Логотип Идель
Ялкын

"КОКА-КОЛА"ЛЫ КОЛАК

«Праздник к нам приходит, праздник к нам приходит»... «Кока-кола»ның бу рекламасы кышын үтүктән генә ургылмыйдыр. Әмма без аны җәй көне дә актуаль итәсе булдык. Белбөлтегебез (КЕМ ИКӘНЕН ФОТОГА КАРАП БЕЛӘ АЛАСЫЗ) «Кока-кола»лы алкалар турында озак хыялланып йөрде (дөресрәге, без вәгъдәбезне вакытында үти алмыйча, озак сузып йөрдек). Ниһаять, бәйрәм җәЙ БЕЛӘН аның колагына да килеп җитте.

Кызлар, тагын малайлар өчен генә сәхифә әзерләгәннәр, дип тузынмагыз инде-е-е. Чак кына ял итеп алыгыз. Сезнең өчен егетләр эшләсен. Парадокс: нәзәкатьле бизәнү әйбере ясау өчен ныклы ирләр кулы кирәк. Шуңа да «Кока-кола»лы алкага икәүләп алынырга булдык. Кемдер безне Американы пропагандалауда гаепләр. Соң чыгарсыннар милли эчемлек. Шуннан соң татар бөкеләреннән да алка ясый башларбыз.


1. Дөньядагы иң шәп, иң модалы алка ясар өчен, менә ниләр кирәк: ике бөке, кечкенә кадак, чүкеч, алка өчен фурнитура (ике боҗра, ике ыргак) һәм каргаборын (плоскогубцы).


2. Пыяла шешәдәге бөке кирәк. Пластик шешәләрдә юк андыйлар, эзләп интекмә дә. Ә иң яхшысы – ике түгел, өч бөке әзерлә. Башта үзеңне сынап кара: килеп чыгамы, юкмы. Бөкедә яньчелгән яки күпереп торган урыннар булса, чүкеч белән ипләп кенә рәткә китерәбез. Аннары бөкенең кырыйларын, каргаборын белән кысып, тышкы якка чыгарабыз.


3. Нәтиҗәдә, итәк килеп чыгачак.


4. Кадак һәм чүкеч белән бөкедә тишек тишәбез. Игътибар, ерак тишмә, бөкенең итәк өлешендә булсын ул.


5.6. Тишеккә – боҗраны, боҗрага ыргак кидерәбез. Аларны аерым алырга да мөмкин яки безнең кебек өч тиенлек алка сатып алып, кирәкле өлешләрен салдырып аласың, ә калганын... Ну, үзең беләсең инде...


7. Бер караганда, син болай дип тә уйлыйсыңдыр әле: «Кока-кола»ның ватаны – Америка. Димәк, шушындый алка киеп йөргән кыз барысына да Барак Обамадан сәлам ирештергән сыман килеп чыгачак. Юк! Юк! Юк! Кешенең ихлас сәламен ирештерү начар түгел лә! Җитмәсә, сәясәт – үзенә, мода – үзенә. Шуңа күрә син алканы бүләк итәчәк гүзәл зат тынычлап киеп йөрсен мондый модный алканы. Нәкъ безнең Белбөлтек кебек.


P.S. Егетләр, «Кока-кола»лы алка бүләк иткәндә, кызларны кисәтеп куегыз: йокларга ятканда, аларны салып ятсыннар. Өстәвенә, үзегезне дә кисәтеп куябыз. Иске, тутыккан бөкеләргә якын да килмәгез. «Эсвижиларын» гына кулланыгыз.


Линар ЗАКИРОВ фотолары.


[gallery size="medium" link="file" ids="639,641,643,645,647,649,651"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев