Ялкын
Кызык икән кайчак дөнья,
Килә минем көләсем,
Кечкенә булсам да килә,
Дөнья серен беләсем.
Мин бит әле кечкенә.
Миңа бары биш кенә.
Абыйлар мәктәпкә киткәч,
Бар эшне эшләп куям.
Эшләр беткәч әни дәшә:
Бәләкәй улым, уян.
Нигә , мин бит кечкенә,
Күргәнмен мин төш кенә.
Кош – кортларны барлап торам,
Үләрләр карамасам.
Әтәчне гел куып торам.
Тавыкны таламасын.
Булсам да мин кечкенә,
Аңа җитә көч кенә.
Ике абыем су ташый,
Мин генә өйдә калам.
Рәхәтләнеп уйныйм – диеп.
Компьютерны алам.
Әни, мин бит кечкенә,
Миңа тулды биш кенә.
Әти балыкка җыена,
Абыйларымны алып.
Мин дә барыйм әле – дидем,
Карыймчы кармак салып.
Мин дә бит үсеп җиттем,
Инде алтыга киттем.
Халидә Бегҗанова
Лениногорск районы, Куакбаш авылы
«КЫЗЫК ИКӘН БУ ДӨНЬЯ»
Кечкенә Раяз
Кызык икән кайчак дөнья,
Килә минем көләсем,
Кечкенә булсам да килә,
Дөнья серен беләсем.
Мин бит әле кечкенә.
Миңа бары биш кенә.
Абыйлар мәктәпкә киткәч,
Бар эшне эшләп куям.
Эшләр беткәч әни дәшә:
Бәләкәй улым, уян.
Нигә , мин бит кечкенә,
Күргәнмен мин төш кенә.
Кош – кортларны барлап торам,
Үләрләр карамасам.
Әтәчне гел куып торам.
Тавыкны таламасын.
Булсам да мин кечкенә,
Аңа җитә көч кенә.
Ике абыем су ташый,
Мин генә өйдә калам.
Рәхәтләнеп уйныйм – диеп.
Компьютерны алам.
Әни, мин бит кечкенә,
Миңа тулды биш кенә.
Әти балыкка җыена,
Абыйларымны алып.
Мин дә барыйм әле – дидем,
Карыймчы кармак салып.
Мин дә бит үсеп җиттем,
Инде алтыга киттем.
Халидә Бегҗанова
Лениногорск районы, Куакбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
Нет комментариев