Логотип Идель
Ялкын

"ҮЛЕМ БЕЛӘН УЕН - КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА"

5, 6 һәм 19 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Ж.-Б.Мольер пьесасы буенча “Дон Жуан” спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә, спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игътибарын комедиянең фәлсәфи проблематикасына, Дон Жуанның яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын-кызларны үзенә каратып юлдан яздыруының чишелмәгән серләренә, геройның фетнәле аңына, аны янәдән-янә кыл өстендә калырга этәргән шартларга, җәмгыять нормаларына каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурлавына юнәлдерә.
Пьесаның язылу серләре, аның бүгенге көндә дә популяр булуы, Дон Жуан, Сганарель, Командор образларының архетипик башлангычы режиссерның фантазиясен борчый.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең фикерләре белән бүлеште: «Башта мин бу спектакль белән бүгенге көндә нәрсә әйтергә теләвемне үзем өчен билгеләгән кебек идем. Ләкин текст белән күбрәк эшләгән саен сорауларым арта бара. Мәсәлән, төп геройга ничә яшь икәнлеге билгесез, гәрчә кайбер җөмләләрдән аның инде бик үк яшь булмавы аңлашылса да. Дон Жуан “герой-любовник” булса да, аның азгынлыгы турында бер генә сәхнә дә юк. Актер уенына килгәндә, без начар гадәтләреннән баш тарта алмаучы, үз бозыклыгына иярүче җанлы кеше образын тудырырга телибез. Тик хәзерге заманда бозыклыкның чиген билгеләү дә катлаулы”.

Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды: Дон Жуан – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев, Сганарель — Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Эльвира — Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова һ.б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев