Логотип Идель
Ялкын

"КУКМАРАДА КАЙНЫЙ КАЗАН"

Без дуслар белән гадәти булмаган әйберләр белән кызыксынабыз. Бу юлы да бер иптәшебезгә туган көненә үзенчәлекле бүләк ясарга булдык. Узган ел шашлык пешереп биргән идек, ә быел менә – пылау. Бер дустыбыз үзбәк пылавы пешерә белә икән! Ә бит чын пылау казанда әзерләнә.

Планны тормышка ашыру өчен, чын казан сатып алдык – бигрәк авыр икән үзе! Пылауны иң яхшы үзбәк рецепты буенча әзерләдек. Пикник барып чыкты – сый тел йотарлык! Берзаман башыбызга бер сорау килде: ә мондый казанны кайда җитештерәләр икән? Капкачын ачып карасак, төбендә зур хәрефләр белән «Kukmara» сүзе уелган. Баксаң, ул итекләре белән бөтен дөньяга билгеле үзебезнең Кукмарада ясалган икән. Вәт гаҗәпләндек тә соң! Дустыбыз белән Кукмарага барып, шушы гаҗәеп савытның ничек ясалганын күрәсе килде. Бәлки, Кукмараны үзебез өчен «казан ватаны» буларак та ачарбыз?!

Казан ничек ясала?

Тимерлан заманында казан бакырдан ясалган, ә хәзер алюминий кулланалар. Ул җылылыкны яхшы үткәрә. Кар бабай ясар өчен кар кирәк булган төсле, савыт-саба ясау өчен дә чимал кирәк бит. Ульяновск, Самара, Ярославль шәһәрләреннән алып кайткан алюминий кисәкләрне 700 градус кайнарлыктагы (!) мичтә эретәләр. Миңа аны ачып та күрсәттеләр. Оһо! Әйтерсең, «Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч» мультфильмындагы өч башлы аҗдаһа кешнәп утыра! Бер саксыз адым ясасаң, үзенә суырып алып китәр дә бетте баш!

Мичнең икенче ягыннан жебетелгән металлны чүмеч белән махсус формаларга агызалар. Формасына карап, савыт-сабаның төрлесе килеп чыга: йә таба, йә казан, йә кәстрүл... Каткан савыт-саба кайвакыт колаклы коймакны хәтерләтә – артык җәелгән урыннарын кисәргә кирәк. Моның өчен аны эшкәртү цехына җибәрәләр. Аннары, өслеген шомартырга дип, казанны тагын эшкәртәләр. Кул белән эшли башласаң – түземлегең җитәрме икән? Ай-һай! Бу эшне ком аттыручы ярымавтомат машина башкара. Гадәти ком югары басым белән бер минутта савытның коелганда килеп чыккан вак җитешсезлекләрен бетерә.

Аннары тикшерүче абзый, матур, шома булганмы дип шифалы кулы белән казанның бөтен җирен капшап чыга. Моннан казанның бер партиясе сатуга чыгарга инде әзер була, ә икенче партиясен антипригар катлам ягарга аерым цехка жибәрәләр.

 

Тәмле пылау

Кукмарада савыт-саба яши торган аерым антпригар катламлы казан сорап язган «дәүләт» барлыгын белү минем өчен бик гаҗәп тоелды. 700гә якын кеше хезмәт куя заводта, нигездә, кукмаралар. Әйтик, 26 яшьлек Руслан Галимҗанов. Инде ике ел капкачлар коя. Аена 25 мең сум алып бара. Баксаң, коючыларны башта капкачларда сыныйлар икән. Сынауны үтсәң, югарыга үрмәлисең. Якыннарыма туган көнгә нәрсә алыйм икән, дип баш ватмый Руслан. Хезмәт хакы хисабына үзләрендәге савыт-сабаны алып бүләк итә. Ул үзе дә Кукмара казанын куллана. «Пылау тәмле килеп чыга анда! Иң мөһиме – казан пылауны көйдермәскә тиеш», – ди.

Бүген заводта савыт-сабаның 300ләп төре чыгарыла! Бәйләнчек карашым белән күргәзмәгә куелган һәрберсен актарам. Ниндие генә юк...

Күптән түгел заводның электрон почтасына Казан кешесеннән антпригар катламлы казан сорап язган хат килгән. «Былтыр Франциядәге туганнарыма кунакка Кукмарада эшләнгән коймак табасы алып барган идем. Туганнарыма ул бик ошады, тагын алып килүемне сорап шалтыраттылар», – дигән ул хат авторы.

[gallery size="full" ids="4128,4127,4126,4125,4124,4123,4122"]

Ә СИН БЕЛӘСЕҢМЕ?

Дөньядагы иң танылган казан – борынгы Тай казан – Казахстандагы Әхмәд Ясәви мавзолеенда саклана. Ул җиде металл кушылмасыннан ясалган: тимер, цинк, кара кургаш, аккургаш, кызыл бакыр, көмеш һәм алтын. Ул үсемлек орнаментлары, гарәпләрнең бормалы язуы һәм лотос яфраклары рәвешендәге ун бармак белән бизәлгән. Әмма иң таң калдырганы – савытның зурлыгы – диаметры – 2,45 м, биеклеге 2 м, ә авырлыгы 2 тонна чамасы.

Линар ЗАКИРОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев