Логотип Идель
Ялкын

“Күркәм гаилә” бәйгесеннән фоторепортаж

Менә инде өченче ел рәттән “Гаилә һәм мәктәп” журналы “Күркәм гаилә” дигән республикакүләм бәйге үткәрә. Аның максаты – авыл җирендә яшәүче үрнәк гаиләләрне барлау. Ел дәвамында районнарда сайлап алу турлары узган. Иң-иң дип табылган гаиләләр Халыклар дуслыгы йортына чакырылды. Быел конкурста катнашучыларга төп шарт – җиде буынны белү икән!


Чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрү һәм сәламләү өчен сүз Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимовка бирелде.


Күркәм гаилә


Гаиләләрнең чыгышларына Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУның социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, КФУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Рада Сәләхова, "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, 2014нче елның “Күркәм гаилә” бәйгесендә җиңгән гаиләләрнең берсе Нәзирә Гыйззәтуллина хөкемдарлык итте.


Иң элек, бәйрәмдә катнашучыларга татар эстрадасының якты йолдызлары Алсу һәм Азат Фазлыевлар чыгышлары белән башланды.


Күркәм гаилә


Төрледән-төрле гаиләләр катнашты, мәсәлән, Балтач районының Нөнәгәр авылында Тләковлар гаиләсе яши, алар биш балага гомер биргәннәр. Төп йортта дистә еллар буена килен-кайнана яшәгән, хәтта җиде буынга кадәр ата-бабаларын беләләр! Фамилия алуның үзенчәлекле тарихы да бар икән: ”Безнең бабайлар биш Зарипов булганнар. Буталмасын өчен, безнең бабабыз фамилиясен ерактагы бабасы Тләгән исеме белән атаган. Шуннан соң безнең авылда өч фамилия: Зариповлар, Фәсыйховлар һәм Тләковлар булган”,-дип сөйләп үтте Наил Тләков. Сүз уңаеннан, абыйлы-энеле җырчылар Раяз һәм Рәсим Фәсыйховларның туганлык җепләре бу буынга барып тоташа, Рәсим үзе дә бик горурланып, туганнары янәшәсендә чыгыш ясады.


[gallery columns="2" size="full" ids="12168,12167"]

Арча районының Ашабаш авылында яшәүче Хәйруллиннар гаиләсе халык игътибарын аеруча җәлеп итте. Балалары булмаган ир белән хатын абыйлы-энеле ике малайны тәрбиягә алган. Үсмер егетләр җырлап, биеп күрсәттеләр. Ата белән ананың тырышлыгына олы йөрәкле алар.


Күркәм гаилә


Биектау районында Агеевлар гаиләсе гомер кичерә, биш бала үстерәләр. Гаилә башлыгы акча эшли, хуҗабикә ханым өйдә генә тора. Ирен эшкә җырлап озата, каршы ала, тәмле ризыкларын пешереп тора.


Күркәм гаилә


Чит төбәкләрдән катнашучылар арасында Киров өлкәсеннән Сәләховлар гаиләсе булды.


Гаиләләрнең һәркайсы үзен сәхнәдә иркен тотты, дулкынлану хисләрен җиңеп, бик яхшы чыгыш ясады. Аеруча кечкенә яшьтәге малай-кызларның шигырьләр ятлап килеп, аларны бик шома сөйләүләре шаккаттырды.


[gallery size="full" columns="2" ids="12170,12172"]

Зилә Мөбәрәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев