Логотип Идель
Ялкын

ЛАЗАРЕВ, САЛАВАТ, МИҢНЕХАНОВ ҺӘМ НИКОЛАЕВ

«Казан-Арена»да бүген музыка һәм сәясәт йолдызлары менә шундый тәртиптә чыгыш ясаячак. 20.00 сәгатьтә – Сергей Лазарев, 20.50 сәгатьтә – Салават Фәтхетдинов, 21.00 сәгатьтә – Рөстәм Миңнеханов, 21.10 сәгатьтә – Игорь Николаев. Бу хакта “Бизнес-ОНЛАЙН” газетасы хәбәр итә.

Сүз сайлау көненә багышланган концерт турында бара. Ул башланды инде. Әлегә тамашачыларны «Татарсис» этно-лаунж проекты һәм Казанның «Волга-Волга» төркеме “җылыта”.

салават 1
Концертка сайлауда катнашкан һәм махсус беләзек алган һәркем бушлай эләгә ала. Селфи һәм сайлау участокларында #люблютатарстанидунавыборы хэштегы белән «чекин» узганнарга да юл ачык.

“Концертка бара алмаучылар аны моннан онлайн рәвештә карый ала.


салават 2Ә Әлмәт халкын бүген “Евровидение”нең тагын бер йолдызы Дима Билан һәм Татарстан-Башкортостан йолдызы Айдар Галимов җырлатачак һәм биетәчәк.

Концерт «Нефтьче» Мәдәният йорты янындагы мәйданда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев