Логотип Идель
Ялкын

ВАКЫТЫНДА ДӘВАЛАНМАУ ФУРУНКУЛЕЗГА КИТЕРӘ

Коткарыгыз, чуан: авырта, шеште һәм каный. «Ай май үтә, май үтә, май үтә дә, җәй җитә» дип җырласалар да, май салкын тидерү өчен менә дигән вакыт! Һава торышының бертуктаусыз үзгәреп торуы аркасында, йөткереп-төчкереп йөрүчеләр, югары температура белән ятучылар, юрганга төренеп, кайнар сөт эчеп утыручылар җитәрлек. Тышкы тәэсирләргә бирелүчән организмны грипптан кала башка бик күп авырулар да сагалап тора. Шундыйларның берсе – фурункулез.ЗАХОДКА


Фурункулез, яки үзебезчә, чуан – тән тиресенең үлекле-некротик авыруы. Чуан чыгуның төп сәбәбе – алтынсу яки ак стафилококкның инфекция таратуы. Гадиләштереп әйткәндә, бик, бик, бик һәм бик каты салкын тидереп, вакытында дәваланмау фурункулезга китерә.



Чуан чыгу берничә этаптан тора:



  1. Беренче этабы, гадәттә, грипптан аерылмый: югары температура, баш авырту, хәлсезлек.

  2. Тәннең билгеле бер урыны кызарып тора башлый, ә бераздан кечкенә генә бетчә барлыкка килә (фурункул шул була инде).

  3. Фурункул үсә, тамыр җыя һәм тишелә.

  4. Дүртенче һәм соңгы этапта яра акрынлап төзәлә.


Чуан чыкса нишләргә?


Казан шәһәренең 18нче хастаханәсе хирургы Айдар Гыйльмуллин әйтүенчә, фурункулез белән үзлектән генә көрәшергә ярамый. Ярамаган дару яки сыекча сөртеп, чуан чыккан урынны «яндырырга» мөмкин. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин Айдар әфәнде халык медицинасын да кире какмый.



Дәү әни киңәшләре


«Фурункул» дигән термин табиблар тарафыннан гына кулланыла. Ләкин чуан әти-әниләргә дә, хәтта әби-бабайларга да бик яхшы таныш. Элек-электән безнең дәү әниләребез чуан белән аяусыз көрәш алып барган. Миңа калса, ул ысуллар турында сезнең дә ишеткәнегез бар.






    1. Алоэ гөле яфрагын урталай ярып, чуан чыккан урынга бәйләп куярга киңәш итәләр. Алоэ яфрагының сыекчасы (согы, ул тәме белән диңгез суына охшаган) ярадагы әшәкене суыру, үзенә җыю сәләтенә ия.




    2. Кул астында андый гөл булмаса, нишләргә соң? Бер дә борчылырга кирәкми! Икенче ысул бар. Махсус «дару» ясау өчен бал, чүпрә һәм уылган сабын кирәк. Барысын бергә кушып, чуан чыккан урынга сөртергә мөмкин.




    3. Фурункул шимбә-якшәмбе көннәрендә чыкса, түзеп булмаслык авыртса һәм табиб дүшәмбе генә кабул итсә, нишләргә? Монда инде бер генә юл, дөресрәге, дару кала: Вишневский мае. Теләсә кайсы даруханәдән әлеге майны рецептсыз сатып алырга мөмкин. Файдасы тими калмас, табиблар да бу даруга каршы түгел.





Заманадан артта калырга ярамый, меңәрләгән дарулар булганда, әби-бабайлардан калган ысул белән дәваланмыйм, диючеләр өчен бер һәм бердәнбер киңәш кала: тиз арада хирургка күренергә!



схема фурункула 2Вакытында дәваланмасаң...


Табиблар билгеләвенчә, фурункулез уен эш түгел. Беренче билгеләре барлыкка килүгә, кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Вакытында дәваламау чуанның тамыры артык нык җәелүгә һәм тирәнәюгә китерә икән. Бер башлы ләкин берничә тамырлы чуаннар да очрый, ди табиблар. Фурункулның тамыры киңрәк булган саен, температура югарырак күтәрелә, хәлсезлек, баш авырту кебек симптомнар көчәя икән.



Ничек булдырмаска?


Бу сорауга төгәл җавап алу бик читен. Ник дигәндә, күпчелек авырулар кебек үк, аны алдан кисәтеп булмый. Төп чара, мөгаен, саклык. Чөнки фурункул чыгуның төп сәбәбе – салкын тию бит. Гап-гади грипптан да вакытында дәваланырга кирәк. Организмда салкын «утырып калмаган» булса, чуан дигән афәт тә сезгә куркыныч булмас.



Боларны белергә кирәк:


- Фурункулез авыруын халыкта икенче төрле чирей дип тә атыйлар.


- Чуан 3 көн чыга, 3 көн тора һәм 3 көн дәвамында бетә.


- Фурункул диабет, симерү, азканлылык, гиповитаминоз, талчыгу белән азапланучы кешеләргә ешрак чыга.


Димәк, организмны һәрчак сакларга, ныгытып торырга кирәк!



Боларны эшләргә ярамый!






      1. Йод, зеленка ише сыекчалар белән эшкәртергә – бу очракта, хирургка баргач, ул төеннең зурлыгын һәм ни дәрәҗәдә киңәергә мөмкинлеген ачыклый алмаска мөмкин.




      2. Чуанны сытарга – тәннең кайсы гына урынында чыкса да. Биттәге чуанга аеруча сак карарга киңәш ителә. Әйтик, борынга чыккан чуанны «борчысаң», хәтта баш миенә дә зыян килергә мөмкин.




      3. Чуан инде «өлгерде», дип, энә, пычак, яисә башка очлы кораллар белән аны актарырга (хәтта спирт, одеколон белән эшкәртелгән булсалар да!) – өй шартларында сез авырту урынга барыбер дә инфекция кертәчәксез, ә бу инде процессны озайтачак кына.




      4. Чуан үзе тишелсә, аны эшкәртә башларга – аптечкада сакланган стериль бинт яисә салфетканы алып бәйләгез һәм хирургка мөрәҗәгать итегез.




      5. Дарулар, бигрәк тә антибиотиклар кулланырга – боларны табиб кына билгели ала, чөнки антибиотиклар көчле чаралар, ялгыш сайлап, организмны бөтенләй сафтан чыгару куркынычы бар.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев