Логотип Идель
Ялкын

«КУРЫКМАСКА! КУРЫКМАСКА! КУРЫКМАСКА!»

Алар минем яныма әңгәмә корырга да ныклап әзерләнеп килделәр. Сәхнәгә чыккандагы кебек. Күзләре шаян очкыннар чәчеп тора, үзләренә бөтен нәрсә кызык, ике минут эчендә 16 сорауга җавап алырга өлгердем.

Үз мәктәпләрендә Инзил белән Адилә дисәң, аларны белмәүче кеше юктыр да, мөгаен. Нәни генә булуларына карамастан, шактый күп фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулап өлгергәннәр. Сәхнәсез, нәрсәгә дә булса әзерлексез тормышны күз алдына да китермибез, ди үзләре. Ике кечкенә йолдыз белән бергә аларга туры юл күрсәтүче остазлары Сәвия Мәлик кызы Тимершина да килгән иде.

ЧАҢГЫНЫ МАЙДА ӘЗЕРЛӘ

Сәхнә сезне үзенә ничек тартып алды?

Сәвия Мәликовна: Инзилнең теле тулысынча 4 яшьтә генә ачылды, 5 яшендә беренче мәртәбә сәхнәгә менде. Үҗәт, әрсез иде. Беренче шигырен сөйләргә чыкканда бик борчылды, дулкынланды, үз-үзенә урын тапмады. Ә сәхнәгә чыккач исә бер төртелмичә ялт иттереп сөйләп бирде! Халыкның үзен сөюен, яратып кул чабуын күрү ышаныч бирде Инзилгә. Икенче бәйрәмнәрдә шигырь ятлатып аптыратмадым. Ул үзе: «Мин тагын кайчан шигырь сөйлим инде?» – дип килеп дәште. Шуннан соң без бер бәйрәмне дә калдырмадык. Ә  Адилә тырышлыгы белән җәлеп итте. Ул, нәрсәгә тотынса да, ахырына җиткермичә туктамый. Мәктәпкә кергәч, парлап сөйли башладылар шулай.

Яшь артистлар сәхнәдән кала тагын ни белән кызыксына?

Инзил: Чаңгы шуам! Кар гына төшсен менә, инде майдан әзерләп куйдым чаңгымны.

Адилә: Мин рәсем ясыйм. Бию түгәрәгенә йөрим. Бәйлим, чигәм. Гап-гади бер кыз инде.

Ай-яй, боларның бөтенесенә ничек өлгерәсез соң? Сәхнә вакытны күп аладыр бит?

И.: Вакытны гына түгел, нервларны да бетерә әле ул! =) Өлгер, җитез булырга өйрәнербез, бер начар ягы да юк.

Ә укуга вакыт каламы соң?

И.: Уку турында Адилә сөйләсен, ул «биш»леләрне чүпли генә.

А.: Дөрес итеп бүлергә өйрәндек вакытны. Теләк булса, вакытны бөтен нәрсәгә дә җиткереп була икән ул. Уку безнең өчен барыбер беренче урында  тора. 

ШОКОЛАДЛЫ ПРЕЗИДЕНТ

Артист өчен иң кирәкле өч сыйфат?

А.: Түземлелек! Үзеңне кулда тоту. Әзерлекле булу. Минемчә, шулар. Сәхнә тормышын әз-мәз белгән һәр кеше шулай диядер.

И.: Мин Ленин бабай шикелле өч тапкыр кабатлап әйтәм: курыкмаска, курыкмаска һәм тагын бер кат бернидән дә курыкмаска! Шул гына.

Ә сөйлисе килмәгән текстларны ничек сөйләргә?

А.: Андыйларны сөйләмибез. Без бит күңел өчен, шуннан тәм табып эшлибез. Сөйлисе дә килмәгәч, аны өйрәнеп аптырыйсы да юк.

С.М.: Сөйләгәнче, ул текстны язасы да бар бит әле! Текст язу – сөйләүдән авыррак.

Сәхнәгә чыгар алдыннан, аяклар калтыравын ничек туктатырга?

И.: Калтыратмый да, куркытмый да инде хәзер сәхнә.

Ә сүзләрне онытып җибәрсәң?

Адилә әйтеп җибәрер әле!

Хәзерге вакытта президент булсагыз нишләр идегез?

И.: Үзебезнең Каратун авылында боз сарае төзетер идем! Мәктәптә ирекле форма булыр иде! БДИны да бетерер идем.

А.: Мин күп-күп-күп шоколад һәм туңдырма алып куяр идем!

Үскәч кем булырга исәп?

И.: Бизнесмен, Аллаһ боерса!

А.: Миңа дизайнер һөнәре ошый.

БЕЛЕШМӘ

Кем: Инзил Тимершин & Адилә Исмәгыйлева

Кайдан: Апас районы Каратун урта мәктәбеннән

Шөгыльләре: СӘХНӘ

Атрибутикалары: микрофон, зәвыклы костюм һәм үз-үзеңә ышану

Җиңүләре: «Дулкыннар 2012» конкурсында  – лауреат; «Ватан 2011» халык иҗаты конкурс-фестивалендә – III урын; «Сәләтле бала 2013» фестивалендә – I урын, «Йолдызлык» фестивалендә – 5 ел рәттән финалистлар.

 

[gallery size="large" ids="2817,2816,2809,2815"]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев