Логотип Идель
Ялкын

«КОРЫЧКА ТИҢ ЕГЕТЛӘР ДУСЛЫГЫ!»

Сүзем “Три мушкетера”дагы кебек кыю, урта гасырларда яшәгән батыр алып-егетләр, яки “Гарри Поттер”дагы аерылмас Гарри һәм Рон кебек чып-чын егетләр дуслыгы турында! Борынгы чорларда егетләр дуслыгы бигрәк тә зур мәгънәгә ия булган. XXI гасырда да мәгънәсен югалтмас дип ышанам!

 “Дуслык инде күптән модада түгел” дигән сүзләрне ишетәм дә, йөрәгем сыкрап куя. Әйе, без техника алга киткән чорда яшибез... Шуннан ни?! Интернет һәм мобильник безнең тугры дустыбыз димәкчесеңме?.. Ю-ю-ю-юк, дустым! Интернетта дуслык була алмый. Анда танышырга һәм аралашырга гына була. Әлегә интернет хисләрне һәм тойгы-кичерешләрне күчерергә сәләтле түгел. Шуның өстенә “аська” яки “Вконтакте”дагы дусларың авыр минутта сиңа ярдәмгә килә алмаслар шул. “Комп”ыңнан аз гына китеп, тирә-ягыңа әйләнеп кара!

Җирдә алыштыргысыз кыйммәтләр бар. Ул гаилә, мәхәббәт һәм... ДУСЛЫК! Кызлар дуслыгы, егетләр дуслыгы, һәм хәтта егетләр белән кызлар дуслыгы да. Алар һәрберсе үзенчәлекле. Арасыннан иң көчле һәм нык дуслык булып элек-электән ир-егетләр дуслыгы санала. Борынгы заманнарда бергә ауга йөргән, урта гасырларда сугышларда катнашкан рыцарьлар һәм бүгенге көндә офиска бергә атлаган ир-егетләр дуслыгы. Ул чагыштыргысыз... Синең чын дустың бар икән.. Бу - зур хәзинә. Димәк, син -миллиардер!!!

“Дус - ул ике тәндә яшәүче бер җан”


Егетләр дуслыгы кызларныкыннан аерыла әлбәттә! Егетләр бит алар, әйтерсең башка дөнъядан. Аларның сөйләшер темалары да үзгә. Балыкчылык, ВМХ, спорт, паркур, техника, машиналар, кызлардыр дип ышанасы килә;), һәм мин белмәгән тагын күп кенә башкалар. Бүгенге көндә егетләр арасында да чып-чын дусларны сирәк очрый. Ләкин алар бар. Алар сокланырлык һәм кызыгырлык... Аристотель болай дигән: “Дус - ул ике тәндә яшәүче бер җан”.

Егетләр өчен дус - ул изге!


“Дуслар күп була”,- диләр. Ќәйге лагерьда танышкан да дус, интернетта аралашкан да дус, автобуста барганда танышкан да дус... Ләкин аларны берничек тә серләреңне чишмәслек, авыр мизгелләрдә ярдәмгә килерлек якын дусларың белән беррәттән куеп булмый! Әйтәсем килә, егетләр моны күпкә шәбрәк аңлый. Алар өчен дус - ул изге җан. Танышлар белән алар ишарәләп кул бирешеп китәләр дә, вәссәләм! Ышаныч дигән кадер-хөрмәтне якын дусларына гына саклыйлар! Монысы өчен дә “биш” егетләргә!

Өч филдә басып тора торган дуслык


Егетләр беркайчан да юклы-барлы сораулар белән мөнәсәбәтләр ачыклап, вакытны бушка туздырмый. Алар өчен беренче урында ышаныч, ярдәмләшү һәм бердәмлек! Аларның дуслыклары менә шушы өч филдә ныклы басып тора да инде. Егетләр, серләрегезне чишсәм, гафу итәрсез дип ышанасы килә.

Эх, кызлар-кызлар! Егетләрдән үрнәк ала башларга инде әллә ә?..

“Дус диярлек, йә әйт кемең бар?”


Бүгенге буталчык заманда күпләрнең танышлары буа буарлык. Артыңнан тагылып йөргән “кирәкле кишер яфраклары” да бихисап... Ә менә җилкәсен куерлык, ярдәм итәрлек, курыкмыйча серләреңне сөйләрлек дус юк! Ник дисезме?

«Әгәр дә син яхшы Кеше икән,
Дус диярлек, йә әйт кемең бар?
Беркемең юк, - димәк гаеп синдә,
Йөзең чытык синең, күңелең тар.»
Нури Арсланов

Бәлки эш чыннан да синдәдер? “Эгоизм” орлыкларына чәчәккә бөреләнергә ирек куйма! Әйләнә-тирәңдә синең ярдәмгә, синең җылы сүзеңә мохтаҗлар да бардыр. Алар арасында сине аңларлык кеше дә табылыр! Иң мөһиме дуслыкка ышан. Дустың булса, югалмассың!

Эмиль: “Дус, минемчә, тормышның иң авыр мизгелендә сынала һәм табыла. «Бац!», синең тормышың упкын өстендә эленеп тора. Ә «дустың» сине тота да ташлый. Ул бит сине коткарганда үзенең дә шул упкынга егылуыннан курка. Бу инде «дус» түгел!

Ләйлә: «Ләкин егетләр дуслыгы ул гасырлар аша килә! Ул корыч кебек! Укыган китапларыма, караган фильмнарыма таянып әйтә алам, егетләр бик еш дусларына, “сөйгән ярларына” караганда да, күбрәк ышаналар.

Булат: «Егетләр дуслыгы ышанычка корылган. Әйтик егетләр - чын дуслар, кызлар аркасында беркайчан да бәхәскә керми. Чөнки канга язылган принциплар бар. Шәхсән мин, дустымны, теләсә кайда, теләсә-нәрсәдән якларга, аның фикерен хупларга, беркайчан да фикерләрен онытмаска әзер. Мин беркайчан да аның кызларына күз салмаячакмын. Иң яхшы дустыма мин барысын да кичерер идем. Дуслык дәлилләүгә мохтаҗ түгел. Ул - ярату кебек, интуитив! Мин аның дус икәнен, аңа һәрчак ышана алганымны сизәм. Артыгы кирәкми!

Гөлназ: “Егетләрдә, кызларга хас истерикага бирелү юк. “Син миңа шалтыратмадың!” яки “ Ник аны чакырдың, ә мине юк?” ише мәгънәсезлекләр юк алар арасында. Алар бер-берсенә ышаналар. Һәм егетләр, кызларга караганда, күпкә җиңелрәк аралаша. Аларның психологиясе башка!

Димәк, егетләр дуслыгы үзара ярдәмгә һәм ышанычка корылган. Егетләр дуслыкның кадерен тоеп яши. Чын дуслык авыр мизгелләрдә генә сынала. Бу төп шарт..

Ә безгә, кызлар, чыннан да егетләр дуслыгыннан үрнәк алырга кирәк...

Энҗе Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев