"КУЛ АСТЫНДА – ФОРТЕПИАНО"

Билгеле, музыканы никадәр генә яратсаң да, "фо-но" дәресләрен никадәр зарыгып көтсәң дә, фортепиано кебек саллы уен коралын гел үзең белән йөртеп булмый. Ә менә музыкаль перчаткалар бу максатта ярап та куярга мөмкин. Мондый перчаткалар белән син теләсә нинди өстәл өслеген музыка коралына әйләндерерсең. Гаджетның һәр бармакчасы аерым нотага көйләнгән. "Фо-но"дан туйгансың икән, син программалаштырылган сигез уен коралының берсен сайлый аласың. Перчаткаларның бәясе – $25.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
29 июнь 2022 - 16:25
-
29 июнь 2022 - 15:52
-
28 июнь 2022 - 16:29
-
27 июнь 2022 - 17:16