ҖИҺАНЫБЫЗГА АП-АК КЫШ КИЛДЕ

Җиһаныбызга ап-ак кыш килде. Күп тә үтмәс, Яңа ел да ишек шакыр. Аннан соң 2017нең буранлы кышы, ямьле язлары, җиләкле җәе.. Вакыт бер дә туктап тормый шул. Җир планетасы, аның кешеләре һәрвакыт хәрәкәттә. Һәркайсы каядыр ашкына, кабалана... Ашыкса да соңга кала. Ләкин алда, иртәгә ни буласын беркем дә төгәл генә әйтә алмый.


Гомерләренең мизгелдә үткәнен дә сизми кеше. Шатланып йөрүче кешеләргә караганда, моңсу, проблемаларга чумганнар ишәя генә бара. Ә югыйсә, бу дөньяга бар игътибарны биреп карасак белер, аңлар идек: күпме могҗизаны күрми яшибез икән бит без! Җир йөзендә һәрбер көн үзенчәлекле. Берсе дә яңадан кабатланмый. Ә кеше, үз чиратында, үткән көненнән үзенә яңа белем, мәгълумат, нинди дә булса бер яңалык алып калырга тиештер. Туган ягыбызның матурлыгын  да күрә белмибез. Минемчә, кечкенә балалардан үрнәк алырга кирәк: алар бит ап-ак кар яуганга да ничек сөенә. Гөнаһсыз сабый самими күңеле, ачык нурлы күзләре белән һәрнәрсәдән могҗиза эзли, тылсым күрә.



Хуш, көзем!


5


Сары яфраклар түшәлгән җиребездән алтын көз узып китте. Ул матурлыкка бөтен игътибарны юнәлтеп карадыкмы соң? Минемчә, юктыр, карасак та - сирәк.


Соклану –узенә күрә бер талант түгелме икән?! Соклана белгәннәр кешеләрнең күңел күзен ачарга булышалар. Алар үзләре мөкиббән киткән күренешне рәсемдә, сурәттә, әсәрдә чагылдыралар.  Һәм дөньяга гашыйк булып яшәүчеләр саны тагын да күбәя! Сокланганнан безгә ни файда диярләр. Әмма кешенең ул чакта күңеленә матурлык керә бит. Бәлки, кереп кенә калмыйча, әлеге гүзәллек анда бөтенләйгә урнаша да! Матурлык исә кешене яратырга, күркәм эшләргә, ягымлы сүзләр әйтергә өнди.


Тормышыбыз күркәм булсын дисәк, бөтенебезгә,  һәрбер мизгелнең кадерен белеп, тормышны сөеп, игътибарлы булып яшәргә генә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 июль 2020 - 15:26
    КИЛЕН КЫЗЫМ Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде. Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде.
    2267
    0
    12
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1711
    0
    13
  • 15 июль 2020 - 17:52
    ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ? Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең.
    1334
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019