Логотип Идель
Ялкын

ЛОГИКАСЫЗ ХОККЕЙ – ФИГУРАЛЫ ШУУ

Миңа тоттылар да «феминистка» атамасын тактылар. Бәлки, бу чынлап та шулайдыр. Ләкин, җәмәгать, күзгә бәрелеп яткан дөреслектән качып булмый бит инде! Мин адым саен кызларның егетләргә караганда көчлерәк тә, акыллырак та икәненә инанам.

Фәнүзәне социаль челтәрдән эзләп тапкач, уртак дусларыбыз барлыгы ачыкланды. Баштарак ул миңа җавап бирмәде. Шулай язмый торгач: «Бик һавалы, мин-минле кыз икән бу, әңгәмә корып булмас инде,» – дип уйладым. Дус-ишләренә яздым. Баксаң, ул бик аралашучан һәм ягымлы кыз икән. Вакыты бик тыгыз булганлыктан гына җавап бирә алмаган булып чыкты.

Дуслары әйтүенчә, Фәнүзәнең уңышларының төп нигезе: көчле рух, логика (сүз уңаеннан, логикасыз хоккеист фигуралы шуу остасы гына була ала – Лианадан канатлы гыйбарә) һәм физик әзерлек. Бүгенге көндә яшь, үҗәт, тырыш хоккеисткабыз «Артик-Университет» командасы әгъзасы. (Коми республикасының хатын-кызлар профессиональ хоккей клубы. Әлеге клуб 2012 елдан бирле Россия хатын-кызлар командалары арасында шайбалы хоккей Чемпионатында катнаша.)
КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ
Исеме: Фәнүзә Кадыйрова
Туган көне: 6 апрель, 1998 ел
Туган урыны: Кукмара районы Сәрдекбаш авылы
Кумирлары: Илья Ковальчук, Павел Дацюк, Патрик Кейн

«Бүгенге көн белән яшим...»


Әлеге клубка ничек килеп эләктең?

Казанда Форвард командасында уйный идем. «Артик»ның тренеры Сергей абый Столбунов уеннарымны күргән, шуннан соң шалтыратып, Россия чемпионатында катнашыр өчен команда җыям, сине дә анда күрергә теләр идем диде. Мин, әлбәттә, ризалаштым. Шулай итеп тагын бер-ике кыз һәм мин Ухтага киттек.

Беренче тапкыр кайчан бозга аяк бастың?

5 яшьтән үк тимераякта шуам. Әтием хоккейчыларны өйрәтә, тренер булып эшли. Мине балалар бакчасыннан алгач, эшенә алып бара иде. Тренировкаларны күзәтеп утыра торгач, үзем дә кызыксына башладым. Берсендә командадагы бер малай тренировкага килмәде дә, әти миңа аның формасын бирде. Мөгаен, менә шул мизгелдән хоккей минем тормышыма килеп кергәндер дә. Мавыгу гына булудан узгандыр, дим...

Буш вакытыңда ниләр белән мавыгасың?

Туп тибәм. Дус кызларым белән кинога барырга яратам. Кино яңалыкларын күзәтеп барам. Үзем хоккей уйнамаганда да телевизордан карыйм. Соңгы вакытта инглиз теле белән кызыксына башладым.

Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

Бу хакта әлеге уйланганым юк. Мин алай ераккка китеп уйламыйм, бүгенге көн белән яшим. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгы колледжында белем алам. Киләчәктә физкультура университетына керермен, бәлки.

«Һәр уен – иң мөһиме!»


Нинди шәһәрләрдә булганың бар?

Швеция, Венгрия, Америка, Чехиядә һәм Россиянең бөтен шәһәрләрендә дә булганым бар, ялгышмасам... (Көлә.)

Чынлапмы?!

Махсус санап бармадым инде...

Чит ил коллегаларың белән аралашуы кыен түгелме?

Билгеле, авыргарак туры килә инде. Менә шуңа күрә дә инглизчәмне яшыртам. Инглиз телен белгән кеше кайсы илдә дә югалып калмаячак, минемчә.

Ашарга пешерә беләсеңме?

Кызганычка каршы, белмим. Ә менә әниемнең пешергән пиццаларын бик яратам. Кирәк булса, өйрәнергә була, дип уйлыйм.

Иң җаваплы һәм иң кадерле җиңүең?

Иң җаваплы уеннарымның берсе Америкада узды. Анда без Чехиягә каршы өченче урын өчен көч сынаштык. Аллага шөкер, җиңдек. Шушы уенда алган бакыр медалем иң кадерлесе дә, иң кыйммәтлесе дә. Ә болай – җиңүләрнең барысы да мөһим һәм кадерле. Монысы әллә ни мөһим уен түгел дип уйнасаң, булмый ул.

«Чәчәкләр, конфет-шоколадлар яратам!»


Хоккеист кыз нинди булырга тиеш?

Кыз кеше булуга карамастан, бозда, уен барган вакытта «зверь» булырга кирәк. Мәлҗерәп торсаң, төртеп тә егалар, шугалак читенә китереп бәрергә, имгәтергә дә күп сорамаслар. Боз дисциплинага өйрәтә, чыныктыра.
Бу сыйфатлар кызлардагы нәфислекне юкка чыгармыймы соң?

Гади тормышта кыз булуыңны онытмаска кирәк, билгеле. (Көлә.)

Бизәнергә, күлмәкләр сайларга, кибетләргә йөрергә, чытлыкланырга яратасыңмы соң?
Юк. Кызларны билгеләүче төп сыйфатлар шушылармыни? Минемчә, ягымлы һәм сөйкемле булсаң – шул җитә.

Синең өчен иң кадерле кешеләр?

Әти-әнием һәм туганнарым. Өйдән иртә чыгып китттем, шуңа күрә, алар миңа аеруча кадерле.

Хоккеист кызлардан егетләр курыкмыймы соң?

Юк бугай. Әйткәннәре булмады. (Көлә.) Гап-гади кыз бит инде мин дә, чәчәкләр, конфет-шоколадлар яратам.

Син хәзерге вакытта Россиянең җыелма командасында уйныйсың. Бу синең өчен зур уңышмы? Гомумән, карьера турында уйлыйсыңмы?

Әлбәттә! Монда гына тукталып каласым килми. Алда мине күп җиңүләр көтәдер әле. Хоккей ярдәме белән миңа төрле шәһәрләр, илләр күрергә насыйп булды, бик күп дуслар, аңлаучылар таптым. Хоккей мине көчле итте, сабырлыкның ни икәненә төшендерде. Кыскасы, тормышымны үзгәртте, хәзер инде мин ансыз яши алмам кебек.

P.S. 17 яшен тутырып килүче Фәнүзә, кайберәүләр олырак яшьтә дә ирешә алмаган үрләрне яулаган инде: 101 шәһәр күреп, 100дән артык танылган шәхес белән очрашкан, дистәләгән дус тапкан, җиңү шатлыгын татыган. Максатчан, тырыш дустыбызга киләчәктә дә хыялларының тормышка ашуын гына телисе кала.

Лиана МӘРДАНОВА

04.05.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев