Логотип Идель
Ялкын

ӨМӘДӘ КАТНАШ - ВЕЛОСИПЕД ОТ! /фото/

Cин хәтерлисеңме, кечкенә Принц нәрсә дип әйткән әле? “Иртә белән торгач, юынып, үзеңне тәртипкә китергәч – шунда ук үз планетаңны да тәртипкә китер”. Бу сүзләрне син дә хәтерлисеңдер?

Казанның 100нче номерлы мәктәбе укучылары да кечкенә принц девизын истә тотып, өмәгә чыкты. Алар мәктәп янында урнашкан урманны тәртипкә китерде. Якындагы күлне чүптән арындырды. Гомумән алганда, экологиябезне саклап калуга үз өлешләрен кертте.

Əлеге чара Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан уздырылды. Өмә санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылды.



Мәктәп укучыларына махсус флаерлар - #ЭКОвесна2017 табигатьне саклау акциясе катнашучысы билеты тапшырылды. Алар ярдәмендә балалар велосипедлар һәм турист чатырлары ота алачак. Бүләкләрне 29 апрельдә Казанда өмәнең үзәк мәйланчыгында уйнатачаклар.

100нче мәктәп укучылары экологик чараларда актив катнашып килә. Алар – балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә арасында уздырылган "100 яшел почмак" республика конкурсында катнашучылары.
Бәйгедә катнашу өчен 15 майга кадәр ecokonkurs@tatar.ru адресына гариза җибәрергә кирәк. Анда балалар бакчасында яки мәктәптә экология-агарту эше турында сөйләргә, ни өчен сезнең оешмагыз җиңүгә лаек икәнлеген дәлилләргә кирәк. 100 иң актив балалар бакчалары һәм мәктәпләре бакча һәм мәктәп яны участокларына утыртыр өчен материал тапшырылачак.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев