Логотип Идель
Ялкын

КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ | ХИКӘЯ | ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК | АРМИЯ

Ә бүген Булатка армиягә чакыру кәгазе килеп төште. И, сөенде егет! Аның да бит сугыш киноларындагы кебек илне яклыйсы, дошманнардан саклыйсы бик килә. Тик сөйгәне бу хәбәр белән кәнагать булмады. Булатка мөлдерәмә күзләрен төбәде дә “Бармый калсаң гына ярамасмы соң?” - диде. Шушы сүз егеткә җитә калды да инде.







Әсәрнең алдагы өлешен укыйсыгыз килсә: ТӘҮГЕ СӨЮ





- Мин балачактан бирле анда барырга хыялланам, җаным! Бары тик бер ел... түзмәссең кебек мени? Мин үз бурычымны үтәргә тиеш!
- Соң ә мин синсез нишләрмен? Минем хакта да уйла инде бераз... Мин кайтып җиткәнче син укуыңны тәмамларсың. Шуннан гаилә корып җибәрербез. Алла боерса, өй дә салырбыз. Барысы да булыр, көт кенә, җаным. Көт кенә.







Айзирәк 2Айзирәк ризалыгын биреп, башын селкеде. Бер ел тиз арада узар сыман тоелса да, көтәргә кирәк бит әле аны! Ара бит ул мөнәсәбәтләрне ерагайтырга да мөмкин. Шундый ише уйлар аркасында кыз төне буе йокыга китә алмады. Күз ачып йомганчы үтелсен иде дә, янында Булаты булсын иде. Булсын иде шул. Киләчәкне белеп булсын иде. Хәер, юк, белеп тә, алдан күреп тә булмасын иде. Ничек бар шулай калсын.





Булатны озаттылар бүген. Авылдагы барлык кеше дә килеп бетте дисәм, түбән оч Мирхәд юк икән. Тагын эчеп өенә кайтмагандыр инде. Анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – Айзирәге янында. Матур пардан күзләрен дә алмаган кызлар – егетләр бары тик ахыргача бәхетле булуларын теләделәр. Булатның иң якын дусты Айзат кына Айзирәк яныннан китмәде. Теләгән теләкләрендә дә ниндидер бер яшерен мәгънә салынган иде аның:



- Булат, еракларга китсәң дә, яңа хисләр эзләмә. Югыйсә, кулындагы затлы кошны очыруың бар...


Аның сүзләрен беркем дә төбенә төшеп аңламады, хәер тыңламады да. Булатның күзеннән бәреп чыккан күз яшьләрен Айзирәк кенә күрде. Чын йөрәге белән яратуын ул гына сизде. Соңгы күрешкән дә, сөйгәненә бирелеп карады да “Көтәрсеңме?” – диеп дәште. Ә тегесе тирән уйларга чумып, чыга алмый җәфаланганда, поезд тавышы колакларны ярып килеп җитте. “Көтәм” – диеп Айзирәк әйтә алмады. Әйтте ул аны, күп мәртәбә әйтте. Тик аны Булат үз колагы белән ишетмәде...



Дәвамы бар...


Рәфидә Галимҗанова






ТАГЫН УКЫРГА:


КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ: БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ: ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев