КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ | ХИКӘЯ | ИКЕНЧЕ БҮЛЕК | ТӘҮГЕ СӨЮ
Куе зәңгәр күктә калкып тулы ай чыккач, бар җиһан ниндидер бер серле матурлыкка күмелде. Янында сибелешкән вак – вак йолдызлар да сәер бер хәйлә әзерләгәннәр сыман. Әлеге матурлыкны күреп кенә түгел, чын күңелең белән тоеп, кичереп карарга кирәк. Табигатьнең серләре гаҗәеп күңелле бит аның!
Әсәрнең башын укырга теләсәгез: Ай нуры (беренче бүлек)
* * *
Тәрәзә аша әлеге гүзәллекне тын да алмый күзәткән Айзирәк тыныч сулап куйды. “Бүген аны күрәм...” Инде капка каршына килеп, эскәмиядә кызны көтеп утырган Булатның кулындагы ромашкалары шиңеп беткәннәр диярлек. Кызлар шулай инде алар, көттерергә бик яраталар. Айзирәк хыялга бирелеп, сәгать сигез тулып киткәнен сизми дә калган. Тәмам куркып, ашыга – пошыга киенде дә, әтисенә “Дус кызым белән булам”, – дип чыгып китте. Салкын була калса кияргә дигән кофтасын да урындыкка куеп онытып калдырды...
Айзирәкне күреп таң калган Булат кулындагы ике – өч бөртек ромашкасын сузды. Кызның ничек сөенгәнен күрсәгез иде сез! Күкнең җиденче катыннан бик озак вакыт төшә алмый газапланды. Үзе дә сизмәстән Булатны кочты. Шулчак ямь – яшел болын белән зәп – зәңгәр күк кушылды (Ике күз очрашты).
Берсеннән берсе нурлы күзләр йолдызлар нурында ялтырап, ай сыман балкып торалар. Бары тик бүген, бары тик бер сәгать эчендә кыз белән егет өчен яңа дөнья ачылды. Аның исеме дә ничектер икенче яңгырый – МӘХӘББӘТ дөньясы... Ничә ел бергә укып, кайчагында бер партада утырган Айзирәкнең күзләре бигрәк матур икән ич! Ә куллары... Әнинеке сыман йомшак, назлы. Иреннәре дә тәмам пешкән алма сыман татлы... “Бу матурлыкны ничә ел эчендә ничек күрмәдем икән мин?” – дип Булат үзен битәрләде. Җитмәсә, укуның соңгы еллары. Аралар ерагаерга да бик мөмкин.
Айзирәк аның уй – фикерен бер карашыннан аңлады, тән җылысыннан аның ташкын хисләрен тойды. Монда артык сүз әйтеп торуның кирәге дә булып чыкмады. Бер күз карашы – барлык хисне җиткерергә сәләтле. Күзләр – кешенең күңел көзгесе. Алар алдашмыйлар...
Кулга кул тотынып узып киткән яшь сылу парны һәркем таныды. Кайберүләре көнләшеп кенә “Йөргән булалар инде” – дип, ә кемнәрдер сокланып “Күз тимәсен” – диештеләр. Матур парлар шул, бер – берсенә туры килеп кенә торалар. Мәхәббәткә тәүге адымнары шушы кичтә булды аларның.
Икенче көнне мәктәптә шау килеп Булат белән Айзирәкне сөйләделәр. Булаты ярар, барлык кызлар белән дә шаяра, тик менә аз сүзле, оялчан кыз белән ул ничек очрашырга булган янәсе. Шундый ише имеш – мимешләрдән кыз белән егет ерак торырга тырыштылар. Мәхәббәт орлыгына ничек тә булса күз тидерәсе түгел иде.
Тәнәфес вакытында Булат Айзирәк яныннан китмәде. “Бүген кичен нишлисең? Математикадан бер мисалны эшли алмыйм, килсәм булышырсыңмы?” – дип дөресен әйткәндә, теңкәсенә үк тиде. Аның бер – бер артлы сорауларына кыз төгәл җавап тапмады. Бер кәгазь кисәгенә йөрәк рәсемен ясавын дәвам итте. Инде өйдәгеләр дә сизеп бетергән бу серне яшереп торуның мәгънәсе дә калмады. Өстәвенә укытучылар да мәхәббәт темасына кереп китсәләр, күзләрен ялтыр – йолтыр китереп Булат белән Айзирәккә карыйлар. Сизәләр шул. Күз карашыннан сизәләр. Оялып бит очлары кызарып беткән Айзирәк Булатны яратмый түгел, бик ярата. Тик аңа андый тәрбия бирелмәгән. Бәхетле булуыңны кычкырып әйтергә ярамый дип саный ул. Бәхет, чыннан да, тынычлыкны сөя.
Ә бүген Айзирәк янына дус кызы Лилия килде. Бары тик дәрестә генә аралашкан кызның кунакка килүе сәер күренеш булса да, шикләнмәде Айзирәк. Тиз арада гына чәй куеп, өстәлгә шәһәрдән әтисе алып кайткан тәм – томнарны тезде.
Ә Лилия берара бер ни дәшмичә, оялып кына утырды. Тәртипле булып күренәсе килгәндер инде. Бер дә болай кыланганы юк иде ич. Көлешеп чәйләр эчкәч, Лилия, ниһаять, әйтәсе сүзенә күчеп, чокырын этеп куйды:
- Нигә килде бу дип аптырыйсыңдыр инде. Болай күрешкәнебез дә юк ич. Дөресен әйткәндә, көнләшәм мин синнән Айзирәк. Кара түгел, ә чиста, ак көнләшү белән көнләшәм. Бәхетең йөзеңнән үк сизелеп тора. Сыйныфтагы иң текә егетне эләктер дә ничек бәхетле булма ди инде? Ну, шаккаттырдыгыз сез безне, әлбәттә. Гомер уйламаган да гына йөри дә башлап, әнә хәзер ничек бәхетле бит!
Айзирәк аның “тәмләп” сөйләвен бүлдереп, тамак кырып куйды. Лилия беркайчан да яхшы ният белән йөри торган кыз түгел. Шунлыктан Айзирәккә аның сүзләре кызык түгел иде. Әмма Лилия сөйләвен дәвам итте.
- Син миңа һәрчак таяна аласың, дустым. Син сыйныфтагы иң әйбәт, тәртипле кыз. Булат белән арагызны суытмагыз, бәхетле булыгыз.
- “Бәхетле булыгыз” - дип Лилия бер генә түгел бик күп мәртәбә кабатлады. Әйтерсеңлә, аның әлеге сүзләрендә ниндидер бер чишелмәгән сер ята. Тик нинди сер икән ул?
Айзирәк аны тыңлап бетерү белән өстәл артыннан торып, бүлмәсенә кереп китте. Аңа Лилия дә иярде. Шкафның иң югары тартмасыннан бизәкле бер кап чыгарды. Күзләрне камаштырып торган матурлык сөйгәне бүләге икән.
- Кичә генә Булат шушы бүләкне бирде. Матур бит, иеме?
- Искиткеч! – диде Лилия сәер бер тавыш белән.
Тартма эчендәге алтын йөзекне Лилия озак вакыт бармагыннан салмады. Көзге каршында бер – ике мәртәбә әйләнгәләп алгач, Айзирәккә карады “Бу бит бик кыйбат!” Айзирәк аның төртмәле сүзен аңламады. “Булатка моның кадәр акча каян килсен ди, син шул хакта уйламадыңмы, Айзирәк?”
Айзирәкне шулчак шик биләп алды. Әтисе бай булса да, егеткә андый күп акчаны ниндидер бер кызга йөзек алсын өчен бирмәсләр иде, билгеле. Айзирәк тәмам куркуга калып, Лилиядән йөзекне алды да шул ук урынга урнаштырып куйды. Лилиянең серле карашын да, әйткән сүзләрен дә ул әле аңлый алмый иде...
Дәвамы бар...
Рәфидә Галимҗанова
Тагын укырга:
КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ | ХИКӘЯ | БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК | АЙ НУРЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев