Логотип Идель
Ялкын

КЫЗЛАРНЫ ШАККАТЫРЫП - ЕГЕТТӘН ТАТЛЫ БҮЛӘК! /видео/



8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә дә озак калмады. Иң яхшы бүләк нинди дип баш ватасызмы? Әлбәттә, үз кулларың белән ясалганы. Бигрәк тә татлы бүләк булса.


Бүген без кызларны шаккатырырга булдык әле. Сезгә шоколадлы торт ясау серләрен өйрәтер өчен ярдәмгә... оста куллы егетне чакырырга булдык. Татлы-баллы ризыклар әзерләргә яратучы, кечкенәдән кулинариягә мөкиббән булган Тимур Дәүләтшин үз рецепты белән бүлешергә рәхәтләнеп риза булды.





«Бу тортны ясавы бер дә авыр түгел. Чөнки аның барлык ингредиентларын кушып, коржлар ясыйcың», – ди Тимур.



Шоколад торты рецепты








Нинди ингредиентлар кирәк була?


Он – 250 грамм


Сода – 1,5 бал кашыгы


Тоз – 1 бал кашыгы


Какао-порошок – 55 грамм


Шикәр – 300 грамм


Йомырка – 2 данә


Ак май – 60 грамм


Үсемлек мае – 60 грамм


Сөт – 280 миллилитр


Алма серкәсе (яблочный уксус) – 1 аш кашыгы


Шоколадлы крем өчен:


Кара шоколад – 100 грамм


Сливки (33 яки 35 процентлы) – 100 грамм


Ак төстәге крем өчен:


Эремчекле сыр (иң яхшысы – «Хохланд») – 340 грамм


Ак май – 115 грамм


Шикәр пудрасы – 100 грамм


Ванилин – 2 грамм



Коржларны ничек ясарга?


1. Башта барлык коры ингридиентларны бергә кушып болгатабыз.



2. Аннары шушы массага ак һәм үсемлек маен, сөт, йомырка кушабыз.


3. Духовканы 180 градуска жылытырга куябыз.


4. Килеп чыккан массага алма серкәсен кушабыз һәм миксерда болгатабыз.



5. Пешерү өчен кәгазьне (бумага для выпечки) табаның диаметрына яраклаштырып кисәбез. Табаның төбенә салып куябыз.


6. Аннан соң шушы бертөрле массаны табага салабыз. 180 градуслы духовкада 40 минут пешерәбез.


7. Коржлар пешеп чыккач, аларны духовкадан алабыз. Табада килеш бераз суытабыз.



8. Әзер коржны азык-төлек пленкасына төрәбез.


9. 2 сәгатькә суыткычка куябыз.


10.  Шуннан соң тигез итеп ике кисәккә бүләбез.


Шоколадлы кремны ничек ясарга?


1. Тизрәк эресен өчен, шоколад плиткасына ваклыйбыз.


2. Сливкины плитәгә куеп җылытабыз. Кайный башлагач, сүндерәбез.


3. Аннары сливкины шоколадка кушабыз.


4. Яхшылап болгатабыз.


5. Бу массаны бераз суытабыз. Аннары 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Шулай иткәндә, бу масса куелана, аның төсе дә үзгәрә.



Ак кремны ничек ясарга?


1. Бүлмә температурасында ак майны эретәбез.


2. Бу массаны шикәр пудрасы белән күпертәбез.


3. Аннары эремчекле сыр кушып, яхшылап болгатабыз.


4. 2-4 сәгатькә суыткычка куябыз.


Нәтиҗәдә:
1. Коржларның бер катын ак крем белән сылыйбыз.


2. Өстен шоколадлы крем белән сылыйбыз.


3. Аннары тортны матур итеп бизибез.



Торт әзер!


Бәйрәм бүләгегез тәмле булсын!


[embed]https://youtu.be/avn0W7b38Sw[/embed]






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев