

«Бии белмәсәгез, кызлар яратмас!»

Без гаиләдә дүрт малай үстек. Ул чорда  урамыбызда да гел малай-шалай гына иде. Шуңа күрә кызлар белән ничек аралашырга кирәклеген дә, аларның нинди зат икәнен дә чамаламыйбыз. Дөрес, күршедә Руфинә исемле классташ кыз бар-барын, әмма бергә уйнап үскәч, мин аңа дус малайга караган кебек кенә карадым.

Әнкәй һәрчак минем үзенчәлекле бала икәнемне тоеп яшәде. Кызы булмагач, ул мине үзенә күбрәк якынайткан, күрәсең.Без аның белән бик якын дуслар, сердәшләр идек. Нәфисәгә карата булган хисләрем хакында да белә иде ул. Белә иде һәм миңа үзенчә киңәшләр дә бирә килде. Кызлар белән ничек аралашырга, алар белән ничек йөрергә, аулак өйләрдә үзеңне ничек тотарга – әнкәй барысын да аңлата иде. Ул безне, улларын, хәтта биергә дә өйрәтте. «Бии белми торсагыз, кызлар яратмас үзегезне», – дия торган иде. Әлбәттә, башта өйрәнәсе килми, «Нигә кирәк инде ул?» – дибез. Авыл клубларында бездән башка да биючеләр күп, анда чыккач, басып та торып була... Әмма әнкәй барыбер өйрәтте. Без барыбыз да – биючеләр нәселе. Абый хәтта бию белән бөтен дөньяны йөреп чыкты. Төрле уеннарга, аралашу ысулларына әнкәй махсус өйрәтә иде безне. Яшьтән үк хатын-кызга ошый белергә кирәк икәненә, аны яулап алырга кирәклегенә төшендерде ул.

Әнкәй үзе дә шигырьләр язды. Мин дә иң беренче язган шигырьләремне аңа күрсәтә идем. Мәхәббәт шигырьләрен, әлбәттә, яшерәм. Әмма ул аларны барыбер эзләп табып укый иде. Мин әнкәйгә дустым итеп карадым. Ул балалар тәрбияләүдә үзенә генә хас алымнар куллана иде һәм ул алымнар чынлап та файдага булган. Бүгенге көндә 85 яшен тутырып килүче әниемә соклану һәм ярату хисем чиксез.

 

Сабантуй принцибы

Әткәй дә безне тәрбияләүгә күп көч куйды. Ул балачактан күңелгә сеңдергән «Сабантуй принцибы»ның тормыш иткәндә һәрчак кирәклеген тоям. Сабантуйда йөгерәсең икән – беренче бул. Икенче килсәң – саналмый, димәк, җиңелдең. Сабантуй принцибы – ул татар принцибы. Кемгәдер аяк чалып түгел, үзең тырышып яулап алган беренчелеккә ирешү – аның асылы шунда. Әткәй безгә: «Бу – Гыйльмановлар принцибы»,  – дияргә ярата иде. Ә Гыйльмановлар нәселе – авылда иң атаклы нәсел.

Казанга укырга килгәч, мине йөгерү буенча җыелма командага алдылар. Йөгертеп карыйлар, мин гел беренче киләм. Тренер аптырый. Инде спорт мастерлары белән дә йөгертеп карыйлар, мин барыбер финишка беренче килеп җитәм. Соңрак тренер минем Сабантуй принцибы белән эш иткәнемне аңлап алды. Сәламәтлегемә зыян салырга мөмкин икәнемне аңлатты. «Йөрәгең түзмәскә мөмкин, чөнки спортчылар белән синең әзерлек дәрәҗәсе тигез түгел», – диде...

Кеше һәрчак үз көченә ышанырга, беренче булырга омтылырга тиеш. Балаларымны, оныкларымны да шуңа өйрәтәм. Тырышлыгың, үҗәтлегең белән яулап алган беренчелек ‒ иң кадерле бүләк ул.

 

Хис – иң яхшы тәрбияче

Беренче мәхәббәт хисен ничек кичерүгә карап, шәхес формалаша. Аның киләчәге, хыяллары формалаша. Һәм, гомумән, натурасы, характеры формалаша дип уйлыйм мин. Үземнең беренче хисләремнән бик күпне алдым. Шул хис аша күңелем тәрбияләнде дип саныйм. Бик сагышлы, моңсу булып хәтердә калса да, мин әлеге өч елга бик рәхмәтле. Нәкъ шушы еллар минем киләчәгемне хәл иткән дә инде. Иң садә хисләрнең, матур хыялларның тормышка ашмый калуын, әлбәттә, бик авыр кичердем. Ләкин бу вакыйгаларның шул рәвешле тәмамлануы мине көчле итте. Киләчәк тормышка чыныгу алдым. Әлеге хистән алган иң зур дәрес – вакытында китә белергә өйрәнү, ялкытмау булгандыр. Кешенең хисләрен хөрмәт итә белергә кирәк – шуны аңладым. Һәрбер күңелдә хис яшәргә мөмкин. Син гашыйк булган кеше нәкъ менә сиңа тартыла дип уйлап ялгышмау зарур. Тормышта, кызганыч, мондый очраклар еш була...

Беренче хис белән бәйле истәлекләрне хәтердә яңартып, кайбер өлешләрен әсәрләремдә кулланган чакларым да бар. Чөнки яшүсмер чордагы ул хис йөрәктә бик тирән уелып калган. Язганнарым тулысы белән диярлек уйлап чыгарылган булса да, кайбер ситуацияләр, образлар, детальләр күңелем аша әсәрләремә үтеп керә.

 

Мәхәббәт ‒ нәкъ иҗат кебек...

Булачак хатыныма иң беренче тапкыр игътибар итүем аны корт чаккач булды. Төзелеш отрядында эшләп йөргән вакытыбыз иде. Корт чакканнан соң Гөлнур авырды. Мин аңа ярдәм итәргә тырыштым, хәлен ничек тә җиңеләйтәсем килде. Шул чакта аңа минем кул астында эшләүчегә түгел, ә нәкъ менә хатын-кыз затына караган сыман карадым. Янында утырганда да аның җылы энергетикасын сиздем. Ничектер бик якын булып тоелды ул миңа. Икебез ике бүлектә укысак та, элек тә аралашканыбыз бар иде. Әмма беләм – Гөлнур үзенә бер генә егетне дә якын җибәрми. Бу көнне ул үзенчә мине сынагандыр дип уйлыйм. Минем аны дәваларга тырышуым, күңелен күрергә теләвемне сизгәндер ул. Безнең ныклап аралашып китүебезгә шул кортның Гөлнурны чагуы кирәк булган, күрәсең. Мондый очракларны берничек тә махсус оештырып булмый. Язмыш кирәк саный икән, үзе таныштыра, үзе табыштыра ул...

Без 5 курста укыганда өйләнештек. Бүленеш буенча икебез ике төбәккә китеп барсак, кабат кайчан күрешербез, хисләребезгә тугры кала алырбызмы дип уйладык. Һәм дөрес тә эшләдек дип саныйм. Араларның ераклыгына түзеп, бер күрергә тилмереп яшәгәнче, өйләнешеп, без бер-беребезне бу сынаулардан азат иттек.

Әмма тормыш итә башлагач, сынауларның башка төрлеләре белән дә очрашырга туры килде. Тулай торакка тәрбияче булып эшкә урнашкач, тормышның иң төбенә төшкәннәр белән дә аралаштым, төрле низагларны да хәл итәргә кирәк була иде. Нәкъ шул вакыйгалар бүгенге прозама азык булып торадыр да. Чөнки ул вакытта күргәннәрне язмый калып булмый. Әдәбият өчен бик затлы әйберләр алар.

Иҗатта киңәшче булырга тиеш түгел. Элек язганнарымны әнкәйгә укытып барсам да, тора-бара язганнарымны,  басылып чыкмыйча, кемгә дә булса укытудан туктадым. Хәтта хатыным, балаларым да китап булып басылып чыккач кына укый. Иҗат итү – ул яшерен тойгы. Әсәрләрем белән кешене шакаттырасым, сискәндерәсем килә. Шул рәвешле үз иҗатым белән тәрбиялисем, уйландырасым да. Кайвакыт яза башлаган әсәрләрнең логикасын тотып булмый. Алдап язсаң, фальш китә. Ә иң яратмаганым – тормышчанлыкны югалту. Андый чакта мин аның өзекләрен дусларга сөйләп карыйм һәм үзеннән-үзе әсәрнең дәвамы туа... Берничә тапкыр шулай эшләгәнем булды. «Оча торган кешеләр», мәсәлән, шулай иҗат ителде. Дөрес, мин әсәрне яза башлаганда, аның ничек тәмамланасын беләм. Әмма язу барышында ул бөтенләй башка юнәлеш алырга мөмкин һәм образлар, сине тыңламыйча, үзләре теләгәнчә эш итә башлый. Пушкин да бит Онегин турында «аның андый булуын теләмим» дип әйткән... Шуның кебек, әсәрләрдәге тормышта, чын тормыштагы кебек, барысы да без теләгәнчә генә бармый...

Шигырь – күңел очышы, фантазия ул. Ә проза – эш, хезмәт. Син образлар уйлап табасың, яңа тормыш тудырасың. Һәм ул тормышта бер тамчы гына да ялган булырга тиеш түгел. Укучыны елата алырдай язмышлар уйлап таба аласың икән, димәк юкка иҗат итмәгәнсең. Кайвакыт, әсәрләремне укыганда, хәтта үземнең дә күземә яшь килә, үзем уйлап тапкан геройларны кызганып елыйм...

«Албастылар» әсәрен ничек язганымны аңламыйм. Анда сөйләнгән мари урманнарын минем күргәнем дә юк иде. Соңыннан, әсәр китап булып басылып чыккач, мин анда барып, ул урманнар белән танышып йөрдем. Монда ниндидер көчләрнең уйнавына ышанам мин. Чөнки бу әсәр троллейбуста йокылы-уяулы килеш эшкә барган чакта башка килде.  Мизгел эчендә сюжеты туды аның. Әйтерсең, кемдер колагыма пышылдап торды. Мин әлегәчә аны ничек һәм ни өчен иҗат иткәнемне белмим. Үзем өчен дә бик зур сер бу...

Мәхәббәт тә нәкъ иҗат кебек. Алдан планлаштырып булмый аны. Көтмәгәндә-уйламаганда күңелдә бөреләнә һәм син теләсәң-теләмәсәң дә тормышыңа үтеп керә.

Тормыш иткәндә, әлбәттә, бер-береңә үпкәләүләр дә, аңлашылмаучанлыклар да була. Бу – табигый хәл. Андый вакытларны үткәреп җибәрә белергә кирәк. Тормыштагы сынауларга бирешмәсәң генә бәхеткә ирешәсең.

[gallery size="full" ids="4329,4328,4327,4326,4325,4324,4323,4322"]

Фотолар Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев