Логотип Идель
Ялкын

"КЫЗЫЛ ПОШИ ҺӘМ БОЛАННЫ ЭЗЛӘ..."

Исәнме, гыйнвар, исәнме Яңа 2016 нчы ел! Суык түгел дисеңме? Юк, һич! Быел бит кыш модага керде! Ә ааның карлы-бозлы көннәре, аяз төннәре белән бергә җылы өс-баш популярлаша бара. Бу сәфәребездә Казанның иң килешле киемнәрен Илназ Гарипов белән барлап чыктык әле.

«Ми-ми-мишкалар» гаскәре


Әниләр нәрсә дияргә ярата кышын? «Башыңа киеп йөр, суык тиерәсең!» Таныш сүзләр, шулай бит? Ә синең өчен башка кию – шактый кыен эш, бигрәк тә син кызлар рәтеннән булсаң. Чәч бозыла, электрлаша, тегесе-монысы...


Ә менә бу сезонда баш киемнәре ‒ гардеробның иң әһәмиятле элементы. Модадан артта калмас өчен генә булса да, киярсең! Классик стиль яратучылар өчен кануннар үзгәрмәде: бияләйләр, аяк киеме яки шарф белән төсен туры китерәсе генә бар башлыкның. Ә менә «неформал»лар сөенсен: балачакка кире кайтабыз! Бу сезонда, помпоннар суперпопулярлаша!


Һәр яңалык – онытылып өлгергән искелек, ди бугай рус мәкале, дөрес хәтерләсәм. Помпон дигәннән дә, XVIII-XIX гасырда барлыкка килгән бу йомшак «ми-ми-мишкалар» безгә гаскәриләрдән килеп кергән. Аларның төсе, зурлыгы һәм формасы хуҗасының дәрәҗәсен күрсәтә торган булган. Соңрак диңгезчеләрнең баш киеменә дә тегеп куя башлаганнар үзләрен. Дөрес, аларныкы зуррак булган һәм башка функция башкарган: С витамины җитмәү сәбәпле, диңгезчеләрнең күзләре караңгылыкка озак ияләшә торган була. Трюмга җитез генә төшкәндә башлары бәрелмәсен өчен, башлыкларына помпон тегә башлыйлар аларның. Менә яңадан кием-килбәткә төс биреп тора торган бер элемент кына булып калмыйча, мода сафында торучы гаскәрләрнең төп коралына әверелеп куйды бу помпон дигәннәре.1_гардероб


Илназ Гарипов итәк кимәскә булды...


Илназ да үзенә помпонлы баш киеме сайлап алды. Төсе – куе кызыл. Скандинавия принтлары белән бизәлгән. Төсенә килгәндә, танылган блогер туташ Эйми Сонг фикеренчә, 2008-2009 сезонында популяр булган куе чия төсе кабат подиумга чыга. Алай гына да түгел, кызыл төс барлык төсмерләре белән кире әйләнеп кайтты.


Скандинавия принтлары һәр кыш саен модага кабаттан керә. Күрәсең, кыш дигәч, төньякка таба юнәлә башлый уйлар. Кибет киштәләрендә янә боланнарны эзләр вакыт килде. Дөрес, модельерлар һәр яңа сезонга үзгәрешләр кертүне кирәк таба. Быел, мәсәлән, калын җеп белән үрелгән йон кием-салымга (шул исәптән баш киемнәре дә!) игътибар ит. Пошилар, боланнар, ромбиклар күбрәк булган саен – шәбрәк. Ләкин аның да чиге бар: өстеңдәгенең 50% гына чуар булсын, калганы – бер төрле тыныч төстә калсын.


Ә көннәр җылытып җибәрсә, нишләргә? Баш киеме белән эссе, салсаң – колакка җил бәрә. Башта борын тыңкышлана, аннары колаклар томалана... Юк, бу баш миенең тишек-тошыкларны ямап, йортын җылытырга тырышуы гына түгел, ә суык тия башлау инде. Шундый көннәр өчен махсус колакчыннар бар. Сатучылар Илназ киеп караган колакчыннар мәсьәләсендә «унисекс» дип сүз бирде. Илназның шикләре барыбер таралмады. Алмадык, кызларчарак кебек... Сезгә ничектер тагын?!


Сүз уңаеннан, бу сезонда кабат шотландия юбкалары модага керәчәк дигән имеш-мимешләр йөри. Экспериментларга каршы чыкмаган Илназ Гарипов алай да тыйды: «Егетләр, мода шәп әйбер, ләкин кирәкмәс!»6_гардероб


Бияләйме? Смартфонмы?


Смартфон, планшет һәм башка шуның ише техника заманында бияләй кию кыенлашып китте, билгеле. Менә сиңа шалтыраталар, син башта ашыга-ашыга телефоныңны эзлисең, аннары бияләеңне салырга тырышасың, ул арада телефон сүнә... йә булмаса, каядыр төшеп өлгерә. Кыскасы, баш бәласе инде! Кулга кими дә йөреп булмый. Татарстанның суыклары сиңа Ямайка кышы түгел! Махсус перчаткалар бар, әйе, ләкин аларның төсе, фасоны һич кенә дә килешле түгел. Модельер апа-абыйлар, төн йокыларын йокламый, бу проблеманы чишәргә тырышкандыр инде: таныш булыгыз, трансформер бияләйләр. Теләдем исә, киям, теләдем – салам – ә куллар туңмый.2_гардероб


[gallery size="large" columns="2" ids="5593,5594"]

Жозефинага бүләк!


Булгач булсын, диеп, өс киеме дә сайларга булдык. Әгәр 1500 – 2000 сум арасында торган кием-салым сайласагыз, башта составына күз салыгыз. Мондый бәягә натураль йоннан бәйләнгән әйбер кулга төшереп була. Кышын ясалма тукымалардан качуың хәерле – тирләтә, өшетә, тәнне боза, нигә кирәге бар?! Ә менә 2000 сумнан кыйбатрак әйбер сайларга уйласаң, кашемирны эзлә! Күпләр аны кәҗә йоны дип ялгыша, алай ук түгел, кашемир – кәҗә мамыгыннан ясалган җепләрдән тукыла! Аларны тарый-тарый җыялар. Гадәттә, бер кәҗәдән (махсус токым) 100-150 грамм мамык чыга. Бу исә бер шарф дигән сүз. Ә кофта өчен 2-3 кәҗәне тарарга туры килә. Шуңа да кыйбаткарак чыга мондый кием. Аның каравы зәвыклы!


Кашемирны модага кертеп җибәрүче – Наполеон Бонапарт! Күз алдына китерегез: яулап алынган экзотик бер илнең базары буйлап бөек Бонапарт килә. Тиздән туган ягына кайтырга кирәк, ә сөеклесе Жозефинага бүләк алынмаган. Кызларга бүләк алмасаң, нәрсә килеп чыгачагын беләсез бит инде... Кыскасы, күзе кашемир шәлгә төшә. Ул шулкадәр нәзек була ки, йөзек аша уза алган. Ләкин башка шәлләргә караганда 8 тапкыр җылырак! Менә шулай кашемир сарайларга узып керә һәм байларның иң яраткан тукымасына әверелә.


...Без кашемирны ук сайламадык-сайлавын, ләкин йон кофтаны тиз арада сайлап алдык. Йә ничек? Килешлеме? Әниләр күңеле тыныч хәзер! Өстең-башың җылы, матур, бөтен – бюджет та зур тетрәнүләр кичермәде.


7_гардероб


УРТАЧА БӘЯЛӘР:


баш киеме – 699 сум,


шарф – 799 сум,


бияләйләр – 599 сум,


кофта – 1599 сум.



Базар буйлап бөек Бонапарт килә. Тиздән туган ягына кайтырга кирәк, ә сөеклесе Жозефинага бүләк алынмаган. Кызларга бүләк алмасаң, нәрсә килеп чыгачагын беләсез бит инде... Кыскасы, күзе кашемир шәлгә төшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев