Логотип Идель
Ялкын

КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫНЫҢ КЕЧКЕНӘ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы матчларың Россиядә узуы безнең ил җанатарлары өчен зур вакыйга булды. Әле кайчан Роналду һәм Дракслер, Пепе һәм Нани кебек танылган футболчыларны күрү мөмкинлеге тәтер иде! Безнекеләр, бәлки гомердә бер генә була торган шундый мөһим чарадыр, кем белә, дип, кыйммәтле билетларга зур акчаларын кызганмыйча әлеге матчларны карарга ашыкса, чит ил җанатарлары яраткан футбол командаларына көч бирү, шул уңайдан Россияне үз күзләре белән күрү өчен безнең шәһәрләргә юл тотты. Олы кешеләргә дә бу футбол шундый тәэсир ясаганны, балалар өчен бу матчларның нинди зур бәйрәм булуын күзаллавы кыен түгел. Гади балалар турында гына түгел сүз, ә нәкъ менә үз ишек алларында күрше-күлән белән футбол уйнарга да җөрьәт итә алмаучы сабыйлар турында күбрәк.

Конфедерацияләр Кубогы уеннарын күзәтеп баручылар беләдер, футбол матчы башланыр алдыннан һәр уенчыны кырга бала озата чыкты. Ә кайбер футболчылар мөмкинлекләре чикле балаларны коляска белән үзләре дә этеп чыкты. Гап-гади балалар мондый "дәрәҗәгә" ничек ирешкән соң?

"Макдоналдс" балалар җыелмасы


FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы матчлары, билгеле булганча, Россиянең 4 шәһәрендә уза. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочиның яшь футбол сөючеләре үз шәһәрләрендә узган матчларда футбол йолдызларын кулга-кул тоту бәхетенә ирешә. Әлеге 6-10 яшьлек егет-кызлар - «Макдоналдс белән бергә FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына» программасында катнашучылар. «Макдоналдс» FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионатының һәм FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогының рәсми спонсоры, шул уңайдан әлеге программаны уздыру хокукына ия булган оешма. "Макдоналдс" балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, инвалид балаларга, аз керемле яки күп балалы гаиләләрдә үсүчеләргә шундый мөмкинлек бирә. Казанда барлыгы 88 бала Конфедерацияләр Кубогы матчларында катнаша алачак.

Шуларның берсе - 13 яшьлек Казан егете Булат Абдрахманов - Германия җыелмасының капитанын җитәкләп чыгу бәхетенә ирешкән. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Булат бик актив яшәү рәвеше алып бара. Футболга гашыйк - әтисе белән үзебезнең "Рубин" командасы һәм Россия җыелмасы өчен җан аталар икән.

[caption id="attachment_17224" align="aligncenter" width="810"] Булат әтисе белән[/caption]

[caption id="attachment_17220" align="aligncenter" width="3000"] Булат Германия - Чили уены көнне футбол кырына Германия җыелмасы капитаны белән чыга[/caption]

Ике тапкыр "бер елгага"


Шулай ук спорт яратучы теләсә-кайсы балага да «Макдоналдс»ның иҗади конкурсында җиңеп, Конфедерацияләр Кубогы матчларында катнашырга мөмкин иде. Моның өчен үзең турында кыска гына язма язып, үзеңне спорт белән шөгыльләнгән вакытта фото яки видеога төшереп җибәрергә кирәк булган. Бу бәйгедә җиңүче Кама Аланыннан 8 яшьлек хоккеист Рифат Умяров үзенең бу зур футбол бәйрәмендә катнашачагына шикләнмәгән дә! Чөнки 3 ел элек кенә аның абыйсы 14 яшьлек Руслан да "Макдоналдс"ның нәкъ шушындый бәйгесендә җиңеп, 2014 елда Рио-де-Жанейрода узган Футбол буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасының капитаны Василий Березуцкийны футбол кырына чыгарган.

- Улым хоккей белән шөгыльләнә. Төрле спорт бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Ләкин футболны ярату һәр малайда буладыр инде, минекеләр Россия җыелмасы өчен җан аталар, - дип сөйли безгә Русланның әнисе Алсу Смакова. - Руслан 2014 елгы Чемпионат алдыннан "Макдоналдс" конкурсында катнашыйк дигәч, башта аптырап калдым. Чөнки үзем мондый бәйгеләрдә гадел җиңү яулап була дип санамый идем. Ләкин шулай да улым турында берничә җөмләне бергәләп яздык, треннировка вакытында төшерелгән фотосын беркетеп җибәрдек тә, оныттык. Җиңүебезне белгәч ышанмадык, шундый шатландык! Ә инде Рифат үзенең җиңүендә шикләнмәде дә - тырышып әзерләнде. Ул да "җиңсәм - Россия җыелмасының капитаны Игорь Акинфеевны ничек итсәм-итәм - үзем чыгарам", дип өметләнеп торды.

[caption id="attachment_17225" align="aligncenter" width="581"] Рифат Россия - Мексика матчы алдыннан[/caption]

[caption id="attachment_17226" align="aligncenter" width="581"] Рифат абыйсы Руслан белән[/caption]

Футбол егетләр өчен генә түгел


Ләкин Казанда узган Россия - Мексика матчында Россия җыелмасының капитанын уен алдыннан футбол кырына чыгару башка балага насыйп булды. Әнисә Гарипова да «Макдоналдс белән бергә FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына» программасында катнашучы.

7 яшьлек Казан кызы яңа гына балалар бакчасын тәмамлап, 1нче сыйныфка җыена. Бик оста атта йөри, йөзәргә ярата. Күптән түгел генә узган "Татарстанның кечкенә принцессалары" фестивалендә катнашып, "Мәрхәмәтлелек Принцессасы" титулына лаек булган. Катлаулы диагнозларга карап тормыйча, бик актив тормыш алып бара. "Макдоналдс" программасы турында ишеткәч тә, әнисе белән бу чарада катнашырга карар кылалар.

[caption id="attachment_17266" align="alignnone" width="800"] Балалар треннировкасына Рөстәм Миңнеханов та килә[/caption]

Конфедерацияләр Кубогы матчлары алдыннан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында узган треннировкага да бара Әнисә. Ә 24 июнь көнне инде төп вакыйга - "Казан Арена" стадионында Россия - Мексика матчында катнаша.

- Бу көн балам өчен бик дулкынландыргыч булган. Балаларны җыеп стадионга автобус белән көндез үк алып киттеләр. 2 тапкыр репетиция ясаганнар. Обед ашаганнан соң буш вакытта стадион карап йөргәннәр. Россия гимнын белми иде кызым. Униформаларын киенеп, чыгар вакыт җиткәнче, шул арада ятлап бетергән. Инде ничәнче көн гимн тыңлыйбыз өйдә - яратып җырлап йөри, "Россия", дип кычкырып җан ата. Безнең өчен бу программада катнашу, шушы стадионга чыгу зур вакыйга булды, - дип сөйләде безгә кызның әнисе Айгөл Гарипова.

[caption id="attachment_17282" align="aligncenter" width="607"] Россия - Мексика матчы алдыннан балалар "Казан Арена"да[/caption]

[caption id="attachment_17268" align="aligncenter" width="607"] Әнисә Россия - Мексика матчы алдыннан[/caption]

Иң тугры фанатлар


Һәр команданың үз җанатарлары бар. Ә "Макдоналдс" командасының фанатлары - балаларның әти-әниләре, якыннары, дуслары. Нәкъ шушы кешеләр үзләренең балалар командасын стадионга чыгар алдыннан илхамландыру өчен Казанның бер "Макдоналдс" ресторанына җыелганнар иде. «Макдоналдс белән бергә FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына» программасында катнашучы балаларның күңелләрен күтәрү ниятеннән оештырылган бу кичәгә танылган радио тапшыруларын алып баручы Айрат Загриев һәм "Мураками" төркеме чакырылган иде.











[caption id="attachment_17276" align="aligncenter" width="1280"] Әти-әниләр балаларын Россия - Мексика матчына озаталар[/caption]

- Балалар өчен бу программа якты истәлекләр һәм көчле хисләр бүләк итү өчен башкарыла, - ди оештыручылар. - Аларга шундый зур вакыйгада катнашу гомерлек истәлек кенә түгел, киләчәктә актив һәм дөрес яшәү рәвеше алып бару өчен, үзләрен җәмгыятьнең тулы бер берәмлеге итеп тою өчен нык этәргеч булачак. Кем белә, бәлки бу балалар арасында да киләчәктә йолдыз булырдай спорстменнар бардыр!




Белешмә:

«Макдоналдс» футбол хәрәкәтенә 20 елдан артык ярдәм итә. 1994 елдан бирле ул FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми спонсоры  һәм рәсми рестораны исемен йөртә.

«Макдоналдс» компаниясе балалар өчен футбол программаларын 2002 елда башлап җибәрә. Шушы вакыт аралыгында төрле илләрдән 10 000 балага иң зур футбол ярышларын күрү мөмкинлеге бирелгән.

«Макдоналдс» белән FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионатына» программасында 1400 бала катнашачак, шуларның 1200е - Россиядән.

«Макдоналдс» оешмасы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүе белән горурлана. "Безнең өчен иң мөһиме - шул балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәхетле итү, аларның йөзләрендә елмаю күрү!" - ди оештыручылар.

Алсу Хөснетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев