Логотип Идель
Ялкын

"КУЯННЫҢ ИТАЛИЯГӘ СӘЯХӘТЕ"

Куянның җаны әллә кайсы илләргә тартылып өзгәләнде. Карта аркылыга-буйга каралды – Испанияме? Таиландмы? Төркияме? Кайсын сайларга?! Чү! Колонкаларда Челентано җырлап җибәрде. Италия! Әлбәттә, Италиягә барасы килә куянның...

  1. Бу – мин. Очкычта.


Очкычка беренче менүем. Очкычта иң мөһиме нәрсә? Дөрес! Колак тондырмау! Тонмасын өчен, авызны киң итеп ачып иснәп алырга кирәк. Казаннан Италиянең курорт шәһәре Риминига 3 сәгатьтән артык исни-исни очасы шулай. Мин үзем, вакыт тизрәк узсынга, юлга алган итальян теле дәреслегемне тартып чыгарып, сүзләр өйрәнеп бардым.

На отдельную плашку (итальянско – татарский словарик):

Buon giorno (буОн джОрно) ‒ хәерле көн («хәерле иртә» дип әйтмиләр дә бугай итальяннар, чөнки йокыдан соң торалар).

Buona sera (буОна сЭра ) – хәерле кич.

Non capisco (нон капИско ) – аңламыйм

Per favore (пер фавОре ) ‒ зинһар

Grazie (грАцие ) – рәхмәт

Prego (прЕго ) (рәхмәткә җавап) – исән булыгыз (рус телендәге «не за что» варианты)

Scusi (скУзи ) – гафу, кызганычка каршы

Arrivederci (арриведЕрчи ) – сау булыгыз

Non parlo italiano (нон пАрло италиАно) – мин итальянча белмим

Oggi Оджи ) – бүген

Ieri (иЕри ) – кичә

Domani (домАни) – иртәгә

Dove? (дОвэ) – кайда?

 

  1. «Әдрән диңгез – гүзәл диңгез...»


Италиягә эссе чигенгәч кенә килдем. Челләдә пешеп-әлсерәп, пляжда аунап яту кызыксыз. Сентябрь ахырында да коенып була икән диңгездә, салкынча суда чиный-чиный булса да. Диңгез чите буйлап яше-карты йөгерә – бу милләтнең иң яраткан спорт төре булса кирәк! Шәһәр урамнарында сәпитләр машиналарга караганда күбрәк.

  1. Су!


Фонтаннар күп. Алардагы суны рәхәтләнеп эчәргә була. Кибеткә кереп акча туздырасы юк, бушаган пластик шешәгә фонтаннан су тутырасың да, матурлык дөньясы буйлап атлавыңны дәвам итәсең.

  1. Мин – парктроник!


Итальяннар – ювелир җанлылар! Эшне җиренә җиткереп, үтә нечкәлек вә төгәллек белән башкаралар. Машиналарын бер-берсенә шулкадәр якын итеп куялар! Араларына кереп карадым – төртешмәгәннәрме, дип. Юк! Минем кадәрле генә ара калган! Ничек шулай өйрәнергә, ә?! Хәер, нигә бу миңа? Безнең илдә урын күп...

  1. Диңгез сыйлары


Пицца, паста, равиоли… Әле дә авыз сулары килеп тора. Әмма иң тәмле ризык – әле генә тотылган балык, диңгез хәшәрәтләре икән! Ә менә устрицаның мәгънәсен аңламадым. Фу-у-у...

  1. Борынгы Тиберий күпере


Күз алдыгызга гына китерегез, бу күпер безнең эраның 14-21 елларында ук салынган. 580нче елда готлар җимергәч, яңадан бары тик 1680 елда гына төзекләндерелгән. Римини халкы тарих өстеннән тыз-быз йөри. Фәлсәфи уйларга бирелдем...

  1. Феллини фильмнары


Биш «Оскар», «Алтын пальма ботагы» премияләре иясе булган мәшһүр кинорежиссёр Римини шәһәрендә туып үскән. Монда ул үзенең атаклы фильмнарын да төшергән – «Амаркорд», «Рим», «Хатын-кызлар шәһәре» һ.б. Риминида Феллини исемен йөртүче аэропорт, парк, урам, музей, аңа куелган һәйкәл бар. Кайткач, Феллининың әле каралмаган фильмнарына ябырылам!

  1. Император Август аркасы


Италиянең иң борынгы аркасы бу! Кайчан төзелгәнме? Минем акылым моны хәтта кабул да итә алмый – ул Рим һәм Адриатика яры арасында юл төзелешенең тәмамлануына багышланып, безнең эрага кадәр 27 елда салынган!

  1. Фиренце – күк астындагы музей


Итальяннар аны Фиренце дип йөртә. Бу шәһәр кешелеккә Леонардо да Винчи, Микеланджело, Данте, Галилейны бүләк иткән. Флоренциянең акыл ияләре Яңарыш чорына нигез салган, җирле диалект әдәби итальян теленә нигез булган, Флоренция рәссамнары перспектива кануннарын эшләп чыгарган, Флоренция диңгезчесе Америго Веспуччи ике континетка үз исемен биргән, Флоренция акчасы бөтен Ауропа өчен эталонга әверелгән. Кыскасы, Флоренция буйлап атлаганда... үземне дөнья уртасыннан атлап барам дип хис иттем. Бу – кабатланмас хис. Таш белән түшәлгән юлдан, XXI гасырдан түгел, ә Тарихның үзәгеннән атлау…

  1. Безгә башка мода кирәк!


«Gucci», «Dolce and Gabbana», «Valentino», «Cavalli»… Исемнәреннән үк башың әйләнерлек тә… минеке әйләнмәде. Безнең ише йөремсәкләр рюкзагына гуччилар килешмәде. «Armani»да исән калган евроларымны учка кыстым да, уенчыклар кибетенә юл тоттым.

  1. Мин һәм дустым Пиноккио!


Пиноккионы (бу исем «кедр чикләвеге» дигәнне аңлата) итальян язучысы Карло Коллоди уйлап тапкан. (Без аны Буратино дип беләбез.) Ялган сөйләгәндә Пиноккионың борыны озыная. Безнең Буратинодан шуның белән аерыла. Пиноккио курчаклары сатылган кибеттән чыгасы да килми – уенчыклар, брелоклар, магнитлар, открыткалар... Эх, барысын да җыеп чыгасы иде!

  1. Түбәтәйле абзый


Флоренция бүген дә рәссамнар шәһәре! Берсе бөтен дөньяга билгеледер – туристлар аның рәсемнәрен фотога төшермичә узып китә алмый. Ул рәссам юл билгеләрен үзенчә бизәп куя! Хулиганлык? Бәлки. Әмма ул рәссамны биредә җәзага тартырга уйламыйлар да.

Йорт диварларына сурәт төшерүчеләр дә бар. Менә бу түбәтәйле абзыйны әллә каян таныгандай, янына ташландым! Баксаң, бу абзый – Италиянең халык каһарманы, илнең хөррияте өчен көрәшкән Гарибальди икән. Ул модага кертеп җибәргән баш киеме дә аның исеме белән йөртелә. Чып-чын түбәтәй инде!

  1. Колаклар ләззәтләнде


Чынында югалмадым. Хәзерге телефоннар шундый бит: навигатор куясың да, карта – кулыңда. Йә, һичьюгы, берәр итальянга бәйләнәсең – «Dove фәлән?» дисең дә, аның аңлатуын җыр тыңлаган кебек тыңлап торасың. Берни дә аңлашылмый, әмма колаклар ләззәт кичерә...

Италиянен тар урамнары сихерли. Мәдәнияте, теле, Арно елгасы өстендәге Алтын күпердә уйнаучы музыкантлары, һавасы... Алар сине үзенеке итә. Италия туган илеңә синең белән кайта! Шулай ул бөтен дөньяга тараладыр да?

Куян белән бергә сәяхәт кылучылар – Сөмбел ГАФФАРОВА һәм Дмитрий ДМИТРИЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев