Логотип Идель
Ялкын

"КРУТОЙ ВИРАЖ" СИНЕ КӨТӘ"

Дустым, көзге каникулыңны ничек уздырырга уйлыйсың? Әлегә белмисеңме? Алайса, безне тыңла! "Ялкын" тәкъдим итә: дөньядагы иң шәп лагерь, журналистика, фотосәнгать һәм лидерлык дәресләре, диңгез... Кызыктырдыкмы?

«ОРЛЁНОК»та уза торган «КРУТОЙ ВИРАЖ» проекты нәкъ менә сине көтә, дустым!

Лагерь вакытында ял итүчеләрне күңелле экскурсияләр, "Орлёнок" гореф-гадәтләре белән танышу, авиация һәм космонавтика үзәгенә кызыклы сәфәр, авиакосмик тренажерларларда үз көчеңне сынау һәм йолдызларны өйрәнү мөмкинлеге, бассейн, скалодром, автошәһәрчек, тир, спорт заллары көтә.

"Орлёнок"ның үзәгендә балаларның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачу, үстерү өчен махсус территория булдырылачак.

Проект Краснодар өлкәсендә урнашкан «ОРЛЁНОК» ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә уза. 2015нче елның 3-8 нче ноябрь, 2016нчые елның  5-9 нчы гыйнвар, 24-28нче февраль көннәрен күңелле һәм файдалы итеп уздырасың килсә, Кара диңгез буена кил!

«Орлёнок» ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә 10 яшьтән алып, 16 яшькәчә балалар ял итә ала.

«Крутой вираж» проектында катнашу 8500 сум торганлыгын да искәртеп үтәргә кирәк.

Дустым, әгәр дә син "Орлёнок" сәламәтләндерү үзәгенә бару теләге белән яна башлагансың икән, тизрәк (905)1986157 телефоны буенча Евгений абыйга шалтырат. Ул синең барлык сорауларыңа да җавап бирер һәм диңгез буена бару хыялын чынга ашырырга ярдәм итәр. Моннан тыш vv152004@mail.ru электрон адресына гариза җибәрү дә сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев