Логотип Идель
Ялкын

«ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ БӨКЕДӘН КОТКАРА»

31 июль көнне Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты көннәрендә җәмәгать транспорты йөреше һәм Казанда узачак Сабантуй бәйрәменә бәйле пресс-конференция булып узды. Чарада Спорт объектларының башкарма дирекциясе  генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов һәм Казан шәһәре ЮХИДИ җитәкчесе Игорь Новиков катнашты. Игорь Новиков белдерүенчә, башкалабызда юл транспорт хәрәкәте белән бернинди авырлыклар да юк. Чемпионат башланганнан бирле, Казанлылар юлда игътибарлырак була башлаганнар. Шулай да, юл кагыйдәләрен бозучылар табылып тора. Гадәттә, автомобильчеләр автобуслар өчен дип билгеләнгән махсус полосага керәләр һәм шуның белән җәмәгать транспорт йөрешен тоткарлыйлар икән. Игорь Новиков бөтен Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды. Спорт чараларына алынган билетлар белән, спорт чарасы уза торган көнне, автобусларда бушка йөрү мөмкинлеге барлыгын да искәртеп узды. Кызганычка каршы, Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары арасында ялган билетлар белән транспорт бушка йөрергә теләүчеләр дә очрый икән. Азат Галиәхмәтов белдерүенчә, бүгенге көндә 4 шундый очак теркәлгән. Канун бозучыларга карата административ җәза билгеләнгән.

1 августта Казан Сабантуе булыр дип көтелә. Бәйрәм башка елдагылардан аерылып торыр һәм килгән кунакларның хәтеренә уелып калыр дип көтелә. Теләүчеләр Сабантуйга шәһәр транспортында  барып җитә алалар. Махсус автобус юллары бөкеләр хасил булудан коткарачак. Бәйрәмгә үз машиналарында барырга теләүчеләр исә билгеле бер авырлыклар белән очраша алалар. Авырлыклар булмасын һәм юл хәрәкәте бәйрәм рухын бозмасын өчен, Игорь Новиков кабат барлык Казанлыларны да җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев