Логотип Идель
Ялкын

КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ? | ХИКӘЯ | АХЫРЫ

5. Яңа өметләр


Бүген елмаеп уянды ул... Сәбәбе дә бар – сөйгәне кайта. Айзат инде күптән янында утыра икән. “Әйдә, тор, йокы чүлмәге. Булатың күптән көтәдер инде үзеңне”. Айзирәк үзе дә сизмәстән Айзатны кочаклап алды. “Рәхмәт, дустым, әле ярый син бар”. Егет кызны күтәреп кенә юыну бүлмәсенә алып керде. Көлешеп, уйнашып озак әйләнделәр алар. Ә соңыннан, уйламаганда, Айзирәкне идәнгә бастырды да “Ә хәзер үзең атла инде” – диде көлеп кенә. Кыз куркуга калды. “Мыскыл итмә инде, Айзат!” “Мин мыскыл итмим, үзең дигәч үзең! Мин сине нигә әзерләдем соң алайсам?!” Айзирәк коляскасыннан торып идәнгә басты. Үз аягы белән! Үз теләге белән! Сөенеченнән елар дәрәҗәгә җитеп, “Айзат! Мин бит, мин бит..” – сүзенә әйтеп бетерә алмады, Айзат аны күтәреп үк алып әйләндерергә тотынды “Мин бит әйттем сиңа йөриячәксең дип! Әйттем!” Бүген Айзирәктән дә бәхетле кыз юк иде. Ул бүген Булатка үз аягы белән атлап барачак, бер генә адым булса да, үз аягы белән...


Сәгать бишенчене сукканда, инде халык тукталыш янында шыгрым тулган иде. Коляскада утырган кыз янына һәркем килеп кулын кысты. “Булдырдың, янәсе”. Ә Айзирәк сер бирмәде. Карашы белән Булатын күзләде. Төште егет... Бөтенләй солдатка әйләнгән егетне танырлык та түгел. Үсеп киткән дә шикелле. Кулындагы лилия чәчәген күреп Айзирәк берара таң калды. Төшен искә төшереп газапланган мәлендә, күзләр күзгә карашты. Бәхеттән камашты. Күрде егет кызны. Күрде дә тораташ булып катты. “Сагындым!” – дип килеп кочакларга ашкынмады. Ә Айзирәк коляскасыннан торып, җәфаланганда, Булат аның каршына килеп басты да “Син дөрес язгансың, Айзирәк. Шиңгән чәчәк күпкә ямьсез икән ул. Мин шуңа күрә сулмаганын сайлыйм”  - диеп Лилияне барып кочты. Ә тегесе аның битләреннән назлап үбә – үбә “Яратам!” дип пышылдады. Айзирәк бу вакытларда бөтен дөньясына төкереп, борылып кайтып китте. Күзләреннән аккан кайнар яшьләр, эчендәге кискен сугыш аңа тыныч суларга да ирек бирмәде. “Ах, мин җүләр!” – диде ул көзгегә китереп сугып. Бу гарип кыз Булатка нигә кирәк булсын ди инде! Мин бит үз аякларым белән аны каршыларга тырыштым. Ялгышканмын. Бик кын ялгышканмын. Шушы мизгелләрдә аныдң күз алдына Булат белән булган матур чаклары килеп басты. Елмаюының сәбәбе булган кеше елавына да сәбәп булыр дип ул башына да китермәде. Өзгәләнде күңел шул чакта, бик ярсыды.


Аны бүген якын дусты Айзат та, кадерле кешеләре әти - әнисе дә юата алмады. Инде аягына басып йөрсә дә, ул беркемгә кирәксез  зат иде...


КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ



6. Соңгы өмет


Бүген аның туй көне. Ап-актан киенгән кызга һәркем соклана, барысы да үз итә. Сөйгәненнән күзен дә ала алмаган Айзирәк бүген аеруча гүзәл. Янында яратканы бар шул. Гомерлеккә диеп сайлаган Айзаты бар.


- Айзирәк, син Айзатның тугъры тормыш иптәше булып яшәргә ризамы?


- Мин риза! Гомергә аныкы булырга риза.


Аның күзләрендәге бәхет чаткысы, күңелендәге сөю хисләре яңа гына чәчәк аткан гөл шикелле. Гөлнең карап торучысы булган кебек кеше дә үз яры, үз мәхәббәте белән яшәргә тиеш...


Рәфидә Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев