Логотип Идель
Ялкын

«КУЗГАЛДЫК!»

Беренче класста укыганда «Беренче укытучым» дип язылган фоторәсем бүләк иткәннәр иде. Хәтеремдә, укытучым һәм минем фоторәсем фонында китап, дәфтәр һәм күккә омтылган ракета рәсеме. Бик күпләрнең космонавт булырга хыяллануы турында беренче тапкыр мин шул чакта ишеткән идем...

Галәмне ачу...

Ышандырып әйтә алам, теләсә нинди могҗиза хыялда туа.

Хөкүмәт куйган бурычлардан читкә тайпылып, Җир тирәли беренче ясалма иярчен җибәргән, баллистик ракеталарны кеше очышына җайлап, космик корабль итеп үзгәрткән конструктор С.П. Королев белән дә хыял идарә итмәгәндер дисеңме?!

05:30. 12 апрель, 1996 ел.
«Ничек йокладың?» – дигән сорауга өлкән лейтенант Гагарин: «Әйбәт!» – дип җавап кайтара. Барысы да алдан өйрәнеп куелганча.
«Космик» тюбиктан иртәнге аш. Скафандр. Байконур космодромы. Дәүләт комиссиясенә соңгы рапорт.

09:07. «Восток» корабле, очкыннар чәчеп, күккә томырыла. Рациядән Гагаринның тарихка язылып калачак «Поехали!» сүзләре яңгырый.
Җирнең тарту көчен җимереп, кешенең космоска очышы белән яңа чор башлана. Кеше – Галәмдә! Җирдә Гагарин дигән Герой барлыкка килә. Һәм өр-яңа һөнәр! Космонавт булу! Бу хыял меңнәрчә кешене берләштерә ул чорда.
Җир тирәли 108 минутлык очыштан соң, «Восток» Җиргә якынлаша. Кораб Иделнең сул ярына, Энгельс шәһәре тирәсенә төшә. Башта мотоциклчылар килеп җитә, аннан – җитәкчеләр, халык җыела. Һәр тарафта «Юрий Гагарин! Юрий Гагарин!» дигән тавышлар ишетелә. Урамнардагы радиолардан ил буенча «Гагарин Җиргә кайтты! Совет кешесе дөньяда беренче булып галәмне яулады!» – дигән хәбәрләр яңгырый. Ә кораб төшкән кырда, Гагарин хәрбиләр белән аралашкан арада, берничә егет корабльдән запас өчен алынган рация, кабартылып тутырыла торган көймәне алып чыгып китәргә өлгерә... Хәер, монысы инде башка тарих.

Кем беренче?
Гагарин очканга кадәр үк тә, галәмгә ракеталар җибәреп карау омтылышлары була. Шулардан өчесе җиргә исән-сау әйләнеп кайта. 1960 елда Белка, Стрелка исемле этләр, ташбака һәм тычканнар белән бер корабль җибәрелә, 1961 елда Чернушка исемле эт галәмне урый, соңрак тагын бер корабль шушы ук юлны үтә. Ниһаять, Юрий Гагарин батырлыгы. Галәмгә очкан беренче хатын-кыз Валентина Терешкова... Күк киңлекләрен ураган «беренчеләргә» җирдә чикләр булмагандыр, билгеле. Тик шулай да галәм киңлеге беренче кемгә «ачык» булган соң? 1934 елда ук «Кеше галәмне яуларга тиеш» дигән идея әйтеп, бөтен гомерен авиациягә багышлаган, «беренчеләр» өчен космик корабльләр җыюга нигез салган С.П. Королевкадыр, бәлки?!.
№1 ҺӨНӘР
Космонавт булырга хыяллану... Җирдә төпләнгән кешенең чикле яшәеш кысаларыннан чыгарга омтылышы түгелме бу?! Алай дисәң...
Советлар Союзы таркалса да, кешеләрнең күңелләрендә космонавт булу теләге шул килеш калган кебек. Космонавт һәм астронавтлар саны (514) бүген «Формула - 1» (749) пилотларын куып җитүгә якыная. Космоста инде 10 меңнән артык кеше булган. Ракеталар һәм спутниклар санын яшерен службалардан белеп була. Россиядә иң популяр «һөнәр» – чиновник булу дисәләр дә, илебезнең 35% халкы космонавт булуны беренче номерлы һөнәр итеп саный икән.
Космоска без инде бик якын (Бу урында, «...космонавт булырга хакым бар» – дигән сүзләре белән, әлбәттә, Высоцкий искә төшә... ) Гаҗәпләнмә! Бик теләсәң, бүген анда син дә оча аласың! Бары... кесәңдә 25 мең доллар акчаң гына булсын. Бүген галәмгә очу туризмы модага кереп бара.
Космонавт булыйм дисәң...
Космонавт булырга мәктәптә өйрәтмиләр. Галәмгә очу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл логикасы (Җирдән вакытында ярдәм килеп җитмәсә?!), корыч психика (иллюминатордагы һаман бер үк пейзажга, борттагы бер үк төрле яшәү ритмына кем түзәр?) һәм кемдер булу (очучы, инженер, врач, биолог, физик... кызганыч, әлегә бу исемлеккә журналист һөнәре кермәгән, юкса галәмнән репортажлар җибәрергә мин күптән әзер инде!)) һәм чиста репутация, 160 тапкыр парашюттан сикерү, 75 кг авырлык, яшь 27-30 тирәсе, буй – 175см булу кирәк.
Россиядә космонавтларны сайлап алу үзәге Владивостокта, Хабаровскида, Свердловскида һәм Мәскәүдә бар.
Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәген Звездный шәһәрчеге дип тә йөртәләр. Бу ябык хәрби шәһәрчектә халык грипп, кризис турында түгел, Марска очу преспективалары турында гәпләшә. Биредә гаиләләре белән космонавтлар һәм аларны галәмгә әзерләүче персонал яши. 8 космонавтны әзерләү өчен 6 ел вакыт һәм 2000 хезмәткәр кирәк.
Казан – космос үзәге?
Бервакыт, группадашлар белән халыкара «Волга» лагерена ял итәргә баргач, кайчандыр монда Ю.Гагарин тукталган йортны күреп, шаккаткан идек. Соңрак белдем: Казанда 1967 елда Ю.Гагарин һәм орбитада биш тәүлек уздырган В.Быковский гаиләләре белән биредә ял иткәннәр. Ә кырыгынчы елларда С.П.Королев Казанның авиация заводында эшли. Анда хәзер конструктор истәлегенә горельеф куелган. Казан, чыннан да, космоска бик «якын» булып чыга түгелме?! Казан федераль университеты космик институт ачарга җыена. Космос мөмкинлекләрен Җирдә үзләштерү буенча Россия регионнары арасында Татарстан беренче урында тора.

Галәмгә ник очалар?
Хыялларны чынга ашырыр өчен. Фәнни ачышлар ясар өчен. Космонавтлыкка кандидатларны фәнни приборлар, космик техника, эзләнүләр һәм экспериментлар уздыручы оешмалар тәкъдим итә.(Күктә эленеп торганда да синнән Җиргә файда булырга тиеш!)
Килешәм. Бөтен кеше дә космонавт булып бетә алмый. Галәм безгә барокамера, центрифугаларсыз гына, хыяллар белән якын. Ә алсу төстәге скафандрлар һәрвакыт әзер!
3..2..1..

- КУЗГАЛДЫК!!!

Раилә Сабирова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев